(Казан, 11 февраль, «Татар-информ»). Түбән Кама Аксакаллар шурасының чираттагы утырышы узды. Утырышта Иҗтимагый совет рәисе Хәмзә Баһманов, район башлыгының төзелеш мәсьәләләре буенча киңәшчесе Фирдәвис Ханов та катнашты. Алар Туган телләр елына багышланган махсус альманах әзерләү турында да сөйләште Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы, Түбән Каманың 55 еллыгы уңаеннан да аксакаллар күп кенә проектлар башлап җибәргән. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Мисал өчен... Читать дальше...
Гүзәл Сәгыйтова Габдулла Кариев исемендәге татар яшь тамашачы театры коллективы белән хушлашты. Ул Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары булып билгеләнә.
(Казан, 11 февраль, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстанда һәм Казан юлларында көчле бозлавык көтелә. ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, төнлә бераз кар явачак, термометр баганасы -20 градуска кадәр төшә. Көндез һава температурасы -4тән -9 градуска кадәр була, урыны белән кар һәм җепшек кар явуы көтелә. Көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан талгын җил фаразлана. Элегрәк хәбәр ителгәнчә, атна ахырында Татарстанда җепшек кар, яңгыр һәм карлы яңгыр көтелә.
(Казан, 11 февраль, «Татар-информ»).13-25 февраль көннәрендә Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсенең Тосно шәһәрендә герой-шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган истәлекле чаралар узачак. Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә даими вәкиллеге хәбәр итүенчә, Петербургның танылган татар рәссамы Роберт Миф 138нче мәктәп өчен Муса Җәлил портретын әзерләде, ул мәктәп җитәкчелегенә хәтер стенды композициясе өчен тапшырылачак. 16 февраль көнне 13:00 сәгатьтә Александр... Читать дальше...
(Казан, 11 февраль, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан» , Гөлсинә Хәбибуллина). Әнисе ягыннан да, әтисе ягыннан да бик зыялы нәселдән ул. Бу нәселдә бар да укымышлы, бар да намазлы, акчасы булганнары барысы да хаҗга бара. Балтач районының Норма авылында гомер кичерүче, шушы көннәрдә 90 яшен тутырган Мөнҗия апа Гарипова турында сорашкач, авыл тарихын өйрәнгән Гөлсем апа Миңнебаева шулай диде. — Бабасы Мөхәммәтшәриф 37 ел, әтисе Мөхәммәтгариф 47 елавылыбызда имам булып торган. Элекке чорда ук ике буын бабалары хаҗ гамәле кылган. Читать дальше...
(Казан, 11 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Милли китапханәсендә Казанда ХХ гасыр башында татар хатын-кызлары мәгарифенә багышланган «ХХ гасыр башы татар вакытлы матбугатында хатын-кыз мәгарифе мәсьәләләре» дигән китап тәкъдим ителде. Китапны басмага әзерләүче төзүче-авторлар Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты хезмәткәрләре Ләлә Мортазина һәм Алсу Зиннәтуллина әйтүенчә, китап ХХ гасыр башы татар вакытлы матбугатында басылган, хатын-кызлар мәгарифенә багышланган мәкаләләр җыентыгыннан тора. Читать дальше...
(Казан, 11 февраль, «Татар-информ»). 14 февральдә Казаннан Дубайга чартер рейслары ачыла. Очышлар якшәмбе көннәрендә башкарылачак. Казан аэропортының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Татарстан башкаласыннан самолет 14.30 сәгатьтә очып китәчәк һәм «Дубай» халыкара аэропортына 20.45 сәгатьтә барып җитә. Дубайдан кире очу 8.50 сәгатьтә була һәм Казанга 13.10 сәгатьтә кайтып төшү билгеләнгән. «Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән», — диделәр матбугат хезмәтендә. Мондый график буенча очышлар март ахырына кадәр дәвам итә. Читать дальше...
Галимнәр исламда тыелган үле хайван, дуңгыз, кан һәм башка матдәләрнең булуын тикшергән диелә.
(Казан, 11 февраль, «Татар-информ»). «Урал сандугачы» татар җыры һәм инструменталь музыкасы башкаручыларының ачык төбәкара фестиваль-конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү башлана. Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге хәбәр итүенчә, чара Татарстан Республикасы белән Свердловск өлкәсе арасындагы килешү нигезендә үткәрелә. Татар җырын һәм инструменталь музыка башкаручыларының «Урал сандугачы» ачык төбәкара фестиваль-конкурсы 2021 елның 20-21 мартында Екатеринбург... Читать дальше...
