(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәткә нефть саммитына килде.
Республика Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Рөстәм Миңнеханов «үтемле чиста энергия» тотрыклы үсеш максаты кысаларында тормышка ашырылган проектны сынап карады. Аңа электр тогы бирә һәм музыка коралларына әверелә торган җиләк-җимешләрне тәкъдим иттеләр.
Татарстан Республикасының нефть саммиты IPYForumХалыкара яшьләр нефть-газ форумы кысаларында уза.
2015 елның 25 сентябрендә 70/1 Резолюциясе кысаларында БМО Генераль ассамблеясе кабул иткән тотрыклы үсеш максатлары глобаль проблемаларны колачлый. БМОның 17 тотрыклы үсеш максатындагы бурычлар Татарстан Республикасының 2030 елга кадәр Социаль-икътисади үсеш стратегиясендә дә чагылыш тапты.