(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Балтач районыннан Рөстәм һәм Лилия Заһидуллиннар «Ел гаиләсе» Бөтенроссия конкурсының «Авыл гаиләсе» номинациясендә җиңүчеләр булдылар. Бу хакта Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Заһидуллиннар гаиләсе авылдашлары өчен үрнәк булып торулары белән экспертларны гаҗәпләндерде. Рөстәм 2010 елдан районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеген җитәкли. Хатыны Лилия Балтач район үзәк хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшли», — дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә. Читать дальше...
Сенаторлар Русия оппозиция сәясмәне Алексей Навальныйны агулауга кагылышы булу ихтимал рәсмиләргә карата чикләүләр кертүче канун өлгесен әзерләгән.
(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Сәламәтлек саклау тармагы ветераны Нил Габидинович Хәлфиев 80 яшендә вафат булды. Мәгълүматны Татарстанның сәламәтлек саклау министрлыгында расладылар. Булачак табиб 1939 елның 1 ноябрендә ТАССРның Буа районы Түбән Наратбаш авылында туа. Нил Хәлфиев — Казан дәүләт медицина университетының ветераннар хәрәкәтенең актив әгъзасы, медицина өлкәсендәге бик күп алдынгы казанышлар, фәнни мәкаләләр, фәнни эшләнмәләр авторы, медицина фәннәре кандидаты.
(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). 15 декабрьдә «Башкортстан» дәүләт концерт залында Россиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисткасы Фәридә Кудашеваның тууына йөз ел тулу уңаеннан VIII Республикакүләм музыкаль конкурс-фестиваленең Гала-концерты узачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Башкортстан Республикасы «Татар милли-мәдәни автономиясе» рәисе Римма Үтәшева сөйләде. «Әлеге фестиваль Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров указы белән уза. Ул шулай ук РСФСРның... Читать дальше...
(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Башкортстан Республикасы «Татар милли-мәдәни автономиясе» рәисе Римма Үтәшева Октябрьский шәһәрендә «Уйна, гармун» халык бәйрәмендә йөздән артык гармунчы катнашачагын әйтте. Бәйрәмдә була алмаганнар өчен культура.рф каналында 14:00 сәгатьтә туры трансляция булачак. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде. «Уйна, гармун» халык бәйрәмен уздыруның масштабы милли мәдәнияткә карата кызыксынуны арттыру, милли музыка уен коралларында башкару... Читать дальше...
(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан һәм Үзбәкстан хөкүмәтләренә товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрне үзара тәэмин итү күләмнәрен һәм номенклатурасын арттыру юнәлешендә эшләргә кирәк. Мондый фикерне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Премьер-министры киңәшчесе Мехриддин Хәйретдинов белән очрашуда әйтте. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. «Татарстан Президенты Татарстанның алдынгы компанияләре юнәлешендә актив эш алып барылуны искәртте. Үзбәкстанга „КАМАЗ“ автомобильләре китерелә... Читать дальше...
Во время ежегодного Послания 2021-ый год был объявлен Годом родных языков и народного единства.
(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменә Рәхмәт хатын юллады. Хатта ТР Дәүләт Киңәшчесе Татарстан мөфтиенең «Яңарыш» Республика Фонды эшчәнлегенә керткән зур хезмәтен билгеләп үтә. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. «Сезгә«Яңарыш» Республика Фондының эшчәнлегенә ярдәм итүегез өчен олы рәхмәтебезне һәм тирән ихтирамыбызны белдерәбез. Шунысы куанычлы: бүгенге көндә үз халкы тарихының һәм милли хәзинәсенең... Читать дальше...
(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда «Бегишево» аэропортына «Камдорстрой» компаниясе ремонт ясаячак. Аның өчен 640 млн сумга якын акча сарыф ителәчәк. Киләсе ел ахырына кадәр эшләрне тәмамлау планлаштырыла. Бу хакта мәгълүмат Дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган. «Бегишево» аэропорт комплексын реконструкцияләү» объекты буенча төзелеш-монтаж эшләрен башкару. Контрактның башлангыч (максималь) бәясе 638 854 645 сум 92 тиен тәшкил итә, шул исәптән НДС», — дип хәбәр ителә документларда. Читать дальше...
(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Социаль челтәрләрдә балаларны теркәү кагыйдәләре катгыйланырга мөмкин. Дәүләт Думасы депутаты Евгений Федоров тәкъдиме буенча, 14 яшькә кадәрге балаларга социаль челтәрдә аккаунт ясау өчен ата-аналар яки законлы вәкилләр рөхсәте таләп ителүе ихтимал. Бу хакта RT хәбәр итә. Бу тәкъдим Россия Федерациясе цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Максут Шадаевка юлланган. «Россия Федерациясендә эшли торган социаль челтәрләр белән берлектә эшләп... Читать дальше...
