(Азнакай, 9 июль, «Татар-информ», « Азнакай », Резеда Шарипова). Азнакайның «Чатыр-Тау Арена» спорт комплексында мөмкинлеге чикле балалар өчен интерактив бүлмә ачылды. Әле иҗтимагый проект «Безнең заман» инициатив группасы тарафыннан тормышка ашырылган. Бу эшкә районның гына түгел, республиканың, илнең гади гражданнарыннан алып юридик затларына кадәр матди ярдәм күрсәткән. Әлеге чарада муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм «Татнефть» җәмгыяте генераль директоры урынбасары Азат Ягафаров катнашты. Читать дальше...
(Тәтеш, 2 июль, «Татар-информ», « Тәтеш таннары »). 28 июньнән 2 июльгә кадәр Тәтеш муниципаль районында Мордовия Республикасы Хөкүмәте каршындагы гуманитар фәннәр, фәнни-тикшеренү институты галимнәреннән торган комплекслы фольклор-этнографик һәм лингвистик экспедициясе булды. Әлеге экспедиция мордва авылларында традицион мордва фольклоры үрнәкләрен ачыклау һәм җыю, гореф-гадәтләр һәм бәйрәмнәр турында мәгълүматлар язу, Тәтеш районы территориясендә яшәүче мордва халык иҗатын саклау һәм актуальләштерү максатыннан оештырылды, диелә хәбәрдә.
Русия аннексияләгән Кырымда Русия кануннарын бозып алып барылган төзелеш эшендә иң борынгы кырымтатар кабер ташлары табылган.
(Чаллы, 9 июль, «Татар-информ», « Шәһри Чаллы », Зөлфия Галим). Чаллы мэры Наил Мәһдиев 40нчы мәктәптә чыгарылыш кичәсендә булды. Тантана алдыннан мәктәп директоры Римма Фәсхетдинова аны «Университет сыйныфы» белән таныштырды. Узган ел әлеге мәктәп КФУ филиалы белән үзара хезмәттәшлек турында килешү төзегән иде. Бу проект үсешенә Haier компаниясе зур өлеш кертә. Наил Мәһдиев моны: «Әлеге проект башка предприятиеләргә дә үрнәк», — дип бәяләде. 40нчы мәктәп 2020/2021 уку елындагы һөнәр олимпиадалары нәтиҗәләре буенча яхшы нәтиҗәләргә иреште. Читать дальше...