(Казан, 2 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Мисс Татарстан — 2021» конкурсында җиңгән КФУ студенты Динә Юнысова сәхнәгә купальниктан чыкканда уңайсызланган. «Сәхнәгә купальниктан чыгабыз дигәч, бераз уңайсызландым. Бердән, мин — татар кызы, икенчедән, матурлык конкурсларында сәхнәгә чыгу да җитә, дигән ялгыш фикер бар. Бу матурлык, фигура күрсәтү генә түгел, монда барысы да гармониядә булырга тиеш. Конкурсның таләбе шундый булгач, миңа бу сынауларны үтәргә туры килде», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә. Читать дальше...
Әлеге тәрбиячеләргә 15 мең сум хезмәт хакы өстәп түләнәчәк диелде.
(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). 27 гыйнварда Мәскәүнең Н.А.Некрасов исемендәге китапханәсендә Рязань өлкәсенең көнчыгышында яшәүче татарларның бүгенге тормышы һәм тарихына багышланган китап тәкъдим ителде. Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, «Касыйм ханлыгы күләгәләре» дигән китапның авторлары – Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең Мәдәният департаменты җитәкчесе Ренат Абянов һәм ВЕСТИ ФМ радиостанциясе хезмәткәре, педагогика фәннәре кандидаты Марат Сәфәров. Проектның баш мөхәррире ... Читать дальше...
(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда М5 трассасын автобуслар һәм зур йөк машиналары өчен ачтылар. Бу хакта «Приуралье» идарәсе хәбәр итә. Элегрәк «Татар-информ» МА Татарстанда һава торышы начар булу сәбәпле, автобуслар һәм йөк машиналары өчен М5 трассасын вакытлыча ябулары турында хәбәр иткән иде. 13.00 сәгатьтә трассаны автобуслар һәм зур йөк машиналары өчен кабат ачканнар.
В настоящее время заканчиваются ремонтные работы в пункте раздачи горячей еды, который расположен в образовательном центре имени Ахмадзаки хазрата Сафиуллина.
(Казан, 2 февраль, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның социаль яклау оешмалары халыктан гаризаларны электрон форматта кабул итү ярдәмендә елына 37 тонна кәгазьне сарыф итүдән саклый. «Элек бер кешенең гаризасы белән документлары уртача 4 биттән торган. Хәзер төрле социаль ярдәм чараларын алучылар саны 1,7-1,8 млн кеше дип исәпләсәк, социаль яклау оешмаларында елына 7 миллионнан артык кәгазь бите тупланыр иде. Электрон гаризалар 37 тонна кәгазьгә экономия бирә», — диде ТР Хезмәт, халыкны эш... Читать дальше...
На 2 февраля 2021 года в республике зарегистрировано 85 новых случаев коронавирусной инфекции, все контактные. 26 заболевших госпитализированы, 59 находятся на домашнем лечении.
Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге тәгълим үзәгендә урнашачак кайнар ризык өләшү пунктындагы ремонт эшләре ахырына якынлашып килә.
(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). Башкортстанның халык шагыйре Наҗар Нәҗми тормышы турындагы документаль фильм 5 февральдә «Сәлам» телеканалы эфирында күрсәтеләчәк. «Башинформ» хәбәр итүенчә, өч ел элек БРның атказанган матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәре Гәүһәр Батталова җитәкчелегендәге иҗат төркеме Наҗар Нәҗминең тормышы турында фильм төшерде. Быел әлеге фильмны төшерүчеләр Наҗар Нәҗми исемендәге премия лауреатлары булды, диелә хәбәрдә. 5 февраль Наҗар Нәҗминең туган көнендә... Читать дальше...
(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). Февраль аенда Россиядә бәяләрнең үсеш темпы 5,5 процент тәшкил итәчәк. Аналитиклар арасында сораштыру үткәрү нигезендә РИА Новости агентлыгы тарафыннан төзелгән консенсус-фаразда шул хакта сүз бара. Күп кенә экспертлар фикеренчә, бу айда инфляция үзенең иң югары ноктасына җитәчәк һәм шуннан соң акрыная башлаячак. Росстат мәгълүматлары буенча, узган елда илдә инфляция 4,91 процент (2019 елда — 3,04 процент) тәшкил иткән. Моңа Россия валютасының көчсезләнүе һәм кайбер... Читать дальше...
(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). Башкортстан Республикасының Әхмәт-Зәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәсе үз укучылары арасында башкорт халкы тарихы һәм башкорт җире турында 100 иң яхшы китапны ачыклау максатыннан сораштыру үткәрә. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә. Китап укучылар, тарих һәм мәгариф, әдәбият белгечләре, туган якны өйрәнүчеләр, студентлар һәм мәктәп укучылары, теләгән һәркемнән, аларның карашынча, исемлеккә керергә, шулай ук башкорт халкы һәм Башкортстан тарихы белән тирәнрәк... Читать дальше...
(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). Бүген Мәскәүдә 82нче яшендә танылган психофизиолог Гесиод Әминев вафат булган. Ул – тумышы белән Татарстаннан. Профессор белән хушлашу мәрасиме 3 февральдә 9.30 сәгатьтә «Ярдәм» мәчетендә узачак. Адресы, Мәскәү шәһәре, Отрадное метросы, Хачатурян урамы, 8к1. Гесиод Абдулла улы Әминев 1939 елның 19 февралендә Татарстанның Әгерҗе районы Девәтернә авылында туган. 1962 елда С.В.Курашов исемендәге Казан дәүләт медицина институтын тәмамлый, шуннан соң Буа шәһәре район... Читать дальше...