(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ», Екатерина Пронина). Чаллы трассасында бара торган килеш ут капкан йөк машинасын сүндерү өчен янгын сүндерүчеләрне чакырганнар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте дип хәбәр итте. «Скания» йөк автомобиле М7 трассасы буйлап бара. Машина Катмыш авылы янында көтмәгәндә яна башлый. «Янгын чыгуның беренче сәбәбе — йөк машинасы механизмнарының ватык булуы. Машина йөртүче сәламәтлегенә зыян килмәгән»... Читать дальше...
(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстан халкы республика хастаханәләренә ОРВИ белән мөрәҗәгать итә башлаган. Бу хакта Кулланучы хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләде. «Бездә респиратор вирус инфекциясенең сезонлы артымы башланды. Ул, гадәттә, сентябрьдә башлана һәм без аңа алдан әзерләнәбез. Сентябрь аеның өч атнасы узды... Читать дальше...
(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясенең табигый ресурслар һәм экология министры урынбасары — Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы башлыгы Сергей Аноприенко белән очрашты. Рөстәм Миңнеханов Сергей Аноприенкога Татарстан Республикасы Дәүләт бүләге — «ТАССРның 100 еллыгы» медален тапшырды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. «Урман ресурсларыннан нәтиҗәле файдалану... Читать дальше...
Во всех трех случаях причиной стало неосторожное обращение с огнем.
(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Түбән Камада «промзона» автоюлының 3 нче километры тирәсендә юл һәлакәте була. Биредә хатын-кыз һәм аның баласы үлә. Бу турыда Татарстан прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итте. Җиңел машинада ир-ат, хатын-кыз һәм бала була. Бу автомобиль йөк машинасына бәрелә. Бала белән ана урында ук үлә, ир-атны хастаханәгә алып китәләр, ул реанимациядә. Йөк машинасын йөртүче исән, ул җитди имгәнмәгән. Авария урынына Түбән Кама прокуроры Ольга Купова барган. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.
Соңгы өч айда беренче тапкыр COVID-19 күрсәткече бер тәүлеккә җиде меңнән артты. Роспотребнадзор икенче дулкын турында сүз бармый, беренчесе дәвам итә дип белдерә.
Сегодня утром состоялась профилактическая операция «Тоннель» с целью профилактики дорожно-транспортных происшествий, выявления грубых нарушений правил дорожного движения, в частности при перевозке детей-пассажиров.
(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Уку елы башыннан бирле Татарстанда мәктәпләрдә һәм университетларда яңа коронавирус инфекциясен йоктыруның 19 очрагы теркәлгән. Бу хакта Кулланучы хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләде. «Уку елы башыннан бирле белем бирү учреждениеләрендә яңа коронавирус инфекциясен йоктыруның 19 очрагы булды. Читать дальше...
Азык-төлек сертификатларын яшәү минимумының чирек өлеше күләмендә бирергә уйлыйлар.
ХАЛ ЦПСН «Татнефть-Добыча» ПАО «Татнефть» при ЦПО г. Нурлат провели учебно-тренировочные занятия по эвакуации людей.
(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Екатеринбургта татар теленнән түләүсез курсны тәмамлаучыларга телне үзләштерү дәрәҗәсе язылган таныклык бирәчәкләр. Бу турыда Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә. Татар теле дәресләре Каюм Насыйри институтының фәнни-мәдәни үзәгендә һәр шимбә 12.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр үткәрелә. Курс 19 сентябрьдә башланган. Дәресләргә килгәндә бахиллы һәм битлек кию мәҗбүри, диелә бу хәбәрдә.
(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Киләсе көннәрдә Россиянең бөтен территориясендә диярлек аномаль җылы һава торышы көтелә. Илнең төньяк өлешендә 10 градуска кадәр, Европа өлешендә биш градуска кадәр аномалия булачак. Бу хакта Россия Федерациясе Гидрометеорология үзәге башлыгы Роман Вильфандка сылтама белән «Известия» хәбәр итә. Эксперт якын көннәрдә бөтен Россиядә температура климатик нормага якын булачагын яки аннан артачагын әйтте. «Себер федераль округының төньягында, Таймырда, Якутиянең төньягында аномалия 8-10 градус булачак... Читать дальше...
Вчера, 24 сентября, на базе городской школы №9 прошел муниципальный этап республиканского конкурса «Безопасное колесо».
300дән артык аккаунтлар һәм ачык төркемнәрдә Украина, Сүрия, АКШ турында ялган мәгълүмат таратылган диелә.
(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Казан (Идел буе) федераль университетының кайбер студентлары уңайсыз шартларда, яргаланып беткән диварлы иске тулай торакта яшәүдән зарлана. Бу хакта кичә социаль челтәрдә хәбәр иттеләр. «Университет тулай торагын уңайлы дип атавы кыен. Биредә бик салкын, пычрак һәм тузанлы. Диварларның яргаланып беткәне фотодан да күренә», — диелә публикациядә. Автор сүзләренчә, ул түләп укый, югары уку йорты студентлары өчен яхшырак шартлар булдырырга тели... Читать дальше...