(Казан, 19 июль, «Татар-информ»). Казан белән Калининградны яңа авиарейс тоташтырды. Очышлар атнага ике тапкыр ясала. Бу турыда Казан мэриясенең матбугат хезмәте Казан аэропортына сылтама белән хәбәр итте. Казаннан самолет пәнҗешәмбе һәм якшәмбе көннәрендә 12.00 сәгатьтә очып китә, Калининградка 13.55 сәгатьтә килеп җитә. Калининградтан рейслар дүшәмбе һәм җомга көннәрендә 00.15 сәгатьтә китә, Казанга 3.45 сәгатьтә килеп җитә. Хәрәкәт графигында үзгәрешләр булырга мөмкин. Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән. Читать дальше...
(Казан, 19 июль, «Татар-информ», «Зәй офыклары», Энҗе Әгъләмова). «Туганайлар» газетасы «Питрау чибәре» онлайн бәйгесе үткәрде. Анда катнашучы 15 кыз арасында Зәй районы Әхмәт авылыннан Лариса Барсукова да бар иде. Ул «Питрау чибәре — 2020» исеменә лаек булды. Бу турыда район басмасы хәбәр итте. Ларисаның әнисе Людмила Николаевна тавыш биргән барлык зәйлеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ларисага 21 яшь, ул керәшен халкының милли гореф-гадәтләрен саклап яшәүче гаиләдә тәрбияләнгән. Бүгенге көндә... Читать дальше...
(Казан, 19 июль, «Татар-информ»). Әлки районында яшәүче Роза Нуруллина Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән үз хыялын тормышка ашырган. Хәзерге вакытта Роза Нуруллина хуҗалыгында 70 баш ат бар. Фермер ат ите, казылык җитештерә. Ит продукциясен Әлки районында һәм башка шәһәрләрдә саталар. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте. 2014 елда Яшь фермер «Эш башлаучы фермерларга ярдәм» программасы буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантын ота. Читать дальше...
(Казан, 19 июль, «Татар-информ»). Башкортстан Республикасы Милли музеенда «Чыганаклар. Иделдә туганнар» дигән күргәзмә ачылды. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә. «Чыганаклар. Иделдә туганнар» дигән күргәзмәдә бүгенге көндә Идел буе федераль округына кергән шәһәрләр һәм җирлекләрнең (Уфа, Казан, Саратов, Ульяновск, Воткинск, Алабуга, Царевококшайск, Тольяти, Киров, Майна, Оса, Оренбург, Пенза, Пермь, Саранск, Сызрань) борынгы фото, картина һәм гравюралардагы 26 рәсеме тәкъдим ителгән. Экспозиция... Читать дальше...
(Казан, 19 июль, «Татар-информ», « Арча хәбәрләре», Гөлнур Миңлебаева). 17 июльдә кичке сәгать 5 тулганда Арча районының Мөндеш авылында йорт яна башлый. Сарай һәм йорт янып бетә. Хуҗалар берни дә алып чыга алмый. Бу турыда район басмасы хәбәр итте. Янгын сүндерүчеләр тиз арада килеп җитә. Шулай да Филсинә ханым ике баласы һәм бер нәни оныгы белән йортсыз кала. «Мәктәптә укучы улы һәм 4 айлык сабыйны үстерүче кызы әлегә Арчада яшиләр. Аларга ярдәм кирәк. Кем ничек булдыра ала, ярдәм кулын сузыйк. Читать дальше...
С высоты птичьего полета, наш город прекрасен!
Роспотребнадзор призван контролировать соблюдение объектами общественного питания новых правил, которые придут на замену тем, чей срок истекает в наступающем году.
(Казан, 19 июль, «Татар-информ»). Шагыйрь, журналист Рөстәм Акъегет вафат. Бу хакта Татарстан Язучылар берлеге хәбәр итә. «Йөрәге бик начар иде. Больницада да ятты», — диде Рөстәм Акъегетнең туганы, халык язучысы Равