Нурлатцы активно принимают участие в осеннем фоточеллендже "Яркие краски осени Нурлата".
На территории Аксубаевского района известны более 130 родников, из них благоустроены порядка 50.
Всего средства получили 26 проектов из 16 регионов страны на сумму более 8 млн рублей, 2 из которых получили студенты из Татарстана.
(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). 21 сентябрьдән 15 октябрьгә кадәр «Казан Кремле» музей-тыюлыгы кассасында Камал театрына билетны күрсәтеп, музей күргәзмәсенә билетны 50 процент ташлама белән алып була. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итте. Театр кассасында Ислам мәдәнияте музеена билетны күрсәтеп, спектакльгә билетны 50 процет ташлама белән алырга мөмкин. Акция «Казан Кремле»ндәге Ислам мәдәнияте музееның «Коръән тәрҗемәләре» күргәзмәсе кысаларында уздырыла. Күргәзмә Камал театры директоры Шамил Закиров истәлегенә багышланган.
(Казань, 28 сентябрь, «Татар-информ», Екатерина Пронина). 27 сентябрь көнне Татарстанның Әлмәт районында трассада юл-транспорт һәлакәте килеп чыга. Ике егет чит ил машинасы белән юл кырыена чыгып оча. Аларның берсе авария урында ук һәлак була. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына әлеге аварияне күргән кешеләр хәбәр итте. Юл-транспорт һәлакәте көндез Салкын Чишмә авылы күпере янында булган. Шоферы идарәне югалткан «Хонда Цивик» машинасы трассадан аска төшеп киткән. Автомобильгә бик нык зыян килгән, диелә бу хәбәрдә. Читать дальше...
COVID-19 белән йогышланучыларның тәүлеклек саннары июльдәге күрсәткечләргә кадәр арткан
(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Мамадыш районының Түбән Тәкәнеш авылында спорт белән шөгыльләнү өчен зал барлыкка килде. Спортзал Рифат Мотыйгуллинның элеккеге кондитер цехы урынында төзелгән. Бу хакта «Нократ» газетасы яза. Залда беренче булып Таканыш икътисади зонасы спортчылары шөгыльләнә башлаячак. Анда җиде авыл җирлеге һәм 22 торак пункт керә. Тренировка залы зур, шуңа күрә анда бер үк вакытта яшьләр дә, тәҗрибәле спортчылар да шөгыльләнә алачак, дип билгеләп үтә җирле җитәкчелек. Спорт комплексы ике каттан тора. Читать дальше...
(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан» ). Хәзер кышлар киез итек киярлек түгел инде дип әйтергә ашыкмагыз. Һич югы бер тапкыр ап-ак кардан шыгыртатып үтәр өчен генә булса да киез итек булу кирәк. Итекне киеп караган кеше генә аның рәхәтен, җылысын аңлый торгандыр. Итек дигәнебез аякларны гына түгел, күңелне дә җылытырлык булсын дисәк, аны сайлый белү кирәк. Серен күп еллардан бирле итек түшәүче Нурфия Ризвановадан белештек. — Итекне базардан алырга тырышмагыз. Уңайлы булсын һәм озак хезмәт итсен дисәгез... Читать дальше...
(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ», « Кама ягы »). Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе 2020 елның 1 октябреннән пенсияләр һәм башка социаль түләүләр «Мир» түләү системасы карталарына күчерелүе турында хәбәр итә. Бу турыда Лаеш районының рәсми сайты язды. Федераль закон белән расланган «Мир» яңа түләү системасына күчү 2017 елда башланды. Пенсияләрен банк карталары белән алучы пенсионерларга 1 октябрьгә кадәр «иске» карталарын «яңа» «МИР» картасына алмаштырырга кирәк. Моның өчен кредит учреждениесенә... Читать дальше...
(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Казанда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Театр — All Inclusive» балалар театраль студияләре республика фестиваленең гала-концерты була. Биредә конкурста катнашучылар чыгыш ясый һәм җиңүчеләрне бүләклиләр. Бу турыда «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган автономияле оешмасы хәбәр итте. 25 сентябрьдә башланган фестивальдә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән, төрле төрдәге мәгариф учреждениеләрендә (гомуми белем бирү, коррекцион, балалар... Читать дальше...
