(Казан, 6 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Республикасында яшәүчеләр 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге балаларга пособиеләр билгеләү мәсьәләләре буенча консультацияләрне түбәндәге телефоннар буенча ала алалар: +7 (843) 557-21-13, 557-21-12 и 557-19-36. Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының халык белән эшләү секторының контакт мәгълүматлары ведомствоның рәсми сайтында, « Гражданнар мөрәҗәгатьләре » бүлегендә күрсәтелгән. Билгеләп үтик, 2021 елның 1 апреленнән... Читать дальше...
(Лениногорск, 6 апрель, «Татар-информ», « Заман сулышы »). Мордовия республикасының Саранск шәһәрендә бокс буенча Идел буе федераль округы беренчелеге узды. Анда Лениногорскиның 3нче спорт мәктәбе спортчысы Ришат Яппаров (5нче мәктәп укучысы) составында булган Татарстан командасы беренче урынны алды һәм Россия беренчелегенә юлламага ия булды. Ул май аенда, Анапада узачак. Ярыш 2007-2008 елгы яшүсмерләр арасында үтте, Идел буе федераль округыннан 14 команда катнашты. Катнашучыларны бокс буенча атказанган спорт мастеры Альберт Селимов... Читать дальше...
(Саба, 6 апрель, «Татар-информ», «Саба таңнары» ). Саба туган якны өйрәнү музеенда «Районыбызның күренекле шәхесләре» проекты кысаларында язучы-публицист, журналист Тәлгать Нәҗмиевка багышланган кичә булды. Чарада ветераннар советы рәисе Фәниль Ильясов, төбәк тарихын өйрәнгән ветеран укытучы Равиль Гомәров, язучының хатыны Лемара ханым һәм башкалар катнашты. Тәлгат Самат улы Нәҗмиев 1950 елның 1 мартында Кукмара районы Байлангар авылында туып үскән. Ул утыз елга якын «Саба таңнары» газетасында мөхәррир... Читать дальше...
(Яңа Чишмә, 6 апрель, «Татар-информ», « Яңа Чишмә хәбәрләре »). Акбүре авылы мәдәният йортында Яна Чишмә районы «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы тарафыннан татар халкының матур йола — бәйрәмнәренә багышланган «Хәтер бизәге» дип исемләнгән кичә үткәрелде. Аңа мәктәп укучылары чакырылган. Бу хакта редакциябезгә хәбәр итте. «Борынгыдан килгән йолалар һәрвакыт төрле ырымнар, серле, тылсымлы такмаклар яки җырлар белән үрелеп бара һәм алар шул йолаларның аерылмас бер өлеше, аның бизәге булып тора. Читать дальше...
(Яшел Үзән, 6 апрель, «Татар-информ», « Яшел Үзән »). Саха (Якутия) республикасы хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Кирилл Бычков эш визиты белән Яшел Үзән районына килде. Агропарк техникасын карап йөргәндә, Кирилл Бычков түзмәде һәм тракторда йөреп кайтырга булды. Кирилл Бычков «Светлое озеро» агропаркында булды, анда аның резидентлары эшчәнлеге белән танышты. Шулай итеп, аңа балык фермасы проектын гамәлгә ашыру барышын күрсәттеләр. Предприятие җитәкчесе, «БАРС Груп» АҖ генераль директоры Тимур... Читать дальше...
(Казан, 6 апрель, «Татар-информ»). Шушы көннәрдә Төмән шәһәрендә «ТООО СЕБЕРТАТАРЛАРЫ» мохтарияты оештырган «Себертатар баш киеме һәм бизәнү әйберләре» дип аталган зур күләмле бәйге нәтиҗәләре каралды һәм бәйгедә җиңүчеләрне һәм катнашучыларны бүләкләү тантанасы булып узды. Бәйгедә төрле яшьтәге кешеләр катнашты. Җиңүчеләр дә берничә номинациядә билгеләнде. Кул эшләре буенча бәйге җиңүчеләре арасында 8-9 яшьлек балалар да, чын мәгънәсендәге үз эшенең осталары да булды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Читать дальше...
Казандагы Навальный штабы "Татар, уян" дигән видеомөрәҗәгать чыгарды. Анда чыгыш ясаучы кыз, Алексей Навальный һәм башка сәяси тоткыннар азат булырга тиеш дип, Татарстандагы җимерек систем турында сөйли. Азатлык әлеге кыз белән элемтәгә кереп сорауларын бирде.