(Казан, 14 февраль, «Татар-информ»). Менделеевск урамнары буйлап «мәхәббәт маршруты» узды. Оештыручылар транспортны бәйрәмчә бизәгән, йөрәк рәсемнәре һәм шарлар элеп куйганнар. Гашыйкларларга йөрәк формасындагы бүләк биргәннәр һәм бәйрәм белән котлаганнар. Кайбер пассажирлар мәхәббәт тарихы белән дә уртаклашкан. Бу турыда «Менделеевские новости» газетасы яза.
(Мөслим, 14 февраль, «Татар-информ», « Авыл утлары »). Бүген, ягъни 14 февраль көнне итек футболы ярышы узды һәм җиңүчеләр ачыкланды. Авыл җирлекләре арасында XXXI кышкы спартакиада ярышлары дәвам итә. Уенның нәтиҗәләре буенча Табын авыл җирлеге, Яңа Усы авыл җирлеге, Метрәй авыл җирлеге командалары бүләкле урыннарны бүлеште. Икенче атнага хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында канат тарту һәм шорт-трек (тимераякта шуу) буенча ярышлар дәвам итәчәк.
(Казан, 14 февраль, «Татар-информ»). Бүген Чаллы шәһәрендә Гашыйклар көненә багышланган бәйрәм чарасында яшь парларның никахын теркәделәр. Азатлык мәйданчыгында «Бозда мәхәббәт» программасы кысаларында «Гашыйклар парады» флешмобы, тимераякта никах теркәү тантанасы, бозда дискотека узды. Бу турыда «Челнинские известия» газетасы хәбәр итә.
(Казан, 14 февраль, «Татар-информ»). Туберкулезга каршы диспансерның узган елгы эшенә йомгак ясалды. Анда Түбән Камада туберкулез белән авыручылар саны кимүен хәбәр иттеләр. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. «2019 ел белән чагыштырганда, Түбән Камада туберкулез белән авыручылар санының 18,8 процентка кимүен һәм хәзер 100 мең кешегә 20,3 очрак тәшкил итүен, моның республикада иң түбән күрсәткеч булуын җиткерде. Узган ел туберкулез 56 түбәнкамалыда, шул исәптән ике яшүсмердә ачыкланган»... Читать дальше...
(Казан, 14 февраль, «Татар-информ»). Россиянең иң өлкән мөфтие, Пенза өлкәсенең мактаулы мөфтие Гаделша хәзрәт Юнкин вафат булган. Аңа 84 яшь иде. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Instagram челтәрендәге үз битендә кайгы уртаклашу белдерде. «Россия мөселманнары олы югалту кичерә — күренекле мөселман дин әһеле, Пенза өлкәсендә күп еллар мөфти булып хезмәт иткән Гаделша хәзрәт Юнкин безнең арадан китеп барган. Татарстан Диния Нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән мәрхүмнең гаиләсенең һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашам. Читать дальше...
(Казан, 14 февраль, «Татар-информ»). Иртәгә, 15 февральдә, ТР Арбитраж судының элеккеге рәисе Рәшит Сәлахов белән хушлашу чарасы Татарстан Арбитраж суды бинасында була. Хушлашу мәрасиме 9.30 сәгатьтә Казан, Ново-Песочная урамы, 40нчы йорт адресы буенча башлана. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына җибәрелгән Арбитраж суды коллективы имзалаган кайгынамәдә әйтелгән. Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә , Рәшит Сәлахов бүген, 14 февральдә, 80 нче яшендә вафат булды. Аның вафаты сәбәпле... Читать дальше...
Нужно взять 2 ст. ложки пищевой соды, 1 ст. ложка жидкого моющего средства для посуды, 3-5 чайных ложек перекиси водорода, можно добавить сок лимона.
