(Казан, 3 февраль, «Татар-информ»). Түбән Камада 25нче гимназия территориясендә төзекләндерелгән хоккей мәйданчыгын ачу уңаеннан «Символик хоккей матчы» спорт бәйрәме узды. Чараны «Түбән Кама Нефтехим» ГАҖ оештырды. Предприятиенең «Волки Нефтехима» командасы һәм «Факел» ишегалды клубы уенчылары арасындагы матч булды. Матч 1:1 исәбе белән тәмамланды. Уенда катнашучыларның һәркайсы очрашу турында символик бүләк алды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Ремонтланган... Читать дальше...
(Чирмешән, 3 февраль, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән» , Кадрия Гамирова). Пандемия чорында, аеруча сентябрьдә, Чирмешәндә эшсезләр саны арткан, бу айда эш эзләп үзәккә мөрәҗәгать итүчеләр саны 176га җиткән. Былтыр эш бирүчеләр үзәк аша 178 вакансия тәкъдим иткәннәр. Эшсез буларак исәптә торучы 175 кеше эш таба алган, шуларның 52се район мәшгульлек үзәге юлламасы буенча килгән. Каникул вакытында балигъ булмаган 22 кеше вакытлыча эшкә урнаштырылган, бу максатларга республика бюджетыннан 44 мең сум акча бирелгән. Читать дальше...
(Казан, 3 февраль, «Татар-информ»). Самолетта озак очкан вакытта пассажирларның 100% коронавирус йоктыру куркынычы белән очраша. Бу хакта «Известия»хәбәр итә. Гринвич Университеты (Бөекбритания) тикшеренүчеләре мәгълүматларына караганда, 12 сәгать самолетта очкан вакытта экономкласс пассажирларының 99,6% ы, бизнес класста очучыларның 50% ы вирус йоктырырга мөмкин. Әгәр самолетта очу ике сәгатькә якын дәвам итә икән, эконом класстагы пассажирларның 60,2% ы инфекция йоктырачак. Шулай итеп, 75 кешенең... Читать дальше...
(Казан, 3 февраль, «Татар-информ»). Табиблар онкоавырулы пациентлар барыннан да ешрак коронавирус инфекциясе корбаннары булуын ачыклаган. Тикшеренү авторы - җәмгыять җитәкчесе Роберт Флисяк вирустан берничә мең үлем турындагы мәгълүматны өйрәнгән һәм пациентларның яше, авырулары һәм госпитализациядән соң хәле буенча төркемнәргә бүлгән. Бу хакта Польша Эпидемиологлар һәм табиб-инфекционистлар җәмгыятенең докладына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. Эш нәтиҗәләре үлем очракларының 25,6 проценты... Читать дальше...
(Казан, 3 февраль, «Татар-информ»). Хроник авырулы пациентларга һәм өлкәннәргә коронавирустан прививка ясату тыелмый. Киресенчә, алар өчен вакцинация мөһим. Бу турыда табиб-иммунолог Владимир Болибокка сылтама белән «Известия» хәбәр итә. Белгеч риск төркеменә кергән кешеләргә прививка ясату алдыннан нәрсә эшләргә кирәклеген аңлатты. «Бу кешеләрдә коронавирус инфекциясенең авыр узу куркынычы югары булу сәбәпле, аларга прививка ясату мөһим. Бердәнбер шарт, прививканы хроник авырулар кискенләшкәнче ясатырга кирәк. Читать дальше...
Мөрәҗәгатьне имзалаучылар арасында татар галимнәре дә бар.
(Казан, 3 февраль, «Татар-информ»). 4 февральдә Татарстан территориясендә җепшек кар, вак яңгыр явуы һәм һава температурасы 1 градуска кадәр җылы булуы көтелә. «Болытлы һава торышы көтелә. Төнлә бераз кар яварга мөмкин. Көндез җепшек кар һәм вак яңгыр фаразлана», диелгән Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәрендә. Урыны белән буран, җил көньяк-көнчыгыштан, көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метрга кадәр тизлек белән исүе ихтимал. Төнлә һава температурасы -9…-14 градус фаразлана. Читать дальше...
(Казан, 3 февраль, «Татар-информ»). Чаллыда яшәүче 82 яшьлек Василий Пшеничниковка коронавируска каршы прививканың икенче өлешен ясаганнар. Бабай прививканы Автошәһәрнең 7нче поликлинасында ясаткан. Василий Федорович белән бергә аның хатыны һәм улы да прививка ясаткан, өчесе дә үзләрен яхшы хис итә. «Үземне яхшы хис итәм. Прививкадан соң хәлсезлек күзәтелмәде, киресенчә, җиңеллек һәм күңел тынычлыгы тойдым», — диде Василий Федорович. Бабай үзен һәм якыннарын саклау өчен коронавирустан прививка ясатырга булганлыгын әйтте. Читать дальше...
(Казан, 3 февраль, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстан территориясендә томан һәм бозлавык булырга мөмкин. «4 февральдә, төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә һәм Казанда урыны белән томан төшүе көтелә. Ул вакытта күз күреме 500 метрга һәм аннан да кимрәккә начарланырга мөмкин», диелгән Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәрендә. Моннан тыш, төнлә һәм көндез юлларда көчле бозлавык булырга мөмкин.
