(Балык Бистәсе, 26 февраль, «Татар-информ», «Авыл офыклары» ). Бүген Балык Бистәсе районына Казан дәүләт мәдәният институты белгечләре килде. Алар район мәдәният йортында җитәкчеләр һәм төрле тармакта эшләүчеләр өчен «Сөйләм теле һәм чыгыш ясау сәнгате нигезләре» дип аталган татарча мастер-класс үткәрде. Чарага районда яшәүче ике йөзгә якын кеше килде. Алар арасында муниципаль район депутатлары, башкарма комитет җитәкчеләре, хуҗалык һәм предприятиеләр, мәдәният һәм мәгариф бүлекләре, оциаль яклау хезмәте... Читать дальше...
(Чирмешән, 26 февраль, «Татар-информ», « Безнең Чирмешән », Кадыйр Гомәров). Чирмешән районының Кәркәле һәм Түбән Кәминкә авылларында берьюлы ике сәламәтлек саклау объекты ачылды. Керкәледә 210 чамасы кеше яши. Әлеге авылдагы модульле ФАП районда мондый унберенче бина. Аны төзүгә, территориясен төзекләндерүгә республика бюджетының 2 миллион 300 мең сум чамасы акча тотылган. «Яңа бина халык сәламәтлеген саклауга булышсын иде. ФАПны төзүдә күп көч куйган район үзәк хастахнәсе җитәкчелегенә, авыл җирлеге Советына... Читать дальше...
(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Алдагы көннәрдә Татарстанда аномаль салкыннарга алмашка тотрыксыз һава торышы киләчәк, температура һәм башка метеокүрсәткечләр тирбәлеше күзәтеләчәк. Республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр икәнчә, иртәгә, 27 февральдә, республика төньяк-көнбатыштан килә торган циклон йогынтысында калачак. Кар һәм җепшек кар ява, буран, көчле җил, бозлавык була. Шул сәбәпле, ЮХИДИ Татарстан халкына торак пунктлардан читкә чыгып йөрмәскә киңәш итә. Шулай ук һава шартлары бозылу белән беррәттән, көн җылыта. Читать дальше...
(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). 23 февральдә Ташкентта «Нәҗип Җиһанов. Багышлау» дип аталган кичәдә күренекле композиторның иҗатына бәйле, халыкка аз билгеле булган документлар күрсәтелде. Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы вәкиллеге хәбәр иткәнчә, кичә үзбәк композиторы Мөхтәр Әшрәфи музее җитәкчелеге инициативасы белән оештырылган. Катнашучыларга СССРның халык артисты, Социалистик Хезмәт герое, СССР Дәүләт премиясе лауреаты, бөек татар композиторы, педагог, җәмәгать... Читать дальше...
(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Иртәгә, 27 февральдә, Казандагы Җиңү паркында «Әтисе һәм улы» гаилә эстафетасы була. Катнашучыларга янгын сүндерүчеләр киемнәрен кияргә, янгын сүндерү җиңсәсе белән вакытка йөгерергә, аркан тартышырга туры киләчәк, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе. Паркта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсеннән янгын сүндерү-коткару техникасы һәм җайланмалары күргәзмәсе оештырылачак. Коткаручылар хезмәтләре һәм төп иминлек кагыйдәләре турында сөйләячәк. Читать дальше...
(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Бүген, 26 февральдә, Камал театры җитәкчелеге Шамил Закиров каберенә барды. Театрның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, театрның легендар директоры, Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Шамил Зиннур улы Закировның (1945-2012) арабыздан китүенә 9 ел булды. Шул уңайдан, Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры җитәкчеләре Яңа Татар зиратында Шамил Закировның каберенә чәчәкләр куйдылар, диелә хәбәрдә.
(Казан, 26 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Буран аркасында Татарстанда йөк машиналары һәм автобуслар өчен трассаларны яптылар. Бу хакта «Волго-Вятскоуправтодор» хәбәр итте. Бүген 20:30 сәгатьтән башлап һәм һава шартлары яхшырганчы М7 трассасының Ижевскига һәм Пермьгә керү юлы ягыннан, 735 чакрымыннан 1169 чакрымына кадәр өлеше ябыла. Шулай ук Казахстан чигенә кадәр Казан-Оренбург-Акбүләк юлы, Йошкар-Ола-Яшел Үзән-М7 һәм Казан-Буа-Ульяновск юллары ябыла. Юлларда контроль көчәйтеләчәк... Читать дальше...