(Казан, 11 февраль, «Татар-информ», Алинә Айдарова). Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Нәбирә Гыйматдинованың «Утка очкан күбәләктәй…» романтик драмасын Тәслимә Хәләф 17 ел элек язган инсценировкасын сәхнәләштерә. «17 ел элек бу спектакльдә яшь Мөнәвәрәне [„Утка очкан күбәләктәй…“ романтик драмасында төп герой -ТИ.] уйнарга хыяллана идем. Хәзер өлкән Мөнәвәрәне уйнаячакмын. Мөнәвәрәдә хатын-кызның иң самими, иң мөлаем сыйфатлар гына җыелган», — диде «Утка очкан күбәләктәй…»... Читать дальше...
(Казан, 11 февраль, «Татар-информ»). 21 февральдә, Халыкара туган тел көнендә, Халыклар дуслыгы йортының концертлар залында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган «Панорама» Татарстан халыклары кинофестиваленең тантаналы ачылышы була. «Татаркино» матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Татарстанда яшәүче халыклар телендәге фильмнарны күрсәтү 2021 ел дәвамында шәһәрләрдә һәм торак пунктларда узачак. Анда кино күрсәтүләрдән тыш, республиканың милли-мәдәни мохтариятләренең иҗади программалары... Читать дальше...
(Казан, 11 февраль, «Татар-информ», Елена Сәлахова). Республика районнарында М12 автотрассасын төзү өчен төзелеш материаллары, махсус техника урнаштыру мәйданчыклары һәм эшчеләр өчен торак әзерләргә кирәк. Бу хакта Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча ТР Хөкүмәт комиссиясе утырышында Татарстан вице-премьеры Шамил Гафаров хәбәр итте. «Быел зур төзелеш башлана. Без моңа күптән өметләндек, тырыштык. М12 юлын төзи башлыйбыз. Ике күпер төзиячәкбез, берсе — Идел аша, икенчесе Чулман аша була. Димәк... Читать дальше...
(Казан, 11 февраль, «Татар-информ»). Россия Пенсия фонды җитәкчесе Максим Топилин үз вазифасыннан китте, дип федераль хөкүмәттә өч чыганакка сылтама белән «Ъ» агентлыгы хәбәр итте. «Чәршәмбе көнне кич белән, чыганаклар сөйләгәнчә, Топилин фонд хезмәткәрләренә вазифасыннан китүе турында игълан итә, ләкин ул үз урынына каласы кеше исемен атамый. Россия Пенсия фонды матбугат хезмәтендә әлеге мәгълүматны шәрехләмәделәр. Бу бюджеттан тыш социаль фондларның булачак берләшүе белән бәйле булырга мөмкин», диелә хәбәрдә. Читать дальше...
(Казан, 11 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе республика мәктәпләре ашханәләрендә үткәргән тикшерүләр барышында хилафлыклар ачыкланган. Ведомство башлыгы урынбасары Любовь Авдонина бу хакта Биектауда Дәүләт Советының күчмә президиум утырышында сөйләде. Әзер ризык порцияләре күләмен киметеп бирү очраклары булган. Тукай, Минзәлә, Бөгелмә районында алты мәктәптә, Түбән Кама, Чистай... Читать дальше...
(Казан, 11 февраль, «Татар-информ»). Россия Милләтләр эшләре буенча федараль агентлык (ФАДН) җитәкчесе Игорь Баринов Татарстан мөфтиятендә булды. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин аны Диния нәзарәтенең төрле юнәлештәге эшчәнлеге белән таныштырды, дип хәбәр итте мөфтиятнең матбугат хезмәте. Мөфти Игорь Вячеславовичка интернет-проектлар, аерым алганда, Коръәннең татар һәм рус телләрендәге мәгънәви тәрҗемәләренең бушлай мобиль кушымталарын һәм беренче татар онлайн-мәдрәсәсен күрсәтте. Әлеге проектларны югары бәяләп... Читать дальше...
(11 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда кайбер мәктәпләрдә укучыларның ризыкны ашап бетермәү күренеше киң таралган. Иртәнге ашны ашап бетермәү буенча иң югары 69 процент Тукай районы Биклән авылында теркәлгән. Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина әйтүенчә, Биклән авылында иртәнге ашны мәктәп үзе әзерли. Бу мәсьәлә турында ул Биектауда Дәүләт Советының күчмә президиум утырышында сөйләде. Читать дальше...
