(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). Кичә Россия Президенты Владимир Путин Мисыр курортларына очуны тыя торган карарны гамәлдән чыгарды. РИА Новости хәбәр иткәнчә, хәзер авиакомпанияләр Мисырга туры рейслар җибәрә ала. Шулай ук туроператорларга һәм агентлыкларга турлар сатудан тыелу турында киңәш тә гамәлдән чыгарыла. Мисырга очышлар 2015 елның ноябрендә туктатылган иде. Бу карар Синай ярымутравы өстендә Россия самолеты һәлакәткә очраган кабул ителде.