(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). Казанда 2021 елның 10 июленнән 2022 елның 15 декабренә кадәр Җиңү проспекты участогында транспорт хәрәкәте чикләнәчәк. Тиешле боерыкка шәһәр Башкарма комитетында кул куелды. Вознесение трактын төзегәндә инженерлык челтәрләрен чыгару эшләре белән бәйле рәвештә, Җиңү проспекты буенча Зәкиев урамыннан Минская урамына кадәр юлны ябачаклар.
(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). Роспотребнадзор башлыгы Анна Попованың Россиядәге барлык кешеләрне дә мәҗбүри вакцина ясатырга өндәвен Кремльдә хуплыйлар дип белдерде Россия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков. Хәтта җитештерүчеләр күзлегеннән караганда да бу планга ирешү бик катлаулы, дип яза РИА Новости Дмитрий Песковка сылтама белән. Җитештерүчеләр вакцинация препаратларын әзерләү темпларын арттыра, әмма экспертлар 18 яшьтән кечерәк кешеләргә вакцинациянең ничек тәэсир итәчәген ачыкларга тиеш, дип белдерде Песков. Читать дальше...
(Казан, 9 июль, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Татмедиа» АҖдә булды. Ул «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев һәм «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков озатуында компаниянең берничә медиа проекты белән танышты. Аерым алганда, Татарстан парламенты башлыгы татар посткроссинг платформасында — «Миллиард.Татар» сайтында һәм бөтен дөнья буенча креатив кәгазь открыткалар алмашу өчен... Читать дальше...
(Казан, 9 июль, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Казанның «Россия — минем тарих» паркында «Җиңү адымнары 2021» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр. Анда республикадан 1,5 мең мәктәп укучысы катнашкан. Тантанада Россия Дәүләт думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов катнашты. «”Җиңү адымнары" проектына мәктәп укучылары җәлеп ителгән. Еш кына моңа охшаш чараларда, лекцияләрдә аларга өлкәннәр мәҗбүриләп катнаштыра, әмма бу очракта алар үзләре инициатива белдерде. Яшь буын Бөек Җиңү турында бәйрәмнәрдә генә түгел, ә көн саен хәтерләргә тиеш», — диде ул.
(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). Иртәгә, 10 июльдә, Татарстанда эссе һава торышы, яшен һәм көчле җил аркасында шторм кисәтүе игълан ителде. Татарстанның Гидрометеорология үзәге хәбәр иткәнчә, республикада һәм Казанда урыны белән яшен булуы, яңгыр явуы көтелә. Җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга, урыны белән 24 метрга ук җитәчәк, шулай ук көчле яңгыр, боз явуы көтелә, диелә хәбәрдә. Гидрометеорология үзәге фаразларына караганда, шимбә төнендә +15…+20˚, көндез +27…+32˚ градус булачак.
Эш яңадан карар өчен кайтарыла.
(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). Литва Республикасы Парламенты 2021 елны литва татарлары тарихы һәм мәдәнияте дип игълан итте. Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр иткәнчә, 1997 елдан башлап Висагинас татар оешмасы уздыра торган Сабан туе Литвада традицион мәдәни чара булып тора. Бу бәйрәм 2018 елда Литваның Матди булмаган мәдәни мирасы җыентыгына кертелә. Висагинаста Сабан туе 23 нче тапкыр, 10 июльдә, 12:00–18:00 сәгатьләрдә узачак. Һөнәрчелек остаханәләрендә татар бизәкләре төшерелгән традицион сувенирлар әзерләргә мөмкин булачак. Читать дальше...
Тоткарланган кеше йортында кулдан ясалган шартлаткыч табылган диелә.
(Казан, 9 июль, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Казанда Фатыйх Әмирхан проспектындагы төзелеш гипермаркетында коронавирустан прививка ясый башладылар. «Без бүген „Леруа Мерлен“ сәүдә үзәгендә тагын бер вакцинация пункты ачтык. Ул бүген эшли башлады», — дип белдерде ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә. Шулай ук хәзер шәһәрдәге дүрт метро станциясе янында вакцинация пунктлары эшли. Әмма эссе һава сүрелүгә алар метро станцияләренең һәрберсендә дә эшләячәк. Читать дальше...
(Казан, 9 июль, «Татар-информ», Елена Рощупкина). Югары үзлекле нефть чыгаруга ташламаларны бетерү турындагы закондагы үзгәрешләр нефть тармагына гына түгел, һәм аны чыгаруга бәйле катнаш тармакларга да тәэсир итәчәк. «Битум проектын башлаган идек, әмма бер мизгелдә ул кирәксезгә әйләнде. ОПЕК+ бетәчәк, әмма аны яңадан эшләтеп җибәреп булмаячак. Без бу бригадаларны, заказларны булдырган идек инде. Пар җитештерә торган компанияләргә дә „Сез безгә кирәкмисез“ дидек. Югалттык. Әйе, сез бюджетка акча таптыгыз... Читать дальше...
(Казан, 9 июль, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцина дефициты булырга мөмкин. «Вакцина булу-булмауга бәйле кайбер кыенлыклар бар. Без вакцина ясауны дәвам итәбез, прививка партияләре даими кайтып тора, „Спутник V“ вакцинасы соңгы тапкыр 7 июльдә кайтарылды. Әмма вакцинация темпына карасак, вакцина белән өзеклекләр фаразларга мөмкин», — диде ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә. Читать дальше...
