Проект банк тарафыннан 1997 елдан башлап, 24 ел дәвамында гамәлгә ашырыла.
(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). Яңа уку елында мәктәп укучылары алдан билгеләнгән график буенча ял итәчәк. Бу турыда Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенә (Роспотребнадзор) сылтама белән ТАСС хәбәр итте. «Бу модульле каникуллар дип ата торган яллар, яки чирекләрдән соң каникул», — дип аңлатканнар ведомствода. Быел Татарстан мәктәпләренә беренче сыйныфка былтыргыга караганда 5 меңгә артык бала бара. Республикада сигез яңа мәктәп ачыла. Оешмалар көндезге форматта эшли. Ләкин коронавирус куркынычы саклану сәбәпле... Читать дальше...
Кырымтатарлар Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашуда гаепләнә.
(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). Түбән Каманың 34нче микрорайонында «Татнефть» ярдәме белән 320 урынга исәпләнгән балалар бакчасы һәм 950 укучыга исәпләнгән мәктәп төзелеше планлаштырылган. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Хәзер объектларның проектлары эшләнә, аннары финанслау чыганагын билгеләү каралган. Төзелешкә бер миллиард сумга якын акча бүлеп бирү планлаштырыла. «Безнең планнарда шулай ук масштаблы проектны бергәләп гамәлгә ашыру — яңа боз манежы төзү. Читать дальше...
(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). Казанда 29 августта Белинский һәм Курск урамнарында булган ике юл-транспорт һәлакәтенең шаһитларын эзлиләр. Ике очракта да автомобиль йөртүчеләр авария урыннарыннан качкан. Бу турыда Казан мәриясенең матбугат хезмәте хәбәр итте. 11.00 сәгатьтә Белинский урамындагы 5нче йорт янында билгесез автомобиль йөртүчесе куркынычсыз ян интервалын сайламаган һәм 44 яшьлек ир-атны бәрдергән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә ир-атның уң кул сөяге, уң табаны һәм уң як балтырының аскы өлешенә зыян килгән. Читать дальше...
(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). 2 — 6 сентябрь көннәрендә Татарстан китап нәшрияты 33нче Мәскәү халыкара китап ярминкәсендә катнаша. Нәшрият күргәзмәгә мең данә китап алып барачак. Бу турыда нәшриятның инстаграмдагы рәсми сәхифәсендә хәбәр ителә. Ярминкә быел башкаланың мәдәни чаралар өчен иң мәртәбәле урыны саналган «Манеж» Үзәк күргәзмә залында була. «Татарстан китап нәшрияты бирегә 200 исемдә 1000 данә китап алып килә (ХII стенд). Болар — яңа басылган китаплар, классик әдәбият, бүгенге заман авторлары әсәрләре... Читать дальше...
Уважаемые татарстанцы! Дорогие педагоги! От всей души поздравляю школьников и студентов, родителей, учителей и воспитателей, всех организаторов, работников и ветеранов системы образования Татарстана с Днём знаний и началом нового учебного года.
(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). ТР Премьер-министры урынбасары — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов укытучылар, ата-аналар, балалар мәктәпне сагынды дип белдерде. Бу турыда ул мәгариф өлкәсенә кагылышы булган кешеләрне Белем бәйрәме белән котлау сүзендә әйтте. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте. «Быел республикабызда Белемкөне — икеләтә бәйрәм. Бүген Татарстан укучылары өчен сигез яңа мәктәп үз ишекләрен ача. Бу мөһим вакыйга, ул Татарстан Республикасы... Читать дальше...
(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). 5 һәм 6 октябрьдә Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры сәхнәсендә А. С. Пушкин исемендәге Мәскәү драма театры гастрольләре була. Мәскәү театры гастрольләре «Алтын битлек» Казанда» фестивале кысаларында үтә. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итте. Башкала театры Казанда беренче тапкыр режиссёр Юрий Бутусов сәхнәләштергән «Добрый человек из Сезуана» (Б.Брехт) спектаклен тәкъдим итә. Александра Урсуляк әлеге спектакльдәге төп роль өчен «Алтын битлек» премиясенә лаек булган иде. Читать дальше...
В начале учебного года в школах также будет специальный график начала занятий, чтобы избежать скопления детей.
