(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», «Сөембикә» , Гөлнур Сафиуллина). Менә шундый киңәшләргә тап булдым әле. Үзем өчен саклап куйдым. Малайлар үстерүче әниләрнең һәркайсына кирәге чыгар дип уйлыйм. Улына бу киңәшләрне язган әни кебек акыллы, зирәк, сабыр буласы килә... Ахырга сез дә үз киңәшләрегезне өсти аласыз. Мин үзем әйтергә теләгәннәрне кушып яздым инде. 1. Улым, онытма – мин сине яратам! Үземнең бертуктаусыз биргән киңәшләрем белән сине ялыктырып бетерәм икән – бу минем сиңа яратуымны белгертүем генә. Читать дальше...
(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). Дәүләт хезмәтләре порталында махсус сервис барлыкка килде. Анда Россия мәктәпләрендә бушлай кайнар ризык сыйфаты турында бәяләмә калдырырга мөмкин. Бу хакта Россия Федерациясенең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. «Бу сервис мәктәп туклануы өлкәсендә җәмәгать контроле механизмына әвереләчәк. Дәүләт хезмәтләре аша ата-аналардан килгән бәяләмә алга таба тикшерү өчен мәктәпләргә җибәреләчәк", - дип билгеләп үтте Россия цифрлы үсеш... Читать дальше...
(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Казанда алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының 13 нче утырышы узачак. Анда Татарстан Премьер-министры кандидатурасын раслау һәм аның урынбасарларын килештерү планлаштырыла. 16 сентябрьдә узган республика парламенты президиумы утырышында ике мәсьәлә — ТР Премьер-министры кандидатурасын раслау һәм республика вице-премьерларын билгеләү буенча Татарстан Президенты тәкъдимнәрен килештерү турындагы мәсьәлә генә каралды. «Президент тәкъдим иткән барлык кандидатуралар... Читать дальше...
(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). Екатеринбургта балалар өчен «Тәрбия» дип аталган татар теле курслары башлана. Беренче дәресләр октябрь аенда ук башланачак. Бу хакта «Урал татарлары» сайты хәбәр итә. Курсларны «Урал таулары» региональ иҗтимагый оешмасы үткәрә. «Глобальләшү шартларында һәр кешегә берничә тел белү зарур. Без Екатеринбургта татар телен өйрәнергә тәкъдим итәбез. Әгәр элек татар теле мохитен әби- бабайлар янында гына булдыру мөмкин булса, хәзер татар телен өйрәнергә теләүчеләр безгә мөрәҗәгать итә ала»... Читать дальше...
(Әгерҗе, 18 сентябрь, «Татар-информ», « Әгерҗе хәбәрләре »). Әгерҗедә футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узачак. Ярышларда 3 команда катнаша. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. 24 сентябрьдә «Локомотив» стадионында 12:00 сәгатьтә 2007-2008 елда туган яшүсмерләр арасында футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенә зона уены узачак. Уенда Әгерҗе, Актаныш һәм Минзәлә командалары катнашачак.
(Тәтеш, 18 сентябрь, «Татар-информ», «Тәтеш таңнары» ). Тәтешнең стендка ату мәктәбе төрле дәрәҗәдәге ярышларда җиңгән берничә буынны тәрбияләп чыгарган. Биредә ату мәйданчыкларын һәм хуҗалык биналарын ремонтлау планлаштырыла. Бу эшкә 38 миллион сум бүлеп бирелгән. Солтан Яруллин — спорт кадрларын чыныктыру урынына нигез салган. Ул узган гасырның 60нчы еллар башында стендка ату мәктәбе булдыру идеясе белән янган. Һәм бу аның тормышка ашкан. Вакыт сизелми дә узып киткән, стенд танымаслык булып үзгәргән. Читать дальше...
(Азнакай, 18 сентябрь, «Татар-информ», «Маяк» , Айгөл Шәрифуллина). Азнакайда «Мәдәни үзәк» иҗат коллективы балаларны татар халкының сәнгате белән таныштырды. 16 сентябрьдә «Uen Fest» фестивале кысаларында «Мәдәни үзәк» иҗат коллективы «Улыбка» 18нче балалар бакчасында татар халык уеннарын үткәрде. Бу турыда район басмасы яза. Чараның төп максаты балаларда халык гореф-гадәтләренә мәхәббәт тәрбияләү булып тора. Аларда татар халык уеннары, халык фольклоры һәм гореф-гадәтләре аша уңай әхлакый сыйфатлар формалаштырырга ниятләнгән. Читать дальше...
(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). Чистай Выселкасы авылында фельдшер-акушер пункты белән янәшә медицина комплексы туктаган. Биредә яшәүчеләрдән тыш, якындагы авыл кешеләре дә тикшерү узачак. Чистай Үзәк район хастаханәсе җитәкчелеге һәм авыл җирлекләре башлыклары махсус транспорт билгеләгән. Бу турыда «Чистопольские известия» газетасы яза. Гражданнар «Сәламәтлек саклау» һәм «Демография» илүләм проектлары буенча кабул ителә. Күчмә медицина комплексында ҮЗИ белгече, кардиолог, невролог, эндокринолог һәм гинеколог кабул итә. Читать дальше...
(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). Алабугада «Супер әби 2020» конкурсы игълан ителде. Чара Өлкәннәр көненә багышланган декада кысаларында үткәрелә. Бу турыда «Новая Кама» газетасы яза. Конкурста оныклары булган 45 яшьлек һәм өлкәнрәк әбиләр катнаша ала. Алар сәламәт яшәү рәвеше алып барырга һәм социаль-иҗтимагый тормышта актив катнашырга тиеш. Конкурс программасына танышу, тәмле ризык тәкъдим итү, балалар тәрбияләү һәм әби хоббие кергән. Конкурс 29 сентябрьдә 15.00 сәгатьтә «Иллюзион» кинотеатрында узачак. Читать дальше...
Русия хөкүмәте киләсе елдан үзле нефть чыгаруга ташламаларны бетерергә җыена. Моннан иң күп зыянны Татарстанның икътисади нигезен тәшкил иткән "Татнефть" ширкәте күрәчәк. Ул 40 миллиард сумга якын акча югалтачак диелә.