(Казан, 3 февраль, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Екатеринбургта җиңү яулады. «Автомобилист» командасына каршы уен 2:3 исәбенә төгәлләнде. Әлеге матчта «Ак Барс» һөҗүмчесе Найджел Доус катнашмады, «Ак Барс»ның официаль сайтында хәбәр ителгәнчә, ул «Трактор»га каршы уенда көндәш команда хоккейчысына тезе белән бәргән өчен бер уенга дисквалификацияләнде. Ә шул ук уенда хөкемдарлар тарафыннан көндәшенең башына һөҗүм ясаган дип бәяләнгән Патрис Кормьены Континенталь... Читать дальше...
(Казан, 3 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирустан тагын биш кеше үлгән. 1933 һәм 1951 елларда туган хатын-кызлар, шулай ук 1940, 1959 һәм 1966 елларда туган ир-атлар коронавирус корбаны булган. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган. Соңгы мәгълүматлар буенча, коронавирус пандемиясе башланганнан алып, республикада 283 кеше үлгән.
(Казан, 3 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Искешәһәрдә яшәүче милләттәшләребез татарча открыткалар ясаучы Энҗе Садыйкова башлап җибәргән флешмобка кушылган. Сәлам хатын Искешәһәр татарлары мәдәният һәм ярдәмләшү оешмасы рәисе Фәрхат Акташ язган. Хатта «Татарстандагы дусларга Искешәһәргә кайнар сәлам», — дип язылган. Флешмоб турында Төркиядә яшәүче төрек милләтеннән Ләвәнт Булут хәбәр иткән. Флешмобны «Хатлар йорты» сайтында күрдек. Мәгълүматны Искешәһәр татарлары мәдәният һәм ярдәмләшү оешмасына да җибәрдем. Читать дальше...
(Казан, 3 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда 2021 елда Г. Р. Державин исемендәге Республика премиясенә гаризалар кабул ителә. Премия республиканың интеллектуаль һәм рухи потенциалын үстерү, әдәби иҗатка һәм юриспруденция өлкәсендә фәнни тикшеренүләргә ярдәм итү, шулай ук Г. Р. Державин истәлеген мәңгеләштерү максатларында гамәлгә куелды. Бу турыда Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә. Быел конкурска әдәбият өлкәсендәге эшләр генә кабул ителә. Бәйге нигезләмәсе буенча... Читать дальше...
На 3 февраля текущего года подтвердилось 5 случаев смерти от COVID-19 в республике. Всего же за время пандемии в Татарстане зарегистрировано 283 случая кончины заболевших.
(Казан, 3 февраль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Арт Сити» торак комплексында яңа сәүдә үзәге, шулай ук Иске Татар бистәсенең көньяк-көнчыгыш өлешен үстерү проектын карады. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Бүген Казанда шәһәрнең тарихи җирлегендә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләре буенча ведомствоара комиссиянең утырышы узды. Чара Татарстан Хөкүмәте Йортында булды. Иске Татар бистәсенең көньяк-көнчыгыш өлешен үстерү проектын Мәскәү архитектура институты укытучысы... Читать дальше...
Погода февраля непредсказуема.
В этом году в отрасли проделана масштабная работа по реконструкции и внедрению новых технологий. Участники обмена опытом отметили также высокий уровень культуры производства и подготовленность кадрового состава предприятия.
Кәгазь, пыяла, пластик аерым. Чүпне шулай җыю нурлатлылар өчен көндәлек мәҗбүри гамәлгә әйләнде
Отдельно и бумага, и стекло, и пластик. Такой сбор отходов становится обязательным элементом повседневной жизни нурлатцев.
Мәхкәмә Альбина Кузнецова административ хокук бозулар кодексының белдерү хаты тапшырмыйча митинг оештыру яки уздыру маддәсе нигезендә гаепле дип таныган.
Аларга ярдәмгә коммуналь хезмәтләр, шәһәр предприятиеләре эшчеләре килде.
(Казан, 3 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Казанские ведомости» газетасы баш редакторы Венера Якупова фикеренчә, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында җәмгыятьтә укуга мода формалаштыра башларга кирәк. «Кайбер алдынгы чит илләр инде берничә дистә ел шушы эш белән шөгыльләнә. АКШ, Бөекбритания, Франция, Норвегия, Швеция, Корея илләренең халыкта укуга кызыксынуны арттыру буенча үзләренең үсеш стратегиясе бар. Аларның Хөкүмәтнеке дә, Хөкүмәтнеке булмаган программалары да бар», —... Читать дальше...
На сходах граждан в этой зоне участвовали глава района Алмаз Ахметшин и депутат Государственного Совета РТ Людмила Рыбакова.
На помощь к ней пришли работники коммунальных служб, городских предприятий.
Быел тармакта масштаблы реконструкция үткәрелгән, яңа технологияләр кертелгән. Тәҗрибә уртаклашуда катнашучылар шулай ук җитештерү культурасы һәм предприятиенең кадрлар составы әзерлеген югары бәяләде.