(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 85 яңа очрагы ачыкланган. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, пациентларның бөтенесе дә чирне башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. «26 кеше хастаханәгә озатылган, 59 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә. Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 (22 кеше) һәм 60-70 яшь (22 кеше) аралыгында ачыкланган. Дүртесе – балигъ булмаган бала. Казанда ... Читать дальше...
(Казан, 2 февраль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Быел Ульяновск өлкәсендә «Сембер-Ульяновск төбәге татарлары» китабының икенче басмасын чыгарырга ниятлиләр. 2017 елда Ульяновск өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе тырышлыгы белән «Сембер-Ульяновск төбәге татарлары» энциклопедиясе басылган иде. Хәзер бу китапның икенче томын әзерли башлаганнар. «Быел Губернатор карары нигезендә Ульяновск өлкәсендә Китап елы дип игълан ителде. Шул уңайдан бүгенге көндә без бу китапның икенче басмасын әзерлибез. Читать дальше...
(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). Казан илкүләм тикшеренү техник университеты-КАИ (КНИТУ-КАИ) ректоры Альберт Гыйльметдинов университетка яңа җитәкче сайлауда үз кандидатурасын алды. Югары уку йортының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, гыйльми совет утырышында ул шулай дип белдергән. «Мин бу сайлауда катнашмыйм. Университет стратегик академик лидерлык программасын гамәлгә ашыруның 10 еллык этабы алдында тора — бу эшне яңа лидер һәм яңа команда җитәкләргә тиеш. Университет хәзер күтәрелеш кичерә... Читать дальше...
(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). 30 гыйнварда Үзбәкстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Милләтара мөнәсәбәтләр һәм чит илләр белән дусларча элемтәләр комитетында татар совет поэзиясенә нигез салучыларның берсе, язучы-драматург Һади Такташның тууына 120 ел тулу уңаеннан әдәби-музыкаль кичә булды. Татарстанның Үзбәкстандагы Вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган кичәне Ташкент шәһәренең Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге оештырган. Читать дальше...
Февраль традиционно славен снежными метелями, высокими сугробами. В результате непогоды возникают трудности с проездами и проходами к нефтепромысловым объектам, первичным средствам пожаротушения, ручным пожарным извещателям, резервуарам противопожарного водоснабжения, пожарным гидрантам.
(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). Yardam.ru порталы X «Көмеш укчы» - Идел буе Иҗтимагый элемтәләрне үстерү өлкәсендә төбәк премиясе лауреаты булды. Ул «Дәүләт һәм иҗтимагый программаларны алга этәрү» номинациясендә иң яхшысы дип табылды. ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, интернет-ресурс республика ведомствосы, Казанның ИТ-паркы һәм «Яхшы тарих» контент-бюросы белгечләре белән берлектә булдырылган. Портал 2020 елның 30 мартында ачылды. Читать дальше...
Фәрит Зәкиев 3 февральдән ачлык тота башлаячагын белдерде. Бу адым прокуратураның ТИҮне ябу таләбенә җавап буларак эшләнә.
Бу хакта хезмәт юлын район газетасында башлап җибәргән нурлатлыларның берсе Наҗия Гобәйдулла кызы Рәҗәпова сөйләде.
(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). Арча районы Төбәк-Чокырча авылының Нагорная урамында агач йортта янгын нәтиҗәсендә ялгызы яшәгән ир-атның гомере өзелгән. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте белешмәсе буенча, янгын турында бүген 8.04 сәгатьтә 101 янгын сагы номерына хәбәр иткәннәр. Ут белән көрәшүчеләр урынга килгәндә йорт тулысынча яна торга була. Янгынны 8.40 сәгатьтә сүндереп бетергәннәр. Иртәнге тугызлар тирәсендә кисәүләрне аралаган вакытта бер ир-атның мәетен (фаразланганча... Читать дальше...
Халыкның үтенечен искә алып, Нурлат АТПсы шәһәрдә тагы бер – дүртенче маршрут буенча хәрәкәтне оештырып җибәрде.
В первый день нового месяца сход граждан с участием главы Нурлатского муниципального района Алмаза Ахметшина и руководителей служб жизнеобеспечения прошел в Андреевском сельском поселении.
(Казан, 2 февраль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бүген Казанның Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында Сталинград янында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итүгә 78 ел тулу уңаеннан «Корыч гвардия» дип аталган күргәзмә ачылды. «Күргәзмәдә Бөек Җиңүгә зур өлеш керткән бронетанклар турында мәгълүмат куелган. Экспозициядә Татарстан Милли музее фондларыннан танк макетлары, фоторәсемнәр, документлар, төрле чордагы танк формасы үрнәкләре тәкъдим ителгән», — диде Татарстан Милли музееның матбугат үзәге... Читать дальше...
(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда яшәүче өлкән яшьтәге кешеләр финанс грамоталылыгына өйрәнү өчен Россия Банкы оештырган онлайн-курслар уза алачак. Россия Банкы бүлеге — ТР Милли банкы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, курслар «ПенсионФГ» проекты буенча үткәреләчәк. Анда катнашучылар Үзәк Банк белгечләреннән банк хезмәтләреннән имин һәм нәтиҗәле файдалану, финанс алымнарын дөрес сайлау, онлайн-технологияләр һәм мошенникларның гамәлләреннән саклану юллары хакында беләчәк. Сайтта үзеңә уңайлы вакытны һәм лекция темасын сайларга... Читать дальше...