(Казан, 6 апрель, «Татар-информ»). Шушы көннәрдә Төмән шәһәрендә «ТООО СЕБЕРТАТАРЛАРЫ» мохтарияты оештырган «Себертатар баш киеме һәм бизәнү әйберләре» дип аталган зур күләмле бәйге нәтиҗәләре каралды һәм бәйгедә җиңүчеләрне һәм катнашучыларны бүләкләү тантанасы булып узды. Бәйгедә төрле яшьтәге кешеләр катнашты. Җиңүчеләр дә берничә номинациядә билгеләнде. Кул эшләре буенча бәйге җиңүчеләре арасында 8-9 яшьлек балалар да, чын мәгънәсендәге үз эшенең осталары да булды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Бәйгедә катнашучыларның берсе Шайдулла Хамидуллин Тобол каласында яши икән, үз машинасы белән ерак араны якын итеп килгән һәм үзе белән аерым бер күргәзмә булдырырлык эшләрен алып килгән. Аның эшләре затлылыгы, матурлыгы, пөхтәлеге, югары дәрәҗә осталык белән ясалганлыгы белән аерылып тора, шунлыктандыр да ахрысы, аның күргәзмә өстәле яныннан һәрвакыт кеше өзелмәде — аның шамаилләре, күннән теккән һәм каюлап чиккән кәләпүшләре, чиксез осталык таләп иткән итек һәм читекләре хәйран калдырырлык иде!