(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Киләсе атнада һава торышы бераз бозылып алганнан соң, Татарстан башкаласында әбиләр чуагы башланырга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүма агентлыгына профессор, география фәннәре докторы, КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев хәбәр итте. «Әбиләр чуагы көз көне антициклон, кояшлы һава торышы һәм уртача тәүлеклек температурасы 15 градустан җылы булганда килә. Ул һава торышы бозылудан соң... Читать дальше...
(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). 21 сентябрьдән Татарстанда стадион трибуналарының 70 процент өлешенә тамашачылар утыртырга рөхсәт итәләр. Бу хакта Татарстан Республикасы Спорт министрлыгының рәсми порталында хәбәр ителә. Бүгенге көндә спорт объектлары мәйданнарының яртысын гына җанатарлар белән тутыру рөхсәт ителә. Элегрәк «Татар-информ» мәсьәләнең хәл итү стадиясендә булуын хәбәр иткән иде, карар проекты инде әзер диярлек.
В рамках регионального проекта ”Сохранение лесов в Республике Татарстан» национального проекта “Экология“ в Нурлатском лесничестве в этом году проведено искусственное лесовосстановление на 67, естественное на 600 гектарах.
Төбәкләргә сирәк авыруларга акча бүлүдә ярдәм йөзеннән 54 миллиард сум акча бирү каралган. Киләсе өч елда бу ярдәм күләме 19,5 милиард сумга азрак булачак.
(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика парламентына еллык Юллама белән 24 сентябрьдә алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының ундүртенче утырышында чыгыш ясаячак. Бу хакта бүген депутатларга Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әйтте. Утырыш Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында узачак. «Көн тәртибендә — «Татарстан Республикасы Президентының Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы торышы турында еллык юлламасы», — дип хәбәр итте Фәрит Мөхәммәтшин. Читать дальше...
На торжественной церемонии участвовала делегация в составе главы Нурлатского района и города Нурлат Алмаза Ахметшина, его заместителя Ильяса Ахметзянова и генерального директора нефтяной компании «МакОйл» Дамира Ишкинеева.
(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Алдагы биш елда шәһәр янындагы бистәләргә күбрәк игътибар бирергә кирәк. РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов шулай дип саный. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан Президентының инаугурация тантанасы алдыннан әйтте. «Без проектлар, программалар турында күп сөйлибез. Аллаһ боерса, алар барысы да ахырына кадәр җиткерелер һәм әле яңалары пәйда булыр. Мәсәлән, безгә шәһәр янындагы бистәләргә күбрәк игътибар бирергә иде. Осиново... Читать дальше...
Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений на территории Республики Татарстан
(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Васил Шәйхразиев Татарстан Вице-премьеры вазифасында калды. Аның кандидатурасы бүген Дәүләт Советы утырышында бертавыштан расланды. Васил Шәйхразиевны Премьер-министр урынбасары вазифасына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов керткән. «Үз вәкаләтләре кысаларында Васил Гаязович милләтара, конфессияара сораулар, Татарстанның дәүләт телләре турында законнарны тормышка ашыру сораулары буенча эшли, милли иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек итә. Читать дальше...
Сегодня, 18 сентября, на улицах г. Нурлат будет организована операция "Тоннель" по выявлению водителей управляющих т/с в состоянии опьянения!
(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). Мәскәү артистлары: Татарстан Республикасының халык артисты һәм Россия Федерациясенең атказанган артисты Алсу, популяр җырчы Айрат Сафин, композитор һәм ди-джей Радик Яруллин композитор Рөстәм Яхин язган Татарстан гимны көенә җыр яздырганнар. Идеянең авторы — Радик Яруллин. Сүзләрне Рамазан Байтимеров һәм Филипп Пираев язган. Гимн рус һәм татар телләрендә башкарыла. Видео кадрларында республиканың күренекле шәхесләре: Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов... Читать дальше...
(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Эльвира Зәйнулина). Татарстанда әлегә яңа ковид-госпитальләрне ябарга җыенмыйлар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары — Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков хәбәр итте. «Башка госпитальләр ябылмаячак. Без бүгенге көндә эшли торган койка фонды тотрыклы, дип уйлыйбыз. Әгәр авырулар саны артса, безгә күпмедер койка фондының резервта булуы кирәк», — диде Жаворонков. Читать дальше...
Республиканың икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов премьер-министр урынбасары булачак.
