(Казан, 10 февраль, «Татар-информ»). Шушы көннәрдә19нчы мәктәп территориясендә төзекләндерелгән хоккей мәйданчыгын ачу уңаеннан «Символик хоккей матчы» спорт бәйрәме узды. Ремонтланган хоккей тартмасы җирле халык һәм спорт сөючеләр өчен чын бүләк булды, алар аны кәшәкәле уеннар өчен генә түгел, ә башка кышкы спорт төрләре өчен дә куллана алачак. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Төзекләндерү эшләре Түбән Кама шәһәр Советы депутатлары — Шинчылар сайлау округыннан... Читать дальше...
(Чирмешән, 10 февраль, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән» , Кадыйр Гомәров). 20 февральдә, 11 сәгатьтә Чирмешән районының Әмир авылында яңартылган мәчет кабат ачыла. Анда Казаннан, тирә-яктан да кунаклар, якташлар булыр дип көтелә. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Мәчетне ремонтларга бертуган Фазыл һәм Миндар Әгъләмовлар ярдәм итте. Аңа янкорма төзелде, эчен һәм тышын үзгәрттеләр.
(Казан, 10 февраль, «Татар-информ»). Россия Мәгариф һәм фән министрлыгында дүрт көнлек уку атнасына күчү турында уку көннәре закон белән расланмаган, уку планы һәм йөкләнешне билгеләү төп мәсьәлә булып калуын әйттеләр. Россия массакүләм мәгълүмат чараларына РФ Иминлек советы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев киләчәктә Россия укучылары дүрт көнлек уку атнасына күчәргә мөмкинлеге турында сөйләгән. Моны ул укытучылар белән укучылар арасында белем бирү ысуллары, коммуникацияләр үзгәрүе белән бәйле булуын әйткән. Читать дальше...
(Казан, 10 февраль, «Татар-информ», Эльвира Зәйнуллина). «Татмедиа» АҖ 2020 елның 1 октябренә 12,5 миллион сум чиста табыш күрсәткән. Ә бер ел элек 12,3 миллион сум чыгымы булуы билгеле. «Татмедиа» АҖнең уңышын элегрәк Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы башлыгы Фәнил Әһлиуллин да билгеләп үтте. «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, 2020 елда «Татмедиа» медиахолдингы 20 процентка тиражларны арттырган. Ул үсеш сәүдә урыннарында «Татмедиа» продукциясе булдыруга бәйле.
(Казан, 10 февраль «Татар-информ»). Татарстанда көньяк циклон йогынтысында кыска вакытла аномаль җылы һава торышы урнашачак. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, 12 февральдә республика буенча урыны белән бераз кар яварга мөмкин. Көндез җепшек кар һәм вак яңгыр явуы ихтимал. Кайбер районнарда буран һәм бозлавык көтелә. Һава температурасы 15-20 градус салкын, ә көндез 5-10 градус булачак. Төбәкнең көньяк районнарында һава температурасы 0…-3 градус тәшкил итәчәк. Читать дальше...
(Казан, 10 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов коронавирустан сакланырга өндәде. «Без вируслар озакка килгәнен аңларга, бу авырлыкларга әзер булырга тиеш», — диде. «Бүген пандемия дигән әйбер кими, тик ул әле бетмәгән, сакланыгыз, халыкны да саклагыз, бу вирустан соң икенче вирус килеп чыгарга мөмкин», — дип кисәтте Президент Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының коллегия утырышында. Рөстәм Миңнеханов хәзер вакцинация башлануын искәртте. Читать дальше...
(Казан, 10 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина).Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов авылларда лаеклы хезмәт хакы түләүнең мөһимлеген әйтте. Түбән хезмәт хакының нинди нәтиҗәләргә китерүен искәртте. «Иң мөһиме — эш булырга тиеш. Хезмәт хакы югары булган урыннар бар. Эш хакы дип санап булмаган урыннар да байтак: ул я урлаячак, я эшкә берәр нәрсә эләктереп кайтырга гына барачак. Кешеләрнең яхшы хезмәт хакы булырга тиеш», — диде Президент Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының коллегия утырышында. Читать дальше...
