(Яңа Чишмә, 6 апрель, «Татар-информ», « Яңа Чишмә хәбәрләре »). Акбүре авылы мәдәният йортында Яна Чишмә районы «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы тарафыннан татар халкының матур йола — бәйрәмнәренә багышланган «Хәтер бизәге» дип исемләнгән кичә үткәрелде. Аңа мәктәп укучылары чакырылган. Бу хакта редакциябезгә хәбәр итте. «Борынгыдан килгән йолалар һәрвакыт төрле ырымнар, серле, тылсымлы такмаклар яки җырлар белән үрелеп бара һәм алар шул йолаларның аерылмас бер өлеше, аның бизәге булып тора. Кичә әби-бабалардан калган гореф-гадәтләрне яңарту, алар аша укучыларда татар теленә мәхәббәт тәрбияләү, аларга татар халык уеннарын һәм жырларын өйрәтү максаты белән үткәрелде», — диде Акбүре мәдәния т йорты мөдире Галия Миншина Кичәдә районның «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы вәкилләре, Акбүре мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә балаларга борынгы йолалар һәм гореф-гадәтләр турында сөйләгәннәр, уеннар да үткәргәннәр. «Маймыл көзге», «Урак машинасы», «Китте йөзек куллардан», «Чума үрдәк — чума каз», «Гөлбану», «Бишле» дигән уеннарда балалар зур кызыксыну белән катнашкан.