(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). Арча районы Төбәк-Чокырча авылының Нагорная урамында агач йортта янгын нәтиҗәсендә ялгызы яшәгән ир-атның гомере өзелгән.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте белешмәсе буенча, янгын турында бүген 8.04 сәгатьтә 101 янгын сагы номерына хәбәр иткәннәр.
Ут белән көрәшүчеләр урынга килгәндә йорт тулысынча яна торга була. Янгынны 8.40 сәгатьтә сүндереп бетергәннәр.
Иртәнге тугызлар тирәсендә кисәүләрне аралаган вакытта бер ир-атның мәетен (фаразланганча, әлеге йортның хуҗасын) табып алганнар. Күршеләре әйтүенчә, ул ялгызы яшәгән.
Янгынның мәйданы 80 квадрат метр тәшкил иткән. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.