(Казан, 10 февраль, «Татар-информ»). 2-8 февральдә Россиядә помидор бәясе 2,5 процентка, ә кыяр бәясе 6 процентка арткан. Узган атнада бәрәңге (2,2 процент), кәбестә (0,9), суган (1), кишер (1,7), алма (0,6) арткан. Гомумән алганда, 2-8 февральдән яшелчә бәяләре уртача 1,9 процентка арткан. Бу турыда Росстат мәгълүматларына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. Маргарин һәм вермишель бәяләре 1 процентка, тавык ите һәм макарон эшләнмәләре 0,8 процентка, кара чәй 0,5 процентка һәм печенье 0,4 процентка арткан. Читать дальше...
(Казан, 10 февраль, «Татар-информ»). Казанның беренче балалар хастаханәсенә яңа җитәкче итеп Республика балалар клиник хастаханәсе баш табибының элеккеге урынбасары Владимир Филатов билгеләнде. Владимир Филатов Казан дәүләт медицина университетын тәмамлаган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Хезмәт юлын 1993 елда шәһәрнең 6нчы клиник хастаханәсендә санитар булып башлаган, 1995 елдан 1997 елга кадәр шушы ук хастаханәнең... Читать дальше...
(Казан, 10 февраль, «Татар-информ»). Свердловск өлкәсенең Башкорт тарихи-мәдәни үзәгендә милли костюмнарда фотосессия узды. Анда Екатеринбург шәһәре яшьләре катнашты. Бу хакта «Башинформ» га Башкортстан Халыклар дуслыгы йортында хәбәр иткәннәр. «Мондый чараны үткәрү идеясе безгә #МинБезТамырлар республика флешмобын үткәргәндә килде. Җирле башкорт яшьләрендә милли костюмнарда фотографияләр юк булып чыкты. Безнең максат кием аша үз тамырларыбызга кагылу», — дип сөйләде Башкортстан тарихи-мәдәни үзәгенең баш белгече Светлана Кульмурзина. Читать дальше...
(Казан, 10 февраль, «Татар-информ»). Иртәгә, 11 февральдә, Татарстанда көньяктан килгән циклон йогынтысында һава шартлары үзгәрә башлый. Республикада аязучан-болытлы һава торышы булачак. Төнлә бераз кар явуы ихтимал. Кайбер районнарда буран да чыгарга мөмкин. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Җил көнчыгыштан уртача тизлектә исәчәк. Төбәк юлларында бозлавык хасил булачак. Төнлә республикада һава температурасы -17…-22 градус, көндез -11…-16 градус фаразлана.
(Казан, 10 февраль, «Татар-информ», Сафина Ләйсән). Удмуртия башкаласы Ижевск шәһәрендә чыга торган «Яңарыш» газетасы 30 еллык юбилеена татар матбугат чаралары форумы оештырырга ниятли. «Без Татарстан мәдәният министрлыгына проект әзерлибез. Әгәр дә бу проект уңышлы чыкса, бәйрәмгә Россиядә чыга торган матбугат җитәкчеләрен, Татарстан журналистларын чакырып, татар матбугат чаралары журналистлары форумы уздырмакчы булабыз», — диде газетаның баш мөхәррире Рәмзия Габбасова «Татар-информ» хәбәрчесенә. Читать дальше...
(Казан, 10 февраль, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Казанның сәүдә үзәкләренең берсендә вакцинация пункты ачылачак, анда төрле инфекцияләрдән, шул исәптән коронавирустан прививка ясату мөмкинлеге булачак. Шул ук вакытта пунктны әзерләгәндә пациентларның иминлеге мәсьәләләре хәл ителде. «Без инде берничә атна ачышлышка әзерләнәбез. Вакцинаның иминлеге четерекле мәсьәлә. Безнең төп шартыбыз барлык мөмкин булган нормаларны үтәү иде. Югыйсә, без бу идеядән баш тартыр идек», — диде «Татар-информ»... Читать дальше...
(Казан, 10 февраль, «Татар-информ»). Урта мәктәпнең элеккеге директоры Илфир Котдусов Башкортстанның Кушнаренко районы Байталлы авылында элек ябылган мәктәпне торгызу тәкъдиме белән чыкты. «Байталлы татар лицее укучыларга математика, рус теле һәм әдәбияты, татар теле һәм әдәбияты, тарих, җәмгыять белеме, биология кебек фәннәр буенча Бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшыру дәрәҗәсендә белем бирә алыр иде. Безнең авыл Мәдәният йортында укучыларны укытуда нәтиҗәле ярдәм күрсәтә алырлык модельле китапханә ачарга мөмкин булыр иде»... Читать дальше...
