(Баулы, 22 февраль, «Татар-информ», « Баулы-информ »). Баулы районындагы авылларның берсендә яшәүче ир-атта хәрби патрон белән атуга көйләнгән мылтык табылган. Бу хакта «Баулы-информ» редакциясенә Татарстан эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте. Ведомство мәгълүматы быенча, быелның 29 гыйнварында аучы буларак теркәлмәгән ир-аттан корал һәм патроннар алынган. Ир-ат пневматик мылтыкны хәрби патроннар белән ата торган итеп ясаган. Ир-атка карата Россия Җинаятьләр кодексының 222нче маддәсе («Корал... Читать дальше...
(Әлки, 22 февраль, «Татар-информ», « Әлки хәбәрләре », Лия Мәрдегалләмова). Әлки районы Юхмачы авылында яшәүче Валерий Салеев агач эшләнмәләре ясау белән мавыга. Агач остосы Буратино сыннары да ясап караган. Агачка мәхәббәт, аның белән эшли белү Валерийга нәселдән күчкән. Әтисе Володя тирә-юньгә билгеле балта остасы булган. Аның эшен урман хуҗалыгының хезмәт коллективы җыелышларында күп тапкырлар мактаганнар. Ул үз теләге белән фронтка китәргә дә теләгән, әмма хәрби комиссариатта мондый белгечләрнең тылда да кирәк булуын әйткәннәр. Читать дальше...
(Аксубай, 22 февраль, «Татар-информ», « Авыл таңнары », Зинаида Леонтьева). Ватанны саклаучылар көне алдыннан Аксубайда тантаналы митинг булды һәм Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлеге һәйкәленә чәчәк куйдылар. «Мин хәтерлим!» республика акциясенә районның хезмәт коллективлары, иҗтимагый берләшмәләр, яшь армиячеләр хәрәкәте вәкилләре дә кушылды. Ватанны саклаучылар көненә багышланган митингны район башлыгы Камил Гилманов ачты. «Фашистлар белән көрәштә башларын салган кешеләрнең исемнәре бу диварда урнаштырылган, диде ул. Читать дальше...
В Татарстане за последние сутки подтверждено 4 случая смерти от коронавирусной инфекции. Это трое мужчин 1939, 1949, 1953 года рождения и женщина 1945 года рождения.
(Питрәч, 22 февраль, «Татар-информ», «Алга », Нурия Камалетдинова). Питрәч районының укучысы Шәле мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Мөхәммәтзәкария Батыршин технология буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабы призеры булды. Аны сынауга укытучысы Мөхетдинов Алмаз Бәдретдин улы әзерләгән. Мөхәммәтзәкария олимпиадага проект эше тәкъдим итте.
(Истанбул, 22 февраль, «Татар-информ», Рушания Алтай). Төркиядә Бурса шәһәренең җирле телевидениесе LİNE TV күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, галим Садри Максуди Арсалның үлеменә 64 ел тулга багышланган тапшыру күрсәтте. Ике бүлектән торган программа 20-21 февраль көннәрендә эфирга чыкты. Анда Садри Максудинең татар булуы, Төркия Җөмһүриятенең тел, тарих, хокук, социология фәннәре үсешенә зур өлеш керткән галим булуы ассызыкланды. «Төрек теле һәм тарихы» дип аталган тапшырулар циклы кысаларында... Читать дальше...
(Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). Иртәгә, 23 февральдә, төнлә һәм иртән Татарстанда -39 градуска кадәр салкынайтырга мөмкин. «Төнлә һәм иртән һава температурасы -28…-33 градус, аязганда -34…-39 градус. Көндез һава температурасы -22…-27 градус», — диелгән Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәрендә. Шулай ук алмашынучан-болытлы һава көтелә, төнлә урыны белән бераз кар яварга мөмкин. Көндез явым-төшем ихтималы аз. Юлларда бозлавык булырга мөмкин. Татарстан синоптиклары... Читать дальше...
2020 елда республикада урта һәм кеше эшмәкәрләр саны шактый кимегән.
(Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда автомобиль юл кырыена төшеп киткән. Машинадагы пассажир имгәнгән. Беренчел мәгълүматлар буенча, бүген көндез Әлмәт районы юлында, Рус Акташы авылы янында «Киа» йөртүчесе бозлавык юлда идарә итә алмаган һәм юл кырыена төшеп киткән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына юл һәлакәте шаһитлары сөйләде. Шаһитлар сүзләренчә, һәлакәттә автомобиль салонындагы хатын-кыз имгәнгән. Аны якындагы хастаханәгә алып киткәннәр.
(Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). Алабуга дәүләт музей-тыюлыгында сирәк коллекцияләр галереясында ТР мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә оештырылган «Изге Коръән дөньясында» күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә Татарстанда игълан ителгән елда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына әзерләнүгә багышланган. Күргәзмә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм кулъязма китаплар реставраторы Дамир Әхмәтгалиевның шәхси коллекцияләреннән тора. Алабугада мондый күргәзмә беренче тапкыр тәкъдим ителгән. Читать дальше...
"Бердәм Русия" депутатлары Русия думасына Икенче дөнья сугышы ветераннарын рәнҗеткән өчен җинаять җаваплылыгы кертү турында канун тәкъдим итте. Ветераннар турында күрәләтә ялган мәгълүмат тарату, аларның намусларын һәм абруйларын кимсетү, ватанны яклаучылар турында хатирәне мыскыллау нацизмны реабилитацияләүгә тиңләнергә тиеш дип белдергән канун өлгесе авторларының берсе, Русия думасы вице-спикеры Ирина Яровая. Бу үзгәрешләрне тәкъдим итүчеләр арасында Думаның Саклану комитеты рәисе Владимир Шаманов һәм Мәгълүмат сәясәте... Читать дальше...