С Днем знаний, дорогие нурлатцы! Пусть новый учебный год принесет множество новых открытий, каждый день будет ярким, запоминающимся, плодотворным и наполнится только положительными результатами и отличным настроением!
(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Бөтенроссия «Белем көне» бәйрәме уңаеннан республика халкына мөрәҗәгать итте. Котлау текты Татарстан Президенты сайтында чыкты. «Хөрмәтле татарстанлылар! Кадерле укытучылар! Укучыларны һәм студентларны, ата-аналарны, укытучылар һәм тәрбиячеләрне, Татарстан мәгариф системасы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын Белем көне һәм яңа уку елы башлану уңаеннан чын йөрәктән тәбрик итәм. Һәр елны 1 сентябрь җитте исә... Читать дальше...
(Зәй, 1 сентябрь, «Татар-информ», «Зәй офыклары» , Николай Шамионов). Зәй районы Аксар авылында капиталь төзекләндерүдән соң мәдәният йорты ачылды. Район җитәкчелеге, кунаклар белән бергәләп аксарлылар бу вакыйганы сөенеп кабул итте. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Бу социаль объект моннан 40 ел элек төзелеп, файдалануга тапшырылган иде. Бүген исә әлеге дулкынландыргыч мизгел килеп җитте. Моңынчы өлешчә ремонт эшләре генә булудан тыш, әлеге мәдәният йортында капиталь ремонт булмады. Быел биредә «Авыл мәдәният йортларын... Читать дальше...
(Кукмара, 1 сентябрь, «Татар-информ», « Хезмәт даны », Ризилә Корбанова). Кукмара районының Күкшел авылында күпфункцияле спорт мәйданчыгы ачылды. Спорт объекты республика программасы буенча төзелгән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Бәйрәмгә мәктәп укучылары, балалар гына түгел, өлкәннәр дә җыйналды. Аларның шатлыкларын уртаклашырга район башлыгы Сергей Димитриев килгән иде. «Без төрле республика программаларында, грантларда актив катнашырга тырышабыз. Быел шулар ярдәмендә җирлектә бик зур, мөһим эшләр башкарылды... Читать дальше...
(Әлки, 1 сентябрь, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре» ). Әлки районыүзәгендә иң төзек һәм матур йорт-хуҗалык бәйгесе җиңүчеләре билгеле булды. Бәйгене оештыручылар өй тирәләре матур итеп эшләнгән, күпләп чәчәкләр үстергән иң уңган йорт хуҗаларын ачыклаганнар. Алар — Крайнов урамында яшәүче Толстовлар һәм Дзержинский урамыннан Галимовлар. Гаилә башлыклары Александр Толстов һәм Ринат Галимов районның 90 еллыгына багышланган бәйрәмдә бүләкләнделәр.
(Актаныш, 1 сентябрь, «Татар-информ», « Актаныш-информ », Рузилә Хәсәнова). Быел Актаныш районы Чөгәнә авылы балалары уку елын яңа мәктәптә башлый. 30 август көнне бәйрәм чаралары кысаларында әлеге мәктәпне ачу тантанасы узды. Аларның шатлыкларын уртаклашырга Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин, Казандагы «Актанышның якташлар җәмгыяте» җитәкчесе Вәсим Вахитов, район башлыгы Энгель Фәттахов катнашты. Әлеге мәһабәт бинаны ПМК-4 оешмасы егетләре сафка бастырган. Биредә башлангыч мәктәп һәм балалар бакчасы урнашкан. Читать дальше...
(Бөгелмә, 1 сентябрь, «Татар-информ», «Бөгелмә авазы» , Альбина Савина). Бөгелмәдә «Түгәрәкне киңрәк итегез!» традицион халык уеннары шәһәр фестивале узды. Уеннар милли мәдәниятнең мөһим өлеше булып тора. Алар халык тарафыннан җырлар, әкиятләр кебек үк булдырылган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Фестиваль Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының татар һәм рус мәдәни-ял итү мохитен булдыру өчен грантларын алуга республика конкурсы җиңүчесе булган шул исемдәге проектны тормышка ашыру кысаларында узды. Читать дальше...
Буш урыннарны тутыру өчен өстәмә кабул итү оештырылачак.