(Казан, 28 сентябрь, "Татар-информ"). Яңа кагыйдәләр белем бирү кредитларын тагын да үтемлерәк итәчәк, бу исә, үз чиратында, тагын да күбрәк кешегә югары һәм урта һөнәри белем алу мөмкинлеге бирәчәк. Россия Премьер-министры Михаил Мишустин белем бирү кредитлары буенча ставканы 3 процентка кадәр киметү турындагы карарны имзалады. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте. Карар нигезендә кредитны түләү вакыты – 15 елга, ә ташламалы кредитлау чоры укуны тәмамлаганнан... Читать дальше...
(Чирмешән, 28 сентбрь, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадрия Гомәрова). Чирмешән районының Түбән Кәминкә авылында 21 чишмә исәпләнә. Дөрес, хәзер 6-7 чишмәдән генә су алырга мөмкин. Калганнары тәрбия сорый. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Авылга суүткәргечләр сузганчы бу су чыганакларының барысыннан да файдаланганнар. Авыл киленнәре, кызлары көянтә-чиләк белән ел әйләнәсе шуннан су ташыган. Заманында чишмә юлын таптаган, бүген инде пенсия яшендәге Хәлимә Гайнуллина һәм Равилә Юнысова үз теләкләре белән бу чишмәләрне кабат барлаганнар. Читать дальше...
(Лениногорск, 28 сентбрь, «Татар-информ», «Заман сулышы» ). Лениногорск ЗАГС бүлегендә Вильданов Рәшит Кыям улы белән Асия Камил кызын «Рубин туйлары» белән котлау тантанасы узды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. ЗАГС бүлеге белгечләре гүзәл парны 40 еллык юбилее белән котлап, аларга Лениногорск ЗАГС бүлеге җитәкчесе Елена Миннигаләмова исеменнән юбилей таныклыгы тапшырды. Традиция буенча, юбилярлар Мактау кенәгәсенә үзләренең имзаларын куйды. Бу көнне тантанада катнашкан туганнары һәм якыннары адресыннан бик күп җылы сүзләр яңгырады.
(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Түбән Кама шәһәрендә һәм районында Бөек Ватан сугышының 29 ветераны мобиль телефон һәм лимитсыз элемтә белән тәэмин ителәчәк. Бу турыда «НТР 24» хәбәр итә. Нефтехимиклар шәһәрендә «Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм инвалидларга ярдәм итүче мобиль бригадалар» акциясе башланды. Акция вакытында Җиңү волонтерлары ветераннарга бушлай телефоннар таратачак. Беренчеләрдән булып бүләкне Бөек Ватан сугышы ветераны Гаяз Минһаҗев алды. «Яхшы һәм кирәкле акция. Безгә әйбер түгел, ә игътибар мөһим», — диде ветеран.
Ринат Закиров татар конгрессы белән 18 ел идарә итте. Белгечләр фикеренчә, иске алымнар белән эшләү сәбәпле ул конгресс үсешен тоткарлады.
(Тәтеш, 28 сентябрь, «Татар-информ», «Тәтеш таңнары» , Сания Сәмигуллина). Тәтеш районы Бакырчы авылында «Хәят» чишмәсен, күлне төзекләндерү эшләре киң колач алган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. «Әлеге чишмәнең тарихы бик бай. Ул йөз еллык чишмә булган. Авыл кешеләре 40нчы елларда ук аның суыннан файдаланган. Бу хакта безгә өлкән яшьтәге бер әби, хәзер ул мәрхүмә инде, сөйләгән иде. Ул чакта кизләүнең исеме дә булмаган. Янәшәсендә тагын берсе (аннан атларга су эчергәннәр) һәм аргы якта — өченчесе агып торган»... Читать дальше...
(Балык Бистәсе, 28 сентябрь, «Татар-информ», « Авыл офыклары »). 2020 елның 1 октябреннән Балык Бистәсе «Үзәк мәчет»ендә татар теле буенча укулар башлана. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Яшь буенча чикләүләр юк. Теләгән кешеләр килеп языла ала.