(Зәй, 13 февраль, «Татар-информ», « Зәй офыклары », Николай Шамионов). «Милли мультfest» фестиваленең төбәк турларының беренчесе Зәйдә үтә. Шәһәрнең «Энергетик» Мәдәният сараена республиканың 13 районы һәм Чаллы шәһәреннән 150гә якын катнашучы җыелды. Үзенчәлекле фестивальне ачу тантанасында катнашучыларны Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов, жюри әгъзалары — Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның халык артисты Рамил Төхфәтуллин, оештыру комитеты рәисе, «Татаркино» учреждениесе җитәкчесе Миләүшә Айтуганова котлады. Читать дальше...
(Арча, 13 февраль, «Татар-информ», «Арча хәбәрләре» ). Каты авырудан соң, бүген Арчаның өченче мәктәбе директоры Люция Рәшит кызы Фатыйхова вафат булган. Мәгариф хезмәткәренә 42 яшь иде. Люция Фатыйхова 1978 елда Арча районының Кәче авылында туып-үскән. Ул 2015 елның мартында Арча ЗАГСы мөдирлегеннән районның өченче мәктәбенә җитәкче булып килгән. Директор коллективта һәм районда ихтирам казанган, Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. «Бик әйбәт кеше иде. Таләпчән һәм шул ук вакытта теләсә кайсы темага сөйләшеп була иде. Читать дальше...
Около 21.00 в одном из магазинов в Нурлате ранее судимый житель города гр.Р. 1985 года рождения обманным путем, введя в заблуждение продавца магазина, завладел денежными средствами в сумме 5000 рублей.
(Минзәлә, 13 февраль, «Татар-информ», Энҗе Габдуллина). 12-13 февраль көннәрендә Муса Җәлил истәлегенә багышлап «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган көрәш турниры җиңүчеләре билгеле. Минзәләдә 58 тапкыр Муса Җәлил истәлегенә багышлап уздырыла торган турнирда чемпион калган Әлмәт командасына тәкә бүләк иттеләр. Икенче урынны Чаллы, өченче урынны Теләче командалары яулады. Шәхси беренчелектә җиңүчеләр исемлеге: 60 кг үлчәү авырлыгы: 1 урын — Илсур Гимадутдинов (Кукмара) 2 урын — Раббани Нургалиев (Казан... Читать дальше...
Молодогвардейцы в одном из казанских дворов фонариками написали названия «Казань», «Татарстан», «Россия» и Putin team.
(Казан, 13 февраль, «Татар-информ»). Озакка сузылган стресс кичерү барлык органнарга, шул исәптән күрү системасына да тискәре йогынты ясый. Sputnik радиосына биргән интервьюда медицина фәннәре докторы, профессор, офтальмолог һәм офтальмохирург Игорь Азнаурян шул хакта сөйләде. Аның сүзләренчә, озак вакытлар нервлану халәтендә булганда кеше күргән әйбер ике булып яки томанлы булып күренергә, кинәт кисү кебек хис барлыкка килергә мөмкин. Шулай итеп нерв рецепторлары ярсыну барлыкка килә. «Әгәр күз авырта башласа... Читать дальше...
В эти дни наша страна отмечает 32-ю годовщину со дня вывода советских войск из Афганистана. Но воспоминания вечны, это подтвердило и мероприятие, прошедшее с участием воинов-интернационалистов, в Фомкинской средней школе. Ведь в этих боевых действиях, длившихся около 10 лет, из сел Фомкино, Ерыкла и Бикулово участвовали 16 парней. Один из них Марат Газизов.
(Казан, 13 февраль, «Татар-информ»). Саратов Җәмигъ мәчетендә «Рамазанны каршылап» проекты кысаларында балалар өчен шигырьләр һәм рәсемнәр конкурслары үткәрелә. Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителгәнчә, конкурста катнашу өчен мәчетнең Instagram социаль челтәрендәге битендә #Рамадан2021конкурсы хештегы белән шигырь уку видеосын яки рәсем урнаштырырга кирәк. Конкурсантның социаль челтәрдә шәхси яки гаилә әгъзасының, яки якын кешеләренең сәхифәсе булырга, анда катнашучының исеме, фамилиясе һәм яше күрсәтелелергә тиеш. Читать дальше...