С момента основания «Октябрьского колхозника» любители районки и постоянные подписчики получили в этот день 11 тысяч 111-ый номер газеты. История “Дружбы”, начавшаяся с набора букв вручную в типографии, прошла различные этапы развития. Сейчас у неё статус современного печатного издания.
В сквер «Театральный» на праздник пришли нурлатские пары, чей стаж совместной жизни составляет 60, 50, 40, 25, 20, 10 лет и 1 год. Семьи Нурлата поздравило и руководство района.
Личный профессиональный рекорд по подписке на II полугодия 2021 года одного из опытных нурлатских почтальонов - Зои Гиниятуллиной составляет 202 экземпляра изданий периодической печати, в т.ч. 79 - экземпляров на районную газету «Дуслык» («Дружба», «Туслах»).
(Казан, 9 июль, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 45 яңа очрагы теркәлгән. «Узган тәүлектә Татарстанда 45 кеше ковид белән авырган. Республикада вирус йоктыру очраклары 22 806га җитте», — дип хәбәр итте Татарстан буенча Роспотребнадзор Идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина. Аның сүзләренчә, 8 июльдә белгечләр ковидка 8,3 мең тест ясаган. Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков әйтүенчә, Татарстанда узган тәүлектә 25 кеше коронавирустан терелгән... Читать дальше...
(Казан, 9 июль, «Татар-информ», Елена Рощупкина). Татарстанда яңа технологияләр ярдәмендә нефть чыгаруны да, аны эшкәртүне дә арттыра ала. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, технологияләр ярдәмендә республикада нефть табуны саклап калуга гына түгел, ә кече нефть компанияләре белән берлектә аны елына 30 млн тоннага җиткерүгә ирешеп булды. Соңгы елларда ОПЕК+ карарлары аркасында нефть чыгаруны вакытлыча киметеп торырга туры килде. Миңнеханов әйткәнчә, кайчандыр Татарстан елына... Читать дальше...
(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). Иртәгә, 10 июльдә, Казанның Идел буе районындагы Отар бистәсендә этләргә бушлай вакцина һәм стерилизация ясаячаклар. Казан мэриясе сайтында хәбәр ителгәнчә, белгечләр этләргә ветеринар хезмәтләрнең тулы комплексын күрсәтәчәк. Моннан тыш, этләргә ветеринар паспорт бирәләр, шулай ук хуҗасының теләге буенча йорт хайваннарына чип куярга яки колагы бирка тагарга мөмкин булачак. Мобиль пункт мәдәният йорты (Калинин урамы, 60а) янында урнашачак. Киләсе атнада, 17 июльдә... Читать дальше...
Здесь по республиканской программе строится модульный строится фельдшерско-акушерский пункт.
(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). 1 сентябрьдән башлап Россиядә 14-22 яшьлек кешеләр өчен яңа түләүләр барлыкка киләчәк. Бу акчаны театрга, кино яки музейларга йөрү өчен тотарга мөмкин булачак. Пушкин картасы турында Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгында узган очрашуда сөйләделәр. Очрашуда Мәдәният министрлыгы карамагындагы оешмаларны әлеге проектка кертү турында сөйләштеләр. Фикер алышуда шулай ук Татарстан Республикасы Мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова, Казан шәһәре... Читать дальше...
(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). Пациентларның 1 процент чамасы коронавирус белән икенече тапкыр авырый дип белдерде Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) башлыгы Анна Попова. Анна Попова сүзләренчә, коронавирусның кабатлану очраклары булса, диагноз куюны җентекләп тикшерергә кирәк. «Ләкин диагноз ике тапкыр куелса да, бу кешеләрнең саны аз, якынча 1 процент, аннан да күп түгел. Кайбер җирләрдә бу очраклар берән-сәрән генә. Кайбер төбәкләрдә алар нишләптер күбрәк»... Читать дальше...
(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). Татарстандагы борынгы Болгар шәһәрлеге һәм Казандагы кайбер объектлар яңа 1 меңлек сумлык банкнотаның алгы ягында сурәтләнергә килергә мөмкин. Болгар тыюлыгы һәм Идел күренешләре Идел буе федераль округының өстенлекле символы дип табылды. Россия Банкының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Түбән Новгород кремле, Төп ярминкә йорты, шулай ук скульптор Вера Мухинаның Максим Горький һәйкәле дә банкнотларның алгы ягына эләгү өчен «көрәшә». Белгечләр 5 мең сумлык банкнотада... Читать дальше...
На встрече с депутатом Государственной Думы РФ Олегом Морозовым обсуждались вопросы строительства стадиона в микрорайоне сахароваров, содействие в строительстве нового корпуса Нурлатской центральной больницы.
(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). 40 яшьлек форвард Данис Зарипов «Ак Барс» хоккей клубы белән яңа килешү имзалады. Килешү 1 елга исәпләнгән. Казан хоккей клубының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Казан клубы капитаны узган сезонда 40 матчта катнашкан һәм «+12» файдалылык күрсәткече белән 23 (7+16) очко җыйган. Данис Зарипов — КХЛ тарихында биш тапкыр Гагарин кубогы алган бердәнбер уенчы, аның өчесен ул «Ак Барс» составында уйнаганда алды. Һөҗүмче өчен киләсе сезон «Ак Барсның» 17 нче составында башланачак. Читать дальше...
(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). Балтач районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хәбәр иткәнчә, иртәгә Чепья авылында удмурт халкының милли бәйрәме Гырон быдтон узачак. Биредә ат чабышы да була. Чабышта ярым токымлы һәм чиста токымлы атлар 1800 метрда көч сынашачак, дип яза « Хезмәт » газетасы.