(Чирмешән, 20 февраль, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән », Кадрия Гамирова). Чирмешән районы мәдәният йортында Татарстан халыклары Ассамблеясының райондагы вәкиллеге бүлмәсендә беренче чара узды. Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты укучылары вәкиллекнең җитәкчесе Әлфия Закирова алып барган «Чирмешән — тату бер гаилә» темасына фольклор дәрестә катнаштылар. Укучылар өчен халыклар мәдәнияты» акциясе кысаларында оештырылган чара әлеге бүлмә белән таныштырудан башланды. Укучылар күп милләтле районда яшәүче төп милләтләр... Читать дальше...
Диктант язу өчен текст күренекле язучы Галимҗан Ибраһимовның "Тирән тамырлар" романыннан сайланган иде
(Казан, 20 февраль, «Татар-информ»). Чирмешән авылы Әмир авылында төзекләндерүдән соң мәчет ачылды. Анда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашты. Күпләгән кунаклар, рәсми җитәкчеләр, дин әһелләре, иганәчеләр, мәхәллә халкы шулай ук әлеге күркәм вакыйганың шаһитләре булды. Күркәм тантана Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин башкаруында Коръән аятьләре уку белән башланып китте. Мөфти хәзрәт җыелган халыкны Раҗәб ае һәм аның фазыйләтләре белән таныштырды. Ул тиздән Рамазан ае якынлашуын... Читать дальше...
(Актаныш, 20 февраль, «Татар-информ», «Актаныш-информ» ). «Милли мультFest» республика балалар кинофестиваленең икенче зона туры җиңүчеләре Актанышның Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният сараенда ачыкланды. Район башлыгы Энгель Фәттаховка фестивальнең Рәхмәт хаты тапшырылды. «Актанышта бөтенләй башка атмосфера, бик үзенчәлекле төстә каршы алдылар», — дип, беренче кичерешләре белән уртаклашты килгән кунаклар. «Бу — әле безнең беренче имтиханыбыз. Беренче адымыбыз, беренче карлыгачыбыз. Әмма талантлы балаларның эшләре бик күп. Читать дальше...
Гаепләү ягы аңа 950 мең сум күләмендә штраф сораган иде.
(Казан, 20 февраль, «Татар-информ»). Казанда Россиянең атказанган фән эшлеклесе, Татарстанның атказанган табибы, психиатрия һәм наркология кафедрасы мөдире профессор Давыд Менделевич исемендә стипендиягә ия булучылар игълан ителде. 2020 ел нәтиҗәләре буенча укуда һәм фәнни эштәге уңышлары өчен өченче ел укучы аспирант Айдар Хәбибрахманов һәм икенче ел укучы ординатор Вероника Коновалова бүләкләнде. Аспирант өчен ай саен 20шәр мең, ординатор өчен 12шәр мең сум күләмендә стипендия бирелә, дип хәбәр... Читать дальше...
В феврале по-особенному чувствуется патриотических дух: мы отдаем дань уважения и почета всем защитникам Отечества, будь то ветераны Великой Отечественной войны, участники боевых действий в Афганистане и других локальных конфликтах, мужчин, отдавших долг перед Родиной службой в Вооруженных Силах России, а также будущих защитников страны.
(Казан, 20 февраль, «Татар-информ», «Татарстан» , Руфия Фазылова). «И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем, син туган тел аркылы…» Халкыбызның гимнына әйләнгән бу җыр быел тагын да күбрәк яңгырар, мөгаен. Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның карары нигезендә 2021 ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Җитәкче шул рәвешле туган телләргә игътибар тагын да артыр дип ниятли. Хәер, туган теленә битараф булмаган кешеләргә махсус ел игълан ителмәсә дә... Читать дальше...
(Казан, 20 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда 16 февральдә урнашкан аномаль салкын һава торышы республика территориясендә 25 февральгә кадәр сакланачак. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе тараткан фараздан күренгәнчә, соңгы көннәрдә төбәктә тәүлеклек уртача температура нормадан 9-16 градуска түбәнрәк. Әмма «аз болытлы антициклон» (ул безгә төньяктан киләчәк) йогынтысында Татарстанда температура фоны түбәнәюен дәвам итәчәк, дип искәртә синоптиклар. Якшәмбе һәм дүшәмбе, 21-22 февральдә... Читать дальше...
(Казан, 20 февраль, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Казанда бертуган Кәримовларның XIX гасырда төзелгән типография һәм хәреф кою бинасын 80,4 миллион сумга саталар. «Авито» игъланнар сайтында урнаштырылган мәгълүматтан күренгәнчә, бинада барлык кибетләр һәм остаханәләр эшләвен дәвам итә. «Әлеге мәсьәләләр тиз генә хәл ителми. Моннан барысы да күченеп киткәнче бер, ике яки ун ел үтәргә мөмкин», — дип искәртә сатучы. Бинаның гомуми мәйданы 3 мең квадрат метр тәшкил итә. Участогы арендага бирелгән. Читать дальше...
(Казан, 20 февраль, «Татар-информ»). Бүген Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәге, Бөтенроссия «Татар гаиләсе» фонды белән берлектә, драматург Туфан Миңнуллинны искә алу кичәсе оештырды. Конгрессның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, кичәдә гомерен татар теле һәм мәдәнияте үсешенә багышлаган шәхес, татар зыялысы, күренекле драматург, язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче, Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты — Туфан Миңнуллинны искә алдылар. Бәйрәмдә Туфан Миңнуллиның кызы — Әлфия Миңнуллина-Юнысова катнашты. Читать дальше...
