(Казан, 13 июль, «Татар-информ», « Әлмәт таңнары»). Әлмәтнең күпкатлы йортларында яшәүчеләр «Албасты» спектакленең премьерасын карый алачак. Бу хакта җирле басма яза. Әлмәт урам театры Әлмәт ишегалларының берсендә пандемия театры үткәрәчәк. Әлмәтнең ике микрорайонындагы дүрт йортта яшәүчеләр кайсы ишегалдында театр куелырга тиеш диеп инстаграмда тавыш бирделәр. ⠀ Иң күп тавыш җыйган ике ишегалды июльнең якшәмбе көнендә (даталар тәгаенләнәчәк) театр участокларына әйләнәчәк.
(Казан, 13 июл, «Татар-информ»). Аксубай районы ындыр табакларында уракка әзерләнәләр. «Аксу Агро» ширкатенең «МЮД» бүлекчәсендә авыл хезмәтчәннәре ындыр табагы хуҗалыгын тәртипкә китерәләр. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Ремонт эшләре, сортларга аеру машиналарын, ашлык чистарту, төяү агрегатларын көйләү төгәлләнеп килә. Бу эш белән машинистлар Рамил Сидуллин, Аркадий Наумов, Николай Тихонов, Владимир Петров, шулай ук ярдәмче хезмәткәрләр Юрий Иванов... Читать дальше...
Погибшие татарстанцы - женщина 1950 г.рождения и мужчина 1961 г.рождения.
Нурлатские электрические сети информируют население Нурлатского района и города Нурлат о плановых отключениях электрической энергии 14 июля 2020 года.
(Казан, 13 июль, «Татар-информ»). Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында хәләл продукцияне чит илгә чыгару мөмкинлекләре турында фикер алыштылар. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның агросәнәгать комплексы товарларын чит илгә чыгару мәсьәләләренә зур игътибар бирүен һәм хәләл продукция җитештерүне арттыру буенча бурычлар куюын әйтте. «Рөстәм Миңнеханов кушуы... Читать дальше...
(Казан, 13 июль, «Татар-информ» ).Табиб-диетолог Елена Соломатина тәүлекнең кайсы вакытында фастфудны фигурага зыян китермичә ашарга мөмкин булуы турында сөйләде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. Аның сүзләренә караганда, иртән организмда матдәләр алмашу процесслары тизрәк бара, шуңа күрә көн дәвамында организм артык калорияләрне «яндырырга » сәләтле. Шул ук вакытта табиб билгеләп үткәнчә, бу тәкъдим, нигездә, актив яшәү рәвеше алып баручы яшьләргә кагыла. «Актив яшьләргә фастфуд ашарга мөмкин, өлкән кешедәге кебек үк... Читать дальше...
(Казан, 13 июль, «Татар-информ»). Узган атнада Татарстанда Россия рестораннары эшен яңарту индексы 23,5 процент тәшкил иткән. Бу хакта WHERETOEAT илкүләм ресторан премиясе порталында хәбәр ителә. Узган атнада Россия рестораннары эшенең яңартылу индексы 15 процентка диярлек арткан. 2020 елның 13 июленә бу сан 69,2 процент (узган атнада - 54,6 процент) булды. Мәсәлән, Мәскәүдә WHERETOEAT мәгълүматлар базасына кергән оешмаларның 93,8 проценты ачылган, Россиянең көньягында исә бу күрсәткеч - 84,3 процент . Читать дальше...
(Казан, 13 июль, «Татар-информ»). Татарстанда 65 яшьтән олырак кешеләр өчен мәҗбүри изоляцияләүне тагын ике атнага — 26 июльгә кадәр озайттылар. Тиешле карарны ТР Министрлар Кабинеты бастырып чыгарды. Элегрәк Татарстанның өлкәннәре өчен чикләүләр 12 июльгә кадәр гамәлдә булган иде. Тәүлек эчендә республикада коронавирус инфекциясе белән авыруның 32 яңа очрагы ачыкланды.
