(Тәтеш, 14 гыйнвар, «Татар-информ», «Тәтеш таңнары» ). Яңа ел алдыннан Тәтеш районының Олы Шәмәк авылында модульле табиб амбулаториясе, Зеленовкада — юл, Бессоновода ФАП ачылды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов һәм «Татарстан Муниципаль берәмлекләр советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин объектларны тантаналы ачу чараларында катнашты. Олы Шәмәк авылында узган елны республика программасы буенча төзелгән модульле табиб амбулаториясе Тәтеш районының якын-тирәдәге... Читать дальше...
(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Түбән Кама районы башлыгы Айдар Метшин торак пунктларда Яңа ел мәйданчыкларын әзерләүчеләр эшенә бәя бирде. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Район башлыгы Яңа ел мәйданчыкларын әзерләүдә актив катнашып, җиңүгә ирешкән 27 оешма һәм җирлек вәкилләренә диплом һәм татлы бүләкләр тапшырды. Алар арасында — «Түбән Кама Нефтехим», «Татнефть», «ТАИФ-НК», «ТАНЕКО» сәнәгать предприятиеләре вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары, үзидарә рәисләре... Читать дальше...
(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). Чистайда яңа коронавирустан вакцина ясау дәвам итә. Прививканы Үзәк район хастаханәсендә ясыйлар. Бу турыда «Чистопольские известия» газетасы яза. Чистайда яшәүчеләр вакцинация, шулай ук прививкага язылу буенча сорауларын Үзәк район хастаханәсене кайнар линиясе номерына (8 (84342) 5-07-89) шалтыратып бирә ала. Шалтыратулар эш көннәрендә 8.00-17.00 сәгатьләрдә кабул ителә. Чистай үзәк район хастаханәсенең табиб-эпидемиологына 8 (84342) 5-22-90 телефоны буенча шалтыратып сорау бирергә мөмкин. Читать дальше...
Дәүләт шурасы регламентын үзгәртү нияте артында Татарстанның киләсе сайлауга әзерләнүе һәм Русиядә сәяси вазгыятьнең үзгәрүе торырга мөмкин дип фикер йөртә белгечләр.
Трамп – АКШ тарихында ике тапкыр импичмент белдерелгән бердәнбер президент. Аны вазифасыннан читләштерү эшен хәзер Сенат карарга тиеш булачак.
(Алабуга, 14 гыйнвар, «Татар-информ», « Алабуга нуры »). Бу көннәрдә Алабуга шәһәр судында тантаналы шартларда яңа судья Лилия Мирзаһит кызы Хөснетдинованың әлеге вазифага беренче тапкыр билгеләнүе белән бәйле ант бирү тантанасы булды. Бу хакта Алабуга шәһәр суды матбугат хезмәтенә мылтама белән район газетасы хәбәр итә. Лилия Мирзаһит кызына суд эшчәнлеге символы буларак мантия һәм судья чүкече тапшырылды. Суд рәисе Жанна Низамова барлык коллектив исеменнән судьяны вазифага керешүе белән котлады, эшендә уңышлар теләде. Читать дальше...