(Казан, 9 июль, «Татар-информ», Елена Рощупкина). Татарстанда яңа технологияләр ярдәмендә нефть чыгаруны да, аны эшкәртүне дә арттыра ала.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, технологияләр ярдәмендә республикада нефть табуны саклап калуга гына түгел, ә кече нефть компанияләре белән берлектә аны елына 30 млн тоннага җиткерүгә ирешеп булды.
Соңгы елларда ОПЕК+ карарлары аркасында нефть чыгаруны вакытлыча киметеп торырга туры килде.
Миңнеханов әйткәнчә, кайчандыр Татарстан елына 17 млн тонна нефть чыгарачак дип фаразланган булган.
«Безнең потенциал бар. 40 тонна да, 50 тонна да чыгара алабыз», — диде Миңнеханов Әлмәттә узган нефть саммитында.
«Әмма иң мөһиме, без чимал төбәгеннән җитештерү төбәгенә әвереләбез», — диде Президент.
Ул кайчандыр 7 млн тоннага исәпләнгән бер генә беренчел нефть эшкәртү җайланмасы (хәзер — НПЗ «ТАИФ-НК») булуын әйтте. «ТАНЕКО»да соңгы елларда өстәмә 15-16 тонна нефть эшкәртү җиһазлары төзелде.
«Якын киләчәктә бездә нефть сату бөтенләй булмаска, ә тулысынча нефть эшкәртү генә калырга мөмкин», — диде Президент.
Аның сүзләренчә, нефть тармагы бюджет керемнәрен тәэмин итү һәм эш урыннары булдыру өчен дә әһәмияткә ия.
«Һәр кече нефть компаниясе асылда, хәтта зур заводтан да мөһимрәк. Шуңа күрә нефтькә, нефть химиясенә, нефть эшкәртүгә бездә аерым мөнәсәбәт», — диде Рөстәм Миңнеханов.