Водитель Старочелнинского Дома культуры Нурлатского района Александр Арзамасцев принял участие в номинации «Поэты наших дней» XI Всероссийского конкурса творческих работ «Моя малая Родина».
(Казан, 13 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда буран көтелгәнлектән, ЮХИДИ машина йөртүчеләргә өйдә калырга киңәш итә. «Татар-информ»га республика Дәүләт автоинспекциясендә сөйләүләренчә, синоптиклар фаразы буенча, бүген һәм иртәгә республикада буран, көчле җил, юлларда кар көртләре һәм көчле бозлавык көтелә. Республиканың Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә мөмкин булганда торак пунктлардан читкә чыкмаска чакыра. Сәфәр алдыннан автомобильнең техник торышын тикшерергә, юлда кискен маневрлар... Читать дальше...
В Нурлатскую ЦРБ поступила очередная партия вакцины против коронавирусной инфекции, всего 370 доз. Вакцина «Спутник V» прошла маркировку в аптеке и со среды ею начали прививать всех желающих.
(Казан, 13 февраль, «Татар-информ»). Россия ислам институты һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте татар халкының халык авыз иҗаты һәм милли-рухи ядкәрләребезне башкаручыларның төбәкара «Илаһи моң» бәйгесе башлануы хакында игълан итә. Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, чарада гомуми белем бирү уку йортлары һәм башлангыч, урта һөнәри, югары белем бирү учреждениеләрендә укучылар, профессиональ башкаручылар һәм өлкән буын вәкилләре катнаша ала. Яшь чикләнмәгән. Аерым башкаручы да, иҗади коллективлар да катнашырга мөмкин. Читать дальше...
(Казан, 13 февраль, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстанда буран аркасында күз күреме начарлануы көтелә. «14 февральдә Татарстан Республикасы территориясендә буран көтелә, күз күреме 500-1000 метрга кадәр начарлана», — диелә ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәрендә. Моннан тыш, төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә республикада көньяк-көнбатыштан көчле җил фаразлана, аның тизлеге секундына 15-17 метрга җитәргә мөмкин. Юлларда көчле бозлавык саклана.
(Казан, 13 февраль, «Татар-информ»). Татар әдәбияты галиме, КФУ профессоры Хатыйп Миңнегуловның «Озын гомерем хатирәләре» китабының икенче кисәге чыкты. Яңа басмада галимнең 1967-2020 елларда университетта эшләү дәверендә тупланган сәфәр-сәяхәтнамәләре тупланган. 2018 елда бу басманың беренче кисәге чыккан булган. Ул «Гомеремнең беренче чиреге» дип аталган булган. Бу турыда Татарстан Язучылар берлеге социаль челтәрләрдә хәбәр итте. Яңа басма Казанда «Ихлас» нәшриятендә чыккан.
(Казан, 13 февраль, «Татар-информ»). Санкт-Петербургның Милли әдәбият китапханәсендә бүген Муса Җәлил искә алынган. Кичә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең 115 еллыгы уңаеннан әзерләнгән. «Гомерем минем моңлы бер җыр иде…» кичәсе «Татар кунакханәсе» проекты кысаларында үтте дип хәбәр итә аны оештыручы Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы Даими вәкиллеге. Катнашучыларга иң элек Җәлилнең кызы Люция Җәлилованың видеосәламе килеп ирешкән. Муса Җәлил турында фильмның фрагментлары күрсәтелгән. Җәлилнең оныгы... Читать дальше...
(Казан, 13 февраль, «Татар-информ», Сергей Гаврилов). Бүген Россиянең 72 төбәгендә «Россия чаңгы юллары-2021» масштаблы ярышлар узды. Чарада профессиональ спортчылар да, кышкы спорт төрен яратучылар да катнашты. «Татар-информ» хәбәрчесе Татарстанда узышның төп объектында — Юдино бистәсендәге «Локомотив» стадионында булды. Узышны уңай температура да туктатмады, гәрчә республиканың берничә районында аны шулай да күчерергә туры килде. Ачылыш тантанасы дүрт йөгерештән соң узды. Аңа кадәр ГТОны 2... Читать дальше...
