(Казан, 9 июль, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцина дефициты булырга мөмкин. «Вакцина булу-булмауга бәйле кайбер кыенлыклар бар. Без вакцина ясауны дәвам итәбез, прививка партияләре даими кайтып тора, „Спутник V“ вакцинасы соңгы тапкыр 7 июльдә кайтарылды. Әмма вакцинация темпына карасак, вакцина белән өзеклекләр фаразларга мөмкин», — диде ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә. Владимир Жаворонков әйтүенчә, препаратлар Татарстандагы складларга кайтарылгач та, аны вакцинация пунктларына тарата башлыйлар. «Әгәр кайда да булса ниндидер өзеклекләр килеп чыга икән, халык моны аңлап кабул итсен иде, без моны оператив рәвештә җайга салырга тырышабыз. Вакцина кайтарылуга ук, без аны таратабыз, складларда бернәрсә дә калмый», — диде министр урынбасары.