(Казан, 10 февраль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Тәртип» радиосы эфирында Татарстан китап нәшрияты белән берлектә әзерләнүче «Китап киштәсе» дип аталган яңа тапшыру чыга башлады. «Һәрбер программа тулаем бер китапка багышлана. Тыңлаучылар әлеге китап авторы турында белешмә ала, басмада урын алган әсәрдән өзекләр ишетә, бизәлешен күзалларлык мәгълүмат та ишетә ала», — дип сөйләде «Тәртип» радиосының PR белгече Айсылу Лерон «Татар-информ» хәбәрчесенә. Яңа тапшыруны Татарстан республикасының атказанган матбугат хезмәткәре... Читать дальше...
Вот уже пятый год его организует Вячеслав Панков в честь дня рождения своего сына. Здесь участвовало более 200 лыжников. Спортсмены не только из Нурлата и районов Татарстана, но и Самарской области.
(Казан, 10 февраль, «Татар-информ»). Татарстанның традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге мәктәп укучыларын “Фолкдәрес” хәрәкәтенә катнашырга чакыра. “Бу атналык акция мәктәп укучылары һәм аларның остазлары тарафыннан Татарстан Республикасы халыкларының матди булмаган мәдәни мирасына багышланган тематик онлайн-дәресләр, лекцияләр һәм вебинарлар үткәрүне күздә тота”, - дип хәбәр итә үзәкнең матбугат хезмәте. Татарстан Республикасында В.Д. Поленов исемендәге Россия халык иҗаты йорты ярдәме белән... Читать дальше...
В данном пункте при образовательном центре имени Ахметзаки хазрата Сафиуллина пока идут ремонтные работы. Ожидается, что раздача горячей еды для нуждающихся начнется уже в конце этого месяца.
Махсус комиссия, карны һәм боз катламын чистарту буенча, ишегалды территорияләрен, юлларны һәм микрорайоннардагы тротуарларны тикшерде.
Девушки сначала рисуют узоры, позже их украшают бисером.
8 февраля легендарной личности, человеку, руководившему Нурлатским (в те времена Октябрьским) районом более 20 лет, исполнилось бы 96.
В её работе принял участие Президент Татарстана Рустам Минниханов. Основная тема: «Итоги работы агропромышленного комплекса за 2020 и задачи на текущий год». В коллегии Нурлат представляла делегация из 10 человек под руководством главы Алмаза Ахметшина. Среди награждаемых - оператор машинного доения из КФХ «Сулейманов» Светлана Пайдуганова.
(Казан, 10 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мөгезле эре терлек санын киметкән районнарга шелтә белдерде. Былтыр 28 районда мөгезле эре терлек 22 мең башка кимегән. «Аксубай, Нурлат, Әлмәт, Лаеш, Түбән Кама, Әгерҗе… Нәрсә уйлыйсыз сез? Фабрикалар-заводлар юк сездә. Сездә төп керем — ит, сөт», — диде Президент Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының коллегия утырышында. Аның сүзләренчә, кайбер районнарның перспективалары күренми дә, эзләнмиләр дә. Читать дальше...
На очередном рейде комиссия проверила содержание дворовых территорий, очистку от снега и наледи дорог и тротуаров всех микрорайонов города Нурлат.
(Казан, 10 февраль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бүген Татарстан Республикасы дәүләт архивы директоры Илдар Шәфыйков «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә иң борынгы васыятьнамәләрнең берсен тәкъдим итте. Васыятьнамәне чыгышы белән Казаннан булган Рәхмәтулла Рәхмәнкулов 1783 елда язган. «Бу васыятьнамә бик төгәл язылган. Рәхмәтулла Рәхмәнкулов бөтен калган мөлкәтен, хәтта койма, баз өсләрен тасвирлап, барысына да өлеш чыгарган», — диде Илдар Шәфыйков. 1893 елга караган Җиһанша Усмановның... Читать дальше...