(Казан, 13 февраль, «Татар-информ», «Безнең мирас» , Рабит Батулла). Бу вакыйганы Сара апа 1983 елның 3 июлендә сөйләгән. Шомлы, ач елларның берсендә без Бакуга гастрольгә киттек. Театр бинасында репетиция ясап ятабыз. Театрга хәрби кием кигән бер кеше килеп керде. Бик кәттә киенгән бу кеше ян-башына алтатар таккан, кулына ниндидер кара букча тоткан. Әлеге хәрби кеше, бик җитди тавыш белән: — Кайсыгыз сезнең Салих Сәйдәш була? — дип сорады. Сәйдәш, бу кеше янына килеп: — Мин ул Салих Сәйдәш, — диде. Читать дальше...
Татарстанда ул 9 955 сумны, Башкортстанда - 10 015 сумны тәшкил иткән.
(Казан, 13 февраль, «Татар-информ»). «Новая Тартария» YouTube-каналында рус опера җырчысы Федор Шаляпинның биографиясенә багышланган тапшыру чыкты. Мини-экскурсияне «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Эдуард Хәйруллин үткәрде. Ролик башында ул Пушкин урамындагы сәүдәгәр Лисицин йортының реставрация үткәрелгән ишегалдына бара — монда, йорт флигелендә, 1873 елның 1 февралендә (яңа стиль буенча 13 февраль) Федор Шаляпин туган. «Монда Шаляпин аһәңе яңгырый... Читать дальше...
(Казан, 13 февраль, «Татар-информ»). Чаңгы ярышлары буенча Татарстан җыелма командасының өч вәкиле Көнчыгыш Европа Континенталь Кубогы этабы ярышларының икенче көнендә бөтен мактау пьедесталын яулады. Ярышлар Казахстанның Талгар шәһәрендә «Алатау» чаңгы-биатлон комплексы трассаларында уза. Классик стиль белән шәхси узышта Артем Николаев беренче урында булды. Көмеш медаль Андрей Ларьковка эләкте, бронзаны Антон Тимашов алды. Шулай ук кичә классик стиль белән спринтта Тимашов — икенче, ә Ларьков өченче урынны яулады. Читать дальше...
(Казан, 13 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда 3 672 чамасы зират бар, шулар урнашкан 4 230 кишәрлегендә рәсмиләштерү эшләре бара. Бүгенге көндә эш 91 процентка башкарылган. Шимбә киңәшмәсендә бу хакта ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы башлыгы Фәнил Әһлиуллин сөйләде, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте. «Бүгенге көнгә шуларның 91 проценты (3 867) рәсмиләштерелгән, 9 проценты — 363 җир кишәрлеге, рәсмиләштерелмәгән», — диелә хәбәрдә. Докладчы торак пунктлардан... Читать дальше...
(Минзәлә, 13 февраль, «Татар-информ», Энҗе Габдуллина). Муса Җәлил истәлегенә багышлап «Ватаным Татарстан» гамәлгә куйган көрәш турнирында Кукмара көрәшчесе Илсур Гимадутдинов Ильяс Галимов исемендәге махсус премиягә ия булды. Аңа 30 мең күләмендә акчалата бүләк тапшырдылар. Илсур Гимадутдинов 60 кг үлчәү авырлыгында чемпион да калды. Ул финалда Раббани Нургалиевтан өстен чыкты. «Премиягә ия булырмын дип башыма да килмәде. Горурланам, бик зур рәхмәт», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә. Танылган... Читать дальше...
Во Дворце спорта “Тулпар” прошел ежегодный турнир по плаванию.
(Казан, 13 февраль, «Татар-информ»). 13 февральдә 16.00 сәгатьтә «Лев Гумилев эзләре буйлап» темасына лекция була. Ул «Питер татарлары» каналында YouTube эфирында трансляцияләнәчәк. Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә даими вәкиллеге хәбәр итүенчә, танылган Кытай галиме, тарихчы, тәрҗемәче һәм Ерак Көнчыгыш илләрен өйрәнү үзәге җитәкчесе Кирилл Котковның чыгышы тарихтагы мифлар һәм чынбарлык турында булачак. «Анда этногенез, биоценоз, консорция, этник доминант... Читать дальше...
Сегодня, 13 февраля, во Дворце спорта “Тулпар” прошел ежегодный турнир по мини-футболу на призы общественной организации инвалидов и ветеранов войны в Афганистане и других локальных конфликтов.