(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарча шигырьләр иҗат итүче, 25 китап авторы, шагыйрә Галия Абайдуллина белән очрашу кичәсенә Тубыл шәһәренең себер-татар мәдәният үзәгенә шигърият яратучы дуслары җыелган иде.
Үзәк җитәкчесе Гөлсинә Ташкеева һәм коллективы чараны үткәрүгә зур җаваплылык белән әзерләнгән. Оештыручылар шагыйрәне һәм кунакларны табын тулы милли ризык, өстәлнең яме булган баурсак белән җылы каршылады. Бу турыда «Яңарыш» газетасы хәбәр итә.
Очрашуны Илнар Колмәмәтов моңлы татар көйләре, алып баручы Ләйсән Ниязова җылы сүзләр белән башлап җибәрделәр. Шәһәрнең сәнгать остасы, тәҗрибәле мәдәният эшлеклесе Рузалия Корманалиева, катнашучыларны таң калдырып, шагыйрәнең шигырен укыды. Галия Абайдуллина үзәк өчен махсус язган гимнга югары белемле мәдәният белгече, җырчы Динара Әпсәләмова көй иҗат итеп, шул җырны ул тамашачыларның игътибарына тәкъдим итте.
Чарада катнашкан «Ак калфак» шәһәр хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы рәисе Айсылу Юнысова башкарган «Су буеннан әнкәй кайтып килә» җырын да бәйрәм кунаклары җылы алкышлар белән каршыладылар. Шагыйрәнең яңа китабы һәм туган көне белән котлап Гөлсинә Ташкеева җылы теләкләр, иҗат уңышлары теләп, бүләкләр тапшырды.