В турнире по шахматам и шашкам приняли участие более 20 нурлатцев.
(Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). Facebook корпорациясенең WhatsApp мессенджеры 15 майдан кулланучыларның бер өлеше өчен функцияләрне чикли башлаячак. Бу хакта компаниянең мессенджер партнерына юллаган хатына сылтама белән TechCrunch басмасы хәбәр итә. Санкцияләр яңа конфиденциальлек шартлары булган баннерны игътибарсыз калдырган юзерларга кагылачак. Алар нигезендә, кулланучының телефон номеры турындагы мәгълүмат Facebook социаль челтәрләренә тапшырылачак. Берничә атнадан мондый кешеләр өчен шалтыратулар... Читать дальше...
(Казан, 22 февраль, «Татар-информ», Лилия Шәйхетдинова). Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында бүген Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы чара узды. Республика Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Советы һәм Татарстан Хөкүмәте исеменнән барысын да истәлекле көн белән котлады. «Хөрмәтле хезмәттәшләр, бәйрәм белән! Чикләрне саклау, ветераннарга хөрмәт күрсәтү, алар үрнәгендә үсеп килүче яшь буынны тәрбияләү — бу безнең илебезнең көчле ягы булды. Читать дальше...
Мәскәүдә өч фирканең берләшү җыены уза.
(Казан, 22 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Кичә Төркия һәм Казан татарлары, башкорт һәм төрекләр катнашында Халыкара туган телләр көненә багышланган очрашу узды. Очрашуда татар теле белгече Луиза Гәләветдинова татар сөйләмә теленең диалектлары, Бәләбәй шәһәренең 15 нче урта мәктәп башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Язгөл Мөхәммәтова башкорт теле, башкорт халкының килеп чыгышы һәм риваятьләре, филология фәннәре кандидаты Нуридә Насыйбуллина Башкортстанның Эстәрлебаш авылы мәдрәсәсе тарихын сөйләп үтте. Читать дальше...
(Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). Чаллыда югалган җиде һәм биш яшьлек малайларны тапканнар. Чаллы полициясе бүген хәбәрсез югалган ике малайны эзләде. Балалар 11.00 сәгатьтә урамга чыкканнар, әмма әниләрен көтеп тормыйча каядыр киткәннәр. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Хәзер малайларны тапканнар һәм әти-әниләренә тапшырганнар.
(Казан, 22 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Актриса һәм педагог Тәслимә Хәләф эшләп калдырган соңгы инсценировка буенча Тинчурин театрында куелган спектакльдә аның студентлары уйный. Бүген театрда премьера. «Утка очкан күбәләктәй» романтик драмасы Татарстанның халык язучысы Нәбирә Гыйматдинова әсәре буенча куелган. Режиссёр — Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов. Спектакль премьера алдыннан журналистларга һәм театр тәнкыйтьчеләренә күрсәтелде. Тамаша залында... Читать дальше...
(Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда яшәүче машинасын кабызмакчы булган, ә ул яна башлаган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр Автомобиль януы турында сак хезмәтенең 101 номерына хәбәр иткәннәр. Бу хәл бүген иртән Минзәлә районының Кадрәк авылында, Киров урамында булган. Биредә яшәүче автомобилен кабызырга тырышкан, шуннан машинага ут капкан. Янгын сүндерүчеләр 1 кв.метр мәйданга зыян китергән янгынны сүндергән. Читать дальше...
(Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда 72 меңгә якын кеше коронавирустан «Спутник V» вакцинасын ясаткан. «Барлыгы 71 838 кешегә (бер тәүлектә 591 кешегә арткан) вакцина ясалган», — диелгән Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә. Республикада яшәүче 13 615 кешегә вакцинаның икенче компоненты ясалган.
20 февраль Казанның Салих Сәйдәшев исемендәге концерт залында Нәҗип Җиһанов исемендәге VI "Мирас" татар музыкасы фестиваленең ябылыш концерты үтте. Катнашучылар мондый фестивальләрнең аз булуын белдерде, шул исәптән яшь композиторларга үзен таныту авыр дип әйтүчеләр булды.
(Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). Татарстанның Түбән Кама районында, Кама Аланы шәһәр тибындагы бистә территориясендә яңа коттедж поселогы төзергә ниятлиләр. Бу хакта «НТР 24» телеканалы хәбәр итә. Җирле хезмәт базары проблемалары турында фикер алышканда планнар турында сүз барды. Очрашу Түбән Кама районы һәм Кама Аланы җитәкчелеге инициативасы белән узды. Шәхси торак төзелеше өчен җир кишәрлеге алырга теләүчеләргә аны ташламалы шартларда бүлеп бирәләр. Мондый мөмкинлек Түбән Камада гына түгел... Читать дальше...
Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений на территории Республики Татарстан
(Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). Иртәгә, 23 февральдә, төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә төньяктан көчле җил исәчәк. Метеорологлар мәгълүматлары буенча, республикада урыны белән җилнең тизлеге 15-18 метрга кадәр җитәчәк. Шул вакытта Казанда җилнең тизлеге секундына 15-16 метрдан артмаячак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә. «Татар-информ» агенлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда 25 февральгә кадәр -39 градус салкын сакланачак.
В Татарстане за минувшие сутки зарегистрировано 56 новых случаев COVID-19, все контактные. 24 человека госпитализировано, 32 получают лечение на дому.