(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). Бүген Мәскәүдә 82нче яшендә танылган психофизиолог Гесиод Әминев вафат булган. Ул – тумышы белән Татарстаннан. Профессор белән хушлашу мәрасиме 3 февральдә 9.30 сәгатьтә «Ярдәм» мәчетендә узачак. Адресы, Мәскәү шәһәре, Отрадное метросы, Хачатурян урамы, 8к1. Гесиод Абдулла улы Әминев 1939 елның 19 февралендә Татарстанның Әгерҗе районы Девәтернә авылында туган. 1962 елда С.В.Курашов исемендәге Казан дәүләт медицина институтын тәмамлый, шуннан соң Буа шәһәре район хастаханәсенә табиб-невропатолог итеп билгеләнә.