(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). 17-19 мартта Башкорт опера һәм балет театрында «Нуриев көннәре» узачак. Ул биюче һәм хореограф Рудольф Нуриевның тугын көненә багышлана. Уфаның балет труппасына Рудольф Нуриев исеме бирелү сәбәпле, быел бу дата аеруча зурлап уздырылачак. «Башинформ» га театрның матбугат сәркатибе Елена Никульская хәбәр иткәнчә, театр сәхнәсендә «Торна җыры» балеты, «Коллекция шедевров» концерты һәм «Роман с танцем» гала-концерты тәкъдим ителәчәк. Шулай ук театрның Пушкин аллеясе... Читать дальше...
(Казан, 26 февраль, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең балалар бакчасында бәйрәмгә әти-әниләргә килергә рөхсәт бирүен хуплады. Бу хакта ул журналистларга әйтте. «Балалар бакчаларында әти-әниләр катнашында бәйрәмнәр уздырырга Роспотребнадзордан рөхсәт алдык, бу яхшы яңалык дип саныйм. Әгәр Роспотребнадзор рөхсәт иткән икән, бер сорау да була алмый. Иң мөһиме ... Читать дальше...
Татар ата-аналары төркеме Русия иҗтимагый пулатына мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында татар телле мөхит булдыруны сорап хат тапшырды.
(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Мордовия башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Артем Здунов республика хөкүмәтен отставкага җибәрде. Бу хакта төбәкнең оператив штабына сылтама белән ТАСС хәбәр итә. «Мордовия Республикасы башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Артем Здунов төбәк хөкүмәтен отставкага җибәрү турында хәбәр итте», — диелә хәбәрдә. Артем Здунов 1978 елның 18 маенда Казанда туган. 2000 елда Казан финанс-икътисад институтын (КФЭИ), 2004 елда КФЭИ аспирантурасын тәмамлаган. 2005 елда икътисад фәннәре кандидаты була. Читать дальше...
(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте волонтерлары «Чиста мәчет» акциясе кысаларында Рамазан ае алдыннан республика мәчетләрендә җыештыру-чистарту эшләренә кереште. Һәр шимбә көнендә волонтерлар Казанның бер мәчетендә өмә үткәрәчәк. Иртәгә Казанның Габдерәхим Утыз Имәни мәчетендә өмә була. Имәнлек урамы белән Рихард Зорге урамнары чатында төзелә торган мәчет тирәсендә төзелеш калдыкларын җыярга, чүп-чарны чыгарырга, тәртип урнаштырырга кирәк, диелә Диния нәзарәте хәбәрендә. Читать дальше...
(Казан, 27 февраль, «Татар-информ»). Бөгелмә районы җитәкчелегенә кече һәм урта эшмәкәрлекне, шулай ук авыл хуҗалыгын үстерү белән шөгыльләнергә кирәк. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Муниципалитет советының йомгаклау утырышында шул хакта әйтте, дип хәбәр итте Татарстан Президентының матбугат хезмәте. «Авыл хуҗалыгы өлкәсендә Бөгелмә районы күрсәткечләре шактый түбән. Ел йомгаклары буенча агросәнәгать комплексы рейтингында республика районнары арасында сез 31 урынны гына алдыгыз», — диде Премьер-министр. Читать дальше...
Kazanmall һәм Тандем сәүдә үзәкләрендә намаз укыр өчен бүлмәләр проекты әзер дип белдерә оештыручылар
(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Мөфти шәех Равил Гайнетдин Төркия Республикасы Президенты Рәҗәп Таип Эрдоганны туган көне белән котлады, дип хәбәр итте Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте. «Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте исеменнән һәм шәхсән үземнең исемнән туган көнегез белән ихлас котлыйм. Үз халкыгыз, мөселманнар һәм кешелек дөньясы өчен игелекле эшләрегездә Аллаһ ярдәм юлдаш булсын», дип мөрәҗәгать итә мөфти. Ул безнең илләр һәм аларның лидерлары арасында озак еллар... Читать дальше...
