(Казан, 2 февраль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Быел Ульяновск өлкәсендә «Сембер-Ульяновск төбәге татарлары» китабының икенче басмасын чыгарырга ниятлиләр. 2017 елда Ульяновск өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе тырышлыгы белән «Сембер-Ульяновск төбәге татарлары» энциклопедиясе басылган иде. Хәзер бу китапның икенче томын әзерли башлаганнар. «Быел Губернатор карары нигезендә Ульяновск өлкәсендә Китап елы дип игълан ителде. Шул уңайдан бүгенге көндә без бу китапның икенче басмасын әзерлибез. Беренче китап чыккач, укучылар да мөрәҗәгать итте. Алар беренче басмага кермәгән мәгълүмат белән уртаклашты», — дип сөйләде Ульяновск өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин «Татар-информ» хәбәрчесенә. Энциклопедия 1 мең данә тираж белән чыгар дип көтелә.