(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). Башкортстан Республикасының Әхмәт-Зәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәсе үз укучылары арасында башкорт халкы тарихы һәм башкорт җире турында 100 иң яхшы китапны ачыклау максатыннан сораштыру үткәрә. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә. Китап укучылар, тарих һәм мәгариф, әдәбият белгечләре, туган якны өйрәнүчеләр, студентлар һәм мәктәп укучылары, теләгән һәркемнән, аларның карашынча, исемлеккә керергә, шулай ук башкорт халкы һәм Башкортстан тарихы белән тирәнрәк танышырга теләгән кешеләргә тәкъдим ителергә лаеклы иң яхшы һәм кызыклы әсәрләр белән бәйле тәкъдимнәр җыялар. Акция 2021 елда Бөтендөнья башкорт корылтае (конгресс) тарафыннан игълан ителгән Башкорт тарихы елына багышлап үткәрелә. Инициатива башкорт тарихына, башкорт халкының Россия һәм дөньякүләм тарихи процесста уйнаган роленә җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү максатыннан гамәлгә ашырыла.