(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Арбитраж суды нәтиҗәле партнерлык мөнәсәбәтләрен үстерүгә юнәлдерелүче медиация процедурасын беренчеләрдән булып гамәлгә кертүен әйтте, дип хәбәр итте Татарстан Президентының матбугат хезмәте. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Арбитраж судының 2020 елгы эш йомгакларына багышланган киңәшмәдә катнашты. «Бәхәсне тыныч итеп җайга салу нәтиҗәле партнерлык мөнәсәбәтләрен һәм эшлекле аралашу культурасын үстерүгә юнәлдерелгән. Читать дальше...
(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген Бөгелмә муниципаль районының йомгаклау сессиясендә катнашты. Татарстан Президентының матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итте. Утырыш башланыр алдыннан ТР Премьер-министры «ТНГ-Универсал» компаниясендә булды, анда ул җитештерү һәм төп продукция белән танышты. 2020 елда предприятие биш этапта дезинфекцияләүне тәэмин итә торган «ДезаРус» аппаратын эшләүгә кереште. «Камаз» шасси җирлегендә Covid-19 дан тест уздыру һәм вакцинацияләү өчен яңа подукт ... Читать дальше...
Они обсудили 3 вопроса, вынесенных на повестку дня. О недостатках в работе комиссии, указанных в обзоре Аппарата антитеррористической комиссии в РТ, довел секретарь комиссии Рузель Гилязев. Глава Чулпановского сельского поселения Фаргат Зиятдинов выступил с докладом о проделанной работе по профилактике терроризма в сельской местности. Поднимался и вопрос состояния работы по паспортизации объектов торговли, размещения и культуры. О сроках ее завершения рассказал начальник отдела вневедомственной охраны по Нурлатскому району Ильназ Абдулвалеев. Читать дальше...
(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). «Талант һәм уңыш» мәгариф фонды җитәкчесе Елена Шмелева Татарстан иҗади мохит булдыру өлкәсендә зур тәҗрибәгә ия, ул балаларның талантларын ачуга ярдәм итә дип саный. Бу фикерен ул бүген Казанда очрашуда әйтте. Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Перспектива» концепциясен гамәлгә ашыру буенча Ведомствоара координацияләү советы — «Сириус» белем бирү үзәге моделе буенча республика үзәгенең Попечительләр советы утырышын уздырды. Читать дальше...
12 постановлений на водителей, из них 4 - за нарушение личной безопасности. Вопросы безопасности дорожного движения рассмотрены также на заседании муниципальной комиссии
(Казан, 26 февраль, «Татар-информ», Розалия Хәйруллина). Моңа кадәр Парклар һәм скверлар дирекциясен җитәкләгән Марат Закиров Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары башлыгы итеп билгеләнде. Шәһәр мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, яңа җитәкчене Казан мэры Илсур Метшин тәкъдим итте, ул Марат Закировның эшчәнлеген югары бәяләде. «2018 елның августыннан Парклар һәм скверлар дирекциясен җитәкләде. Нәкъ шушы вакытта без парклар һәм скверлар буенча алга киттек, һәм пандемия аларга булган ихтыяҗны күрсәтте. Читать дальше...
Мероприятие под названием “Не забыть” посвятили светлой памяти известного художника нашего города. На торжественном открытии выставки участвовали коллеги, друзья и родственники мастера.
Она проводилась в рамках проекта «Формула успеха» в формате «Диалог на равных». Мероприятие прошло в центре детского творчества «Килэчэк».
(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанда «Перспектива» концепциясен гамәлгә ашыру буенча Ведомствоара координацияләү советы — «Сириус» белем бирү үзәге моделе буенча республика үзәгенең Попечительләр советы утырышын уздырды, дип хәбәр итте Татарстан Президентының матбугат хезмәте.. Россия Президентының «2030 елга кадәр чорга Россия Федерациясен үстерүнең милли максатлары турында»гы Указы белән талантларны өстенлекле рәвештә үстерү һәм үз-үзләрен күрсәтү өчен мөмкинлекләр билгеләнгән иде. Читать дальше...
Символы торжества - жареная пшеница со сладостями, массовые прыжки через костер, танец -хоровод «Качари», загадывание желаний, щедрый стол.