(Казан, 14 февраль, «Татар-информ», Артур Казанцев). Волонтер-медиклар бөтенроссия акциясенә кушылды һәм 7нче шәһәр хастаханәсе табибларын һәм пациентларын Мәхәббәт көне белән котлады. Волонтер-медиклар хастаханә хезмәткәрләренә һәм пациентларга чәчәк һәм валентинкалар бүләк итте. «Бу Мәхәббәт көнендә без сезгә изге эшегез өчен зур рәхмәт, кайгырту һәм ярату белдерәсебез килә. Сез — чын геройлар, сезгә тагын бер тапкыр „Бик зур рәхмәт!“ дип әйтәсем килә», — диде Татарстан Волонтерлар мәгълүмати-ресурс үзәге белгече Тимур Галәветдинов. Читать дальше...
(Казан, 14 февраль, «Татар-информ»). 15 февральдә, төнлә һәм иртән Татарстан территориясендә һәм Казанда томан төшәргә мөмкин. Шулай ук төнлә һәм иртән бераз кар яварга мөмкин, республиканың көнчыгышында буран көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә. «Төнлә иң түбән һава температурасы -17…-22 градус һәм көндез һава температурасы -14…-19 градус көтелә. Юлларда бозлавык хасил булачак», диелгән хәбәрдә. «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә... Читать дальше...
(Казан, 14 февраль, «Татар-информ»). Татарстан башкаласында кышкы спорт төрләре фестиваленең икенче этабы уза. Беренчесе 4 февральдә Черек күл паркында булды. «Бу көн күптән билгеле иде инде. Икенче этап узган атнада узарга тиеш иде, ләкин салкыннар аркасында кичектерделәр, шуңа күрә бүген уздырырга булдык», — диде Казанның Физик культура һәм спорт комитеты рәисе урынбасары Илшат Ибәтуллин. Чарада муниципаль спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүче 10-11 яшьлек балалар катнашты. Катнашучыларны уңайлы булсын өчен төркемнәргә бүлделәр. Читать дальше...
(Казан, 14 февраль, «Татар-информ», Эльвира Зәйнуллина). Казанда #ILoveMini автоклубында катнашучылар 14 февральгә багышланган дөнья флешмобында катнашты. Автомобиль хуҗалары машиналардан йөрәк фигурасы, шулай ук KZN һәм MINI сүзләрен төзегән. «Бу акция Россиядә һәм дөньяда 2015 елдан бирле үткәрелә. Ел саен 14 февральдә mini-клуб һәр шәһәрдә йөрәк рәвешендә машиналардан фигура төзи. Әмма без бүген әлеге фигурада MINI һәм КZN сүзләрен дә яздык «, — дип уртаклашты чараны оештыручы Денис Кислицын. Читать дальше...
(Казан, 14 февраль, «Татар-информ», Артур Казанцев). Казанда Меңьеллык мәйданында алдан килешеп үткәрелгән каршылык акциясе тәмамланды. «Татар-информ» чыганагы мәгълүматлары буенча, митинг тоткарлыксыз тәмамланган. Шәһәр үзәгендәге акциядә 300гә якын кеше булган. 100 кеше махсус бирелгән урында эчтә, ә калган 200 кеше койма артында күзәткән. Акциядә катнашучылар үзләрен тыныч тотты, килүчеләр үз позицияләрен белдерде һәм шулай ук тыныч таралды. Митингта фем-активистлар бар иде. Алар мәйданга... Читать дальше...
(Казан, 14 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Арбитраж суды рәисе Максим Боровковка, элеккеге рәис Рәшит Сәләховның вафаты сәбәпле, кайгы уртаклашуын белдергән хөкүмәт телеграммасы юллады. «Татарстан судьялар корпусының иң лаеклы ветераннарының берсе, Россиянең һәм Татарстанның атказанган юристы Рәшит Ислам улы Сәлаховның вафаты турындагы хәбәрне тирән кайгы белән кабул иттем», — дигән ТР Президенты. Рәшит Сәлахов — талантлы җитәкче, гаҗәеп эшкә сәләтле һәм үз эшенә тугрылыклы кеше... Читать дальше...
