(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). Башкортстанның халык шагыйре Наҗар Нәҗми тормышы турындагы документаль фильм 5 февральдә «Сәлам» телеканалы эфирында күрсәтеләчәк.
«Башинформ» хәбәр итүенчә, өч ел элек БРның атказанган матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәре Гәүһәр Батталова җитәкчелегендәге иҗат төркеме Наҗар Нәҗминең тормышы турында фильм төшерде. Быел әлеге фильмны төшерүчеләр Наҗар Нәҗми исемендәге премия лауреатлары булды, диелә хәбәрдә.
5 февраль Наҗар Нәҗминең туган көнендә Дүртөйле районында шагыйрьгә багышланган чаралар узачак. Шушы ук көнне Наҗар Нәҗми исемендәге премияне тапшыру тантанасы да булачак.