Пандемия аркасында үлүчеләр саны 945 меңгә якынлашты. 20 миллион кеше чирне җиңә алган.
(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Бүген Казанда «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия бәйгесенең финалы уза. Татарстанда эшләүче укытучылар - Казанның 175нче гимназиясендә, чит төбәкләрдән килгән мөгаллимнәр 180нче гимназиядә көч сынаша. Алар мәртәбәле жюри каршында ачык дәресләр, мастер-класслар уздыра, лекцияләр укып күрсәтә. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бәйгедә республиканың 45 муниципаль берәмлегеннән 237 татар теле һәм әдәбияты... Читать дальше...
Сегодня, 18 сентября 2020 года, Рустам Минниханов официально вступил в должность Президента Республики Татарстана.
(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев инаугурация тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны үз вазифаларына керешүе белән котлады. «Сезнең өченче срокка ышанычлы җиңүегез, беренче чиратта, нәтиҗәле эшегезне тану, бәяләү. Котлыйбыз сезне!» — диде ул. Минтимер Шәймиев Татарстан Президентын сайлау ТАССРның 100 еллык юбилей елына туры килгәнен искәртте. «Республика Президентын сайлап, Татарстанның яңа тарихына өлеш кертүебез өчен җавап тотабыз»... Читать дальше...
(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты сайлауларында республика халкы Рөстәм Миңнеханов өчен тавыш бирде, чөнки ул үткәрә торган сәясәт ышанычлы динамик үсешне һәм үткәндәге казанышларга сак карашны үз эченә ала. Бу хакта инаугурациядә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әйтте. «Күп партияле альтернатив нигездә, татарстанлыларның күпчелеге - 83 проценттан артыгы Президент итеп Рөстәм Нургалиевич Миңнехановны сайлады. Аның җитәкчелегендә тормышка ашырыла торган сәясәт өчен тавыш бирделәр... Читать дальше...
(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). Укучыларның туклануын оештыру буенча яңа санитар кагыйдәләр һәм нормативлар мәктәпләрдә меню төзегәндә дини һәм милли үзенчәлекләрне исәпкә алачак. Шулай ук хроник авырулар булган балалар өчен махсус меню төзергә мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта Роспотребнадзорның санитар күзәтчелек идарәсе башлыгы Ирина Шевкунга сылтама белән «Интерфакс» хәбәр итә. «Меню төзегәндә милли, региональ һәм дини үзенчәлекләрне исәпкә алырга мөмкинлек бар. Шулай ук меню төзегәндә махсус... Читать дальше...
(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмис Сафин Ульяновск шәһәре Ижтимагый палатасының өченче чакырылышының беренче утырышы Милли, дини һәм мәдәни мәсьәләләр буенча комиссия әгъзасы итеп сайланган. Ул татар телен укыту мәсьәләсен күтәрәчәген әйтте. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде. «Ульяновск шәһәрендә йөзгә якын мәктәп бар. Аларның күпчелегендә татар теле укытылмый. Иҗтимагый палатаның комиссиясенә директорларны чакырып... Читать дальше...
Завтра, 19 сентября, в городе Нурлат по улице Кооперативная пройдет сезонная сельскохозяйственная ярмарка.
(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залына инаугурациягә Aurus Senat президент лимузинында килде. Рөстәм Миңнеханов Ford-Sollers уртак предприятиесе башлыгы Адил Ширинов белән эшлекле очрашу уздырган иде. Анда предприятиенең Aurus лимузиннары чыгаруга әзерлеге турында фикер алыштылар. Предприятиенең генераль директоры хәзерге вакытта эретеп ябыштыру, буяу һәм җыю өчен җиһазлар әзерләү баруын сөйләгән иде. Параллель рәвештә... Читать дальше...
К полному погашению долга побудил арест сотрудниками службы автомобиля BMW, принадлежащий неплательщику алиментов.
В Татарстане зарегистрировано 26 новых случая COVID-19, все контактные. 1 человек госпитализирован, 25 получают лечение на дому.
(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). Бүгенге көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның җитди бурычлары булып республиканың икътисадын үстерү һәм глобальләштерү тора. Бу бурычларны ул үти ала. «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов Республика җитәкчесе инаугурациясендә «Татар-информ»га шул фикерен белдерде. «Президент беркайчан да бер урында тормый, ул барысын да үзе артыннан алып бара», — диде Әминов «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Рөстәм... Читать дальше...
Болар “Экология” милли, “ТРда урманнарны саклау” төбәк проекты кысаларында башкарылган. Бу якшәмбедә урман хуҗалыгы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.
Казанда Салих Сәйдәшев исемендәге Зур Концерт залында Татарстанның сайланган президенты Рөстәм Миңнехановның вазифаларына керешү тантанасы узды.
(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бу минутларда 13 сентябрь көнне сайлауда 83,28 процент тавыш җыйган Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның инаугурация тантанасы бара. Ул С. Сәйдәшев исемендәге Зур Концерт залында алдагы биш елда республика белән идарә итүе турында ант бирде һәм вазифаларына кереште. Тантаналы утырышны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара. «Бүген ТАССРның 100 еллык юбилеен билгеләп үтүче республика өчен әһәмиятле вакыйга. Беренчә идарә органнары ... Читать дальше...
