(Чирмешән, 30 гыйнвар, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән» , Кадрия Гамирова). Чирмешән районында 36 социаль хезмәткәр ярдәмгә мохтаҗ өлкән яшьтәге 186 кешегә өйдә хезмәт күрсәтә. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Социаль хезмәткәрләребез 22 авылда эшли. Өлкәннәр аларның хезмәтеннән канәгать. Югары Кәминкә, Шешминка, Лагерка авылларында да социаль хезмәткәр сораучы әби-бабайлар бар, моңа алынырга теләүчеләрне без үзебездә көтәбез», — ди «Мәрхәмәтле йөрәк» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Фирдәвес Морадыймова. Читать дальше...
(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарча шигырьләр иҗат итүче, 25 китап авторы, шагыйрә Галия Абайдуллина белән очрашу кичәсенә Тубыл шәһәренең себер-татар мәдәният үзәгенә шигърият яратучы дуслары җыелган иде. Үзәк җитәкчесе Гөлсинә Ташкеева һәм коллективы чараны үткәрүгә зур җаваплылык белән әзерләнгән. Оештыручылар шагыйрәне һәм кунакларны табын тулы милли ризык, өстәлнең яме булган баурсак белән җылы каршылады. Бу турыда «Яңарыш» газетасы хәбәр итә. Очрашуны Илнар Колмәмәтов моңлы татар көйләре... Читать дальше...