(Казан, 13 июль, «Татар-информ» ). Н.Ф. Гамалей исемендәге эпидемиология һәм микробиология федераль фәнни-тикшеренү үзәге коронавирустан гражданнарга вакцина кертә башлау вакытын атады. Бу хакта ТАСС хәбәр итә. Үзәк директоры Александр Гинцбург препаратны теркәү өчен августның беренче көннәрендә бирәчәкләр, дип сөйләде. «12 августка кадәр Россия сәламәтлек саклау күзәтчелеге без эшләгән < ... > вакцинаның гражданнар әйләнешенә 12-14 августта, август уртасында керергә мөмкин булган партияләрен тикшерергә тиеш», - диде Гинцбург. Читать дальше...
(Казан, 13 июль, «Татар-информ»). Татарстанда Мишә елгасында 15 яшьлек үсмер батып үлгән, коткаручылар хәзер аның әтисен эзли. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Республиканың Питрәч районындагы «Алмагач» бакчачылык җәмгыяте янында фаҗига кичә кич килеп чыккан. Хәбәр 112 системасы буенча алынган. Ачыкланганча, кичке сәгать тугызынчы киткәч 49 яшьлек ир-ат һәм аның ике улы су коенырга киткән. Бераздан кече улы өенә кайта һәм абыйсы бата башлаганын... Читать дальше...
(Казан, 13 июль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Мәскәү татарлары Штабы», Татарстанның элеккеге җитәкчеләре һәм дәүләт эшлеклеләрен искә алу максатыннан, «Республикабыз геройларын хәтерлибез» акциясен башлап җибәрде. «Татар штабы» волонтерлары аны Новодевичье зиратына йөрүдән башлады. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә «Татар штабы» координаторы Гөлнара Яруллина сөйләде. «Быел ТАССР төзелүнең 100 еллыгы билгеләп үтелә. Шуңа бәйле рәвештә, „Татар штабы“ Татарстан һәм аның халкы үсешенә зур өлеш... Читать дальше...
(Казан, 13 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Эсседә су коенырга барганда, итле, аксымлы ризыклар алырга кирәкми, бу агулануга китерергә мөмкин. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының гомуми табиб практикасы буенча штаттан тыш баш белгече Люция Фәйсханова «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә әйтте. «Ышанычлы контейнерда булса да, тавык, йомырка кебек ризыкларны барыбер алмагыз. Өйдән тук чыгып китәргә кирәк. Я инде бозылмаячагын белгән ризыкларны гына алыгыз. Ризык белән агулану теләсә кайда булырга мөмкин. Читать дальше...
(Казан, 13 июль, «Татар-информ»). Венгрия илгә керүгә булган чикләүләрен саклый, 15 июльдә санитар шартларга кагыла торган кагыйдәләр генә үзгәрә. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. «Венгрия хөкүмәте 2020 елның 15 июленнән Венгрия территориясенә керүдә санитар шартларга кагыла торган кагыйдәләрне генә үзгәртә. Керү буенча элек басылып чыккан барлык шартлар һәм чикләүләр үзгәрешсез кала», - диелгән дипломатик вәкиллекнең Facebook битендә. Вәкиллек тулырак аңлатма китерми, аңлатмалар якын арада биреләчәк, диелә. Читать дальше...
(Казан, 13 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Балага эссе какса, беренче ярдәм күрсәтү мөһим. Бу хакта Республика медицина профилактикасы үзәгенең гигиена тәрбиясе буенча табибы Роза Алимова «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә әйтте. «Балага кояш кагуның беренче билгеләре — баланың тәне кызара, температурасы күтәрелә, хәле китә, сару кайнау, көйсезләнү, еш сулыш алу, көзән җыеру, аңын җую да булырга мөмкин», — диде. Роза Алимова сүзләренчә, балада шушы билгеләр булса... Читать дальше...
(Казан, 13 июль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Төрки дөнья тарих һәм мәдәнияте» журналының июль санында Төркиядә танылган татар хирургы һәм анатомия үсешенә зур өлеш керткән медицина профессоры Ибраһим Вәли Одарга багышланган мәкалә чыккан. Аны Анкарада яшәүче татар кызы, филолог Роза Корбан әзерләгән. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Истанбулда укучы аспирант Айгөл Зара Кәбирова сөйләде. «Одарны таныган барлык кеше аның дөрес, төгәл, эшчән, ярдәмчел булуын искәртә. Гаяз Исхакыйның кызы Сәгадәт Чагатай... Читать дальше...