Предложенные кандидатуры Президентом РТ рассмотрят на 13-м заседании Госсовета республики.
Соңгы көннәрдәге яңалыклар белән танышкач, герой-шагыйребез Муса Җәлилнең: «Соңгы җырым палач балтасына башны куйган килеш языла», — дигән шигъри юллары искә килеп төште. Чөнки бу көннәрдә татарга кагылышлы иң күп яңалыклар, Татарстан Президенты итеп Рөстәм Миңнехановны сайлаудан кала (бу хакта алдагы язмабызда тәфилләп яздык инде), җыр-мәдәниятыбызга кагылышлы иде. Алар арасында яңалыкларның күңелгә беркадәр өмет өсти торганнары да, кайгы-хәсрәтлесе дә бар. Татарстан Конституциясенең 14нче маддәсендә болай диелгән... Читать дальше...
(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Татарстан Республикасы Президенты вазифасына керешәчәк. Тантананың трансляциясен «ТНВ» телеканалыннан һәм Интернеттан карарга мөмкин. Татарстан Конституциясе нигезендә Рөстәм Миңнеханов республика халыкларына тугры булуга, гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен тәэмин итүгә, Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын намус белән үтәүгә ант текстын әйтергә тиеш. 2020 елның 11-13 сентябрендә узган сайлауларда... Читать дальше...
(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов көзге тавыш бирүдә катнашкан барлык халыкка рәхмәт белдерде. Видеоролик «ВКонтакте» социаль челтәрендә урнаштырылган . «Минем өчен тавыш бирүчеләргә аерым рәхмәт», — дип, елмаеп, өстәде ул. Элегрәк «Татар-информ» бүген иртәнге 10:00 сәгатьтә Татарстан Президенты инаугурациясе узачагын хәбәр иткән иде. Тантананы онлайн карарга мөмкин булачак. Шулай ук бүген Казан телеманарасы республика флагы төсләренә буялачак.
(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Яшел Үзәндә яшәүче бер ханым төнлә ашарга пешергәндә дүрт катлы йортта янгын чыккан. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Бүген 3.53 сәгатьтә 112 бердәм номерына Татарстан урамындагы 24 нче йортның өченче катындагы фатирда янгын чыгуы турында хәбәр килгән. Тиз арада дүрт катлы йорт янына янгын сүндерү хезмәткәрләре килә. 53 нче номерлы янгын сүндерү-коткару... Читать дальше...
Сигез илнең җитәкчесе пандемия вакытында дөньяга “галимнәр һәм табиблардан да ныграк” йогынты ясаган өчен шаяртулы бүләккә лаек дип табылды.
(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы Covid-19 авыруын амбулатор дәвалау өчен фавипиравир нигезендә ясалган ике препаратны кулланырга рөхсәт итте. Бу хакта «Интерфакс» хәбәр итә. «Авифавир» даруы май ахырында теркәлгән иде. Сәламәтлек саклау министрлыгы аның ышанычлылыгын һәм нәтиҗәлелеген билгеләп үтте. Июнь аенда ведомство тагын бер дару — «Арепливир»ны теркәгән. Әлегә кадәр ике препаратны дә хастаханәләрдә генә кулланырга рөхсәт ителгән.
(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). «Салават күпере» журналы һәр җомга иртәнге сәгать 10да балалар өчен рәсем ясау буенча бушлай онлайн-дәресләр үткәрә. Трансляция вакытында профессиональ рәсса балаларга аңлаешлы картиналар ясый, шул ук вакытта ул төрле техника һәм методикалар куллана. Узган дәресләрдә балалар карандаш һәм кисточка белән генә түгел, ә губка, мамык таякчыклары, теш щеткасы, хәтта алма белән дә рәсем ясадылар. Киләсе дәрестә яшь рәссамнар, агач яфракларын кулланып, картина иҗат итәчәк. Читать дальше...
(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). 20 сентябрьдә Түбән Каманың «Восход» кинотеатрында күп балалы гаилә балаларына бушлай фильм күрсәтеләчәк. Чара «Мәрхәмәтле йөрәкләр» проекты кысаларында үткәрелә. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Чакыру билетларын «Гаилә» үзәгендә алырга мөмкин. Фильм 13: 00 сәгатьтә башлана. Тулырак мәгълүматны 8-919-624-79-96, 8-919-665-06-40 телефоннары буенча шалтыратып белергә мөмкин.
(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). Казанда «Игелекле китапханә» акциясе 27 сентябрьгә кадәр озайтылды. Теләгән һәркем шәһәрнең балалар хастаханәләренә китаплар тапшыра алачак. Китаплар җыю өчен Заманча сәнгать галереясендә (Карл Маркс урамы, 57), «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә (Николай Ершов урамы, 57а), «Московский» мәдәни үзәгендә (Академик Королев урамы, 47), 26нчы номерлы китапханәдә (Клара Цеткин урамы, 11), «ДОМ» экоүзәгендә (Җиңү проспекты, 71г) урнашкан биш кабул итү пункты оештырылган. Төрле... Читать дальше...