(Казан, 14 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирустан 1937 елда һәм 1948 елда туган ир-атлар үлгән. «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган. Вирус идентификацияләнгән», — дип хәбәр иттеләр Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә. Бүгенгә республикада ковидтан 299 үлем очрагы теркәлгән.
Тоткарланучыларны 12нче полиция бүлегенә алып киткәннәр.
(Казан, 14 февраль, «Татар-информ», Артур Казанцев). Митинг сәбәпле, Казан циркында тамашаларның берсен кичектерделәр. «Митинг үткәрелү сәбәпле, территориягә керү юллары чикләнгән, шуңа тамашаны кичектерергә туры килде», — диде цирк вәкиле «Татар-информ» хәбәрчесенә. Цирк вәкиле тамаша кичектерелү сәбәпле, гафу үтенде һәм билет акчасын алган урында (кассада яки цирк сайтында) кире кайтару мөмкинлеген аңлатты. Билгеле булганча, Казанда Үзәк стадион янында алдан килешеп үткәрелгән митинг узу сәбәпле, транспорт хәрәкәте һәм парковка чикләнгән. Читать дальше...
(Казан, 14 февраль, «Татар-информ», Артур Казанцев). Казанда Меңьеллык мәйданында килештерелгән каршылык митингы башланды. Акциядә катнашырга теләүчеләр аз иде, нигездә, мәйданда төрле массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары җыелды. «Татар-информ» хәбәрчесе хәбәр иткәнчә, митингта үз плакатлары белән килгән феминистик хәрәкәт вәкилләре дә бар, әмма оештыручылар банерларын алып ташлауны таләп итте, чөнки алар алдан гариза бирмәгән. Фем-активисткалар сөйләгәнчә, алар мәйданга сәяси тоткыннарны... Читать дальше...
По состоянию на 14 февраля текущего года в Татарстане зарегистрировано 299 случаев смерти.
(Казан, 14 февраль, «Татар-информ»). В. Г. Белинский исемендәге өлкә фәнни китапханәсе конференц-залында Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулуга багышланган әдәби музыкаль кичә узды. Чара Калуга өлкәсе фәнни китапханәсе залы белгечләренең, Калуга өлкәсенең төбәк татар милли-мәдәни автономиясе вәкилләренең уртак тырышлыгы белән әзерләнде һәм уздырылды. Бу турыда Калуга өлкәсе төбәк татар милли- мәдәни автономиясе матбугат хезмәте хәбәр итә. Очрашуда Калуга өлкәсе Эчке сәясәт һәм... Читать дальше...
В Татарстане за последние сутки зарегистрирован 71 новый случай COVID-19, из них 4 – завозные, 67 – контактные. 30 человек госпитализировано, 41 получает лечение на дому.
(Казан, 14 февраль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бүген М7 трассасында Казансу елгасы күперендә ике фура авариягә очраган. Бер фура юлның бер ягында, икенчесе икенче якта туктап калган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына үзхәбәрчесе сөйләде. Урында ЮХИДИ инспекторлары эшли. Авария шартлары билгеләнә.
Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений с 22 час. 14 февраля до 10 час. 15 февраля 2021 г.
(Казан, 14 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирусның 71 яңа очрагы теркәлгән. Аның дүртесе читтән кайткан, 67 очракта чирне авыру кеше белән аралашучылар йоктырган. «30 кеше хастаханәдә, 41 кеше өйләрендә дәваланачак», — дип хәбәр итә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте. Авыручылар арасында балигъ булмаган ике бала да бар. 60 яшьтән алып 70 яшькә кадәрге төркемгә керүчеләр арасында чир йоктыручылар бигрәк тә күп (26 кеше) теркәлгән. Казанда 30 кеше, Чаллыда 11 кеше... Читать дальше...
Каршылык чарасында 200 кеше катнашыр өчен гариза бирелгән иде.