(Казан, 3 февраль, «Татар-информ»). Самолетта озак очкан вакытта пассажирларның 100% коронавирус йоктыру куркынычы белән очраша. Бу хакта «Известия»хәбәр итә.
Гринвич Университеты (Бөекбритания) тикшеренүчеләре мәгълүматларына караганда, 12 сәгать самолетта очкан вакытта экономкласс пассажирларының 99,6% ы, бизнес класста очучыларның 50% ы вирус йоктырырга мөмкин.
Әгәр самолетта очу ике сәгатькә якын дәвам итә икән, эконом класстагы пассажирларның 60,2% ы инфекция йоктырачак. Шулай итеп, 75 кешенең кимендә 45е коронавирус инфекциясен эләктерергә мөмкин. Бизнес-класстан бу вакыт эчендә 10,9% яки борттагы 50 кешенең биш-алтысы гына авырый ала, диелгән хәбәрдә.