(Казан, 11 февраль, «Татар-информ»). Мәскәү мөфтие Илдар Аляутдинов сүзләренчә, гомумән алганда, мөселманнар коронавирустан яңа вакциналарга сак карый, әлегә прививкалар ясатмауны өстен күрә, дип яза РИА Новости агентлыгы. Аляутдинов хәбәр иткәнчә, вакцинация мәсьәләсе буенча дини-хокукый нәтиҗә әзерләнәчәк. Россия Диния нәзарәте мартта «Спутник V»ны рөхсәт итүче фәтвә чыгарырга мөмкин, дип хәбәр иткән идек. «Гомумән алганда, дин тотучылар — ә мин бик күп кешеләр белән аралашам, — шикләнә. Интернетта төрле фикерләр бар. Читать дальше...
Конгресс фикеренчә, әгәр дә ATR финансланмау сәбәпле эфирдан читләштерелсә, Украина оккупация золымы астында яшәүче ватандашлары белән мөһим элемтәне югалтачак.
(Казан, 11 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың һәр мәктәбендә укучыларга балансланган ризык ашатуны кайгыртырга кушты. «Балалар сәламәтлеге — бик мөһим мәсьәлә, бүтәнчә күз алдына да китерә алмыйм. Бу эшне ышанычлы рельсларга куярга кирәк. 1-4 сыйныфларда укучылар, һичшиксез, тәмле, балансланган сәламәт ризык белән тукланырга тиеш», — диде парламент башлыгы Биектауда узган президум утырышында. Ул йөзләп депутат районнардагы мәктәпләрне өйрәнеп чыгып... Читать дальше...
(Казан, 11 февраль, «Татар-информ»). Баулы районында уртача хезмәт хакы дәрәҗәсен, нигездә, нефть чыгару тармагы предприятиеләре формалаштыра, әмма бүтән өлкәләрдә хәл башкача күренә. Татарстан Президенты район һәм прокуратура җитәкчелегенең игътибарын әлеге мәсьәләгә юнәлтте. Республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, яшәү минимумыннан түбән хезмәт хакын районның 16 оешмасы түли. «Баулы районында 2 мең 752 кешенең кереме яшәү минимумыннан түбән. Бу тема белән тагын да игътибарлырак шөгыльләнергә кирәк. Читать дальше...
(Казан, 11 февраль, «Татар-информ»). Бүген Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклар ассамблеясе Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанда Россиянең Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов белән очрашты. Фәрит Мөхәммәтшин һәм Игорь Баринов республикада милли сәясәтне гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, дип хәбәр итте Татарстан Дәүләт Советының матбугат хезмәте. 173 милләт вәкиле яшәгән Татарстанда милләтара һәм конфессияара татулык мәсьәләләренә зур игътибар бирелә. Читать дальше...
(Казан, 11 февраль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык башлыгы Игорь Баринов белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте. Очрашуда милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алышканнар. Рөстәм Миңнеханов Игорь Бариновка ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан медаль тапшырган. Татарстанга визиты кысаларында Игорь Баринов Казан Изге Ана иконасы соборы төзелеше барышы белән танышкан... Читать дальше...
Административ чаралар белән генә мәсьәләне хәл итеп булмый, ди галим.
(Казан, 11 февраль, «Татар-информ»). Казанда 10 йортта яшәүче кешеләрне сусыз калдырган өчен, торак коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләрен җәзага тартачаклар, дип хәбәр итте «Татар-информ»га ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев. Вахитов районы прокуратурасы тикшерү вакытында былтыр декабрьдә «НВК-Строй» хезмәткәрләре «Нестеровский» торак комплексын су белән тәэмин итү челтәрләренә тоташтырганда торбаүткәргечкә зыян китерүен ачыклаган. Нәтиҗәдә, 10 күпфатирлы йортта яшәүчеләр һәм 5 административ бина сусыз калган. Читать дальше...
(Казан, 11 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда тагын бер кеше коронавирустан вафат булды. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. «Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын бер үлем очрагы теркәлгән — 1979 елдгы хатын—кыз», — диелә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә. Үлем сәбәпләре патологик-анатомик экспертиза ярдәмендә билгеләнгән. Ковид идентификацияләнгән. Пандемия башланганнан бирле республикада коронавирустан барлыгы 294 үлем очрагы расланган.