(Казан, 13 июль, «Татар-информ»). Айрат Салаватов конкурс комиссиясе карары белән Түбән Кама башкарма комитетының яңа җитәкчесе итеп билгеләнде. Яңа урынга билгеләнгәнче Салаватов Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары булып эшли. Бу хакта «НТР 24» хәбәр итә. Әлеге вазифага шулай ук Түбән Кама башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алексей Наполов һәм Минзәләдән «МетаСервис» ҖЧҖ директорының төзелеш буенча урынбасары Александр Рязанов та дәгъва итте. Бүген аларның документларын... Читать дальше...
(Казан, 13 июль, «Татар-информ»). Россия этнография музеенда Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә Даими вәкиле Ренат Вәлиуллин музей директоры Юлия Купина белән 2020 елның икенче яртыеллыгына планлаштырылган уртак чараларның «юл картасы» турында сөйләште. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә Даими вәкиллеге хәбәр итә. Россия этнография музеена Ренат Вәлиуллин Бөтендөнья татар конгрессыннан читек - татар халкының милли аяк киемен бүләк итеп бирде. Читать дальше...
Самыми подходящими для заморозки являются черешня и зеленый горошек, сообщила специалист.
(Казан, 13 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Күп вакытта ата-аналар эссе кагуны баланың көйсезләнүе дип уйлый. Бу хакта Республика балалар клиник хастаханәсе участок педиатры Мария Петрова «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә әйтте. «Кечкенә балаларда әле терморегуляция көйләнмәгән. Алар югары температурага, эссе кояш нурларына адекват реакция бирми. Моңа бәйле рәвештә, балалар еш кына эссе кагуга дучар була. Эсседә тынычсызлана башлыйлар. Еш кына эссе кагу кичке сәгать 6-7 дән соң күренә башларга мөмкин... Читать дальше...
Төрек ширкәте Русиянең алты шәһәренә очарга җыена, ләкин Русия үзенең һава киңлеген ачуын белдермәде.
(Казан, 13 июль, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Казан халкына җәмәгать пляжларында коенырга ярамый, чөнки коронавирус әле дә сәламәтлек өчен куркыныч тудыра. Бу хакта Казанның оператив штаб утырышында ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары — Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков искә төшерде. «Шәһәрдә [Казанда] яшәүчеләр арасында коронавирус инфекциясе таралу очрагы актуаль булып кала бирә. Сәламәтлек саклау системасы гражданнарны җәмәгать пляжларында коенудан тыелырга чакыра... Читать дальше...
(Казан, 13 июль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Салават күпере» журналы чит ил һәм Татарстан балалары өчен рәсем осталыгы буенча бушлай онлайн дәресләр уздыра. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналларының баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова сөйләде. «Һәр атнаның пәнҗешәмбе көнендә бөтендөнья татарлары өчен рәсем дәресләре уза. Безгә 7-8 илдән татар балалары кушыла. Төркия, Америка, Канада, Финляндия, Эстония, Латвия һ.б. илләрдән. Бөтен җирдә татарлар бар. Алар безнең балаларга караганда яхшырак сөйләшә. Читать дальше...
Часть лица, как лоб, таит в себе массу информации: о характере владельца, его интеллектуальных способностях, жизненной активности.
Сайлаучылар тавышлары гамәлдәге президент һәм "Ватандашлык платформасы" оппозиция фиркасе җитәкчесе, Варшау мэры Рафал Тшасковский арасында бертигез диярлек бүленде.
(Казан, 13 июль, «Татар-информ»). Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе Татарстан Президенты вазифасына документлар кабул итүне тәмамлады, хәзер кандидатларны тәкъдим итүне хуплап, имза җыю башланды. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте. «Татарстан Президенты вазифасына кандидатларны тәкъдим итү өчен документлар кабул итү рәсми рәвештә 12 июльдә төгәлләнде. Хәзер кандидатны тәкъдим итүне хуплап, имзалар җыю бара. Һәр кандидат республиканың муниципаль берәмлекләре депутатларыннан 387 имза җыярга тиеш. Читать дальше...