(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Премьер-министр урынбасары вазифасына расланды. Аны Дәүләт Советы утырышында Премьер-министр Алексей Песошин тәкъдим итте. Хөкүмәт башлыгы Мидхәт Шаһиәхмәтовның икътисад министры вазифасында 2020 елның гыйнварыннан эшләгәнен, элегрәк министрлык белән 2010-2014 елларда идарә иткәнен искәртте. «Аның финанс-икътисади эшчәнлектә тәҗрибәсе бай, аңа комплекслы һәм системалы фикерләү хас. Быел... Читать дальше...
Нурлатские добровольцы присоединились к Всероссийской акции «Добровольцы – детям».
(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). Коронавирус сәбәпле, Израильдә яңадан өч атналык карантин режимы кертелгән. Чикләүләр шул исәптән яһүди бәйрәмнәре вакытында да гамәлдә булачак. Аларның беренчесе, Рош ха-Шана 18 сентябрь кичендә, ә соңгысы Симхат-Тора 9 октябрь киченнән 10 октябрьдә кояш баеганчы бәйрәм ителә. Бу хакта « РИА Новости » хәбәр итә. Илдә гражданнар хәрәкәтенә чикләүләр гамәлгә керде. Башта гражданнарга өйләреннән 500 метрдан артык ераклыкка чыгарга тыю ниятләнгән, тик җомга төнендә... Читать дальше...
(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Премьер-министрлары урынбасарлары вазифаларына тугыз кеше билгеләнде. Аларның кандидатураларын Дәүләт Советы утырышында депутатлар раслады. Кандидатураларны Татарстан Хөкүмәте рәисе Алексей Песошин тәкъдим итте. Ул аларның һәркайсының эшчәнлегенә кыскача сыйфатлама биреп чыкты. Рөстәм Нигъмәтуллин Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары вазифасына расланды. Ләйлә Фазлыева, Васил Шәйхразиев, Роман Шәйхетдинов Татарстан... Читать дальше...
(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Алексей Песошин Татарстан Премьер-министры вазифасына расланды. «Миңа күрсәтелгән ышаныч өчен рәхмәт. Минем өчен бу дәрәҗә һәм җаваплылык», — диде ул Дәүләт Советы утырышында. «Күп кенә күрсәткечләр буенча югары планка билгеләнгән, республиканың алдагы тотрыклы, социаль-икътисади үсешен тәэмин итү, татарстанлыларның тормыш сыйфатын яхшырту буенча зур эш көтә», — диде Песошин. Ул коронавирус таралу сәбәпле, икътисадның авырлыкларга юлыкканын искәртте. Читать дальше...
Съемочная группа «Нурлат ТВ» в числе первых поздравила юных победителей и их наставников.
(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин Татарстаннан Федерация Советына барачак. Бу хакта парламентның унөченче утырышында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хәбәр итте. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзәк сайлау комиссиясенә Россия Федерация Советы әгъзасының вәкаләтләре бирелергә мөмкин булган өч кандидатура турында белешмә җибәргән иде. Кандидатлар исемлегенә Татарстан... Читать дальше...
(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). Түбән Кама телеманарасы Татарстан Президенты инаугурациясе көнендә республиканың дәүләт флагы төсләре белән яначак. Бу хакта Түбән Кама районы матбугат хезмәте хәбәр итә. Бүген 18.00 сәгатьтән 00:00 сәгатьткә кадәр Түбән Кама телеманарасы триколор төсендә яначак. Бүген Рөстәм Миңнеханов яңа срокка Татарстан Президенты вазифасына кереште. Инаугурация тантанасы Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында узды.
(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан Дәүләт Советы утырышында Алексей Песошин Татарстан Премьер-министры вазифасына расланды. Аның кандидатурасын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдим итте. «Татарстан Конституциясенең 94 статьясы нигезендә Алексей Песошин кандидатурасын тәкъдим итәм. Алексей Валерьевичны уңышлы сәясәтче, киңкырлы тәҗрибәсе булган нәтиҗәле эшләүче җитәкче буларак беләләр», — диде Татарстан Президенты. Ул Песошинның Министрлар Кабинетында эшен 2014 елдан башлаганын... Читать дальше...
Нурлатская гимназия бережно относится к природе и вносит большой вклад в формирование экологической культуры своим ученикам.
(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Эльвира Зәйнуллина). Бүгенге көндә республика мәктәпләрендә Covid-19 аркасында бер генә сыйныф та карантинга ябылмаган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте. «Без „дистантка“ [иск.ТИ — дистанцион укуга] беркемне дә күчермибез. Мондый карар мәктәп директоры, мәгариф бүлеге, яки Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан кабул ителә. Читать дальше...
Рөстәм Миңнехановның инаугурациясе уңаеннан активистлар Ирек мәйданында чара уздырырга теләгән