(Казан, 20 февраль, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Юрий Борисовтан Чаллы җылылык электр үзәген яңарту проектын хуплауны сорады. Бу — Автокала өчен бик тә мөһим объект, дип белдерде ул ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышында. «Әгәр бүген хәл итмәсәк, киләчәктә безнең бик тә җитди проблема белән очрашуыбыз ихтимал. Бу — Чаллы җылылык электр үзәге, анда башка җитештерүчедән егәрлек тәкъдим итү турында... Читать дальше...
(Казан, 20 февраль, «Татар-информ»). 24 февральдә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында «Халыкка кайтарылган исем» дигән китап тәкъдим ителәчәк. Чара 14.00 сәгатьтә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының конференцияләр залында (Карл Маркс урамы, 38/5) була. Китап ТАССР оешуның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында дөнья күргән. Басма Мамадыш кантоны Үзәк Башкарма Комитетының беренче Рәисе (1920-1921), ТАССР Үзәк башкарма комитеты рәисе (1921-1924) Сабиров Рәүф Әхмәтсабир улының тормыш юлы һәм эшчәнлегенә багышланган. Читать дальше...
(Казан, 20 февраль, «Татар-информ», Гүзәл Хөсәенова). Казанның Яңа Савин районы суды Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсенең Лениногорск районара тикшерү бүлеге башлыгы Алексей Ивановны кулга алды. Ткшерү версиясе буенча, узган елның июлендә 38 яшьлек Алексей Иванов җинаять эше фигурантларының берсе булган адвокаттан 4 миллион сум акча алган. Моңа алмашка ул аның яклаучысына белдерелгән гаепне «йомшартырга» вәгъдә иткән. Иванов шушы ук схема буенча шул ук адвокаттан тагын 3 миллион сум акча алырга ниятләгән. Читать дальше...
В преддверии Дня защитника Отечества, а также в рамках Года родных языков и народного единства состоялся традиционный турнир по волейболу на Кубок Дома дружбы народов.
(Казан, 20 февраль, «Татар-информ»). « Миллиард.татар » онлайн-ресурсында татар теленең төп диалекты белән бәйле җиде факт турында сөйләделәр. «Татар теленең урта диалекты нәрсә ул? Бу — Казан татарлары диалекты. Тел белгечләре аны татар теле барлыкка килүдә төп диалект дип саный», — ди мәкалә авторлары. Урта диалект, нигездә, Татарстанда һәм Башкортстанда, шулай ук күрше-тирә төбәкләрдә таралган. Казан арты районнарында (Балтач, Мамадыш, Лаеш), шулай ук Марий Эл Республикасында һәм Татарстанның... Читать дальше...
В спортивном центре «Ак Барс» прошла традиционная лыжная эстафета «Отцы и дети».
Сугышчы-интернационалистның якты истәлегенә районда 30 елга якын көрәш буенча турнир үткәрелеп килә. Быел аның туып-үскән йортына мемориаль такта куелды, туган мәктәбендә музей ачылды.
(Казан, 20 февраль, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Татарстанның яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов Instagram социаль челтәрендәге сәхифәсендә #нашищащитники акциясен башлап җибәрде. Фәттахов хәрби форма кигән әтисе белән бергә фото урнаштырган, һәм әтисенең үз тормышындагы роле турында язган. Ул якынлашып килүче 23 февраль бәйрәме турында искәртә һәм Ватанны саклаучыларны котларга өнди. «Әтиегез, абыегыз, ирегезнең форма киеп йөрүе мөһим түгел. Аны 23 февраль бәйрәме белән котлагыз. Сезнең мәхәббәт безгә гаиләләребезне сакларга... Читать дальше...
XX гасыр башы татар мәгърифәтчесе Зыя Камали яшәгән тарихи йорт сүтелергә мөмкин. Моны булдырмас өчен активистлар 150 мең сумлык экспертиза ясатырга тели.
(Казан, 20 февраль, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, «Казан моторлар төзү» җитештерү берләшмәсе территориясендәге кебек энергетика үзәге икътисад, җылылык һәм энергия белән тәэмин итүнең сыйфатын тамырдан үзгәртергә мөмкин. «Бүген без катнаш җитештерүнең предприятиеләр өчен 300 млн сумга кадәр нәтиҗәлелек бирүен КМТБ мисалында күрдек. Энергетика, энергия нәтиҗәлелеген модернизацияләү — бик югары бурыч. Мондый энергетика үзәкләре икътисадны... Читать дальше...
Метеорологический прогноз на 21 февраля 2021 года с 18 часов 20 февраля до 18 часов 21 февраля 2021 года
Интересная и развлекательная программа ожидает нурлатцев на открытом воздухе.
Миншакир Бакиров погиб при исполнении воинского долга в Афганистане. В начальной школе микрорайона Нижний Нурлат открыли музей памяти своего земляка.
(Казан, 20 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда машина төзелеше производствосын республиканың муниципаль районнарында үстерергә кирәк. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышында шулай дип белдерде. «Машина төзелеше производствосы зур булмаган муниципалитетларда да барлыкка килергә тиеш. Бездә моның яхшы үрнәге бар», — дип искәртте Татарстан Президенты. Миңнеханов Биектау районында эшли торган «Казаньсельмаш» предприятиесен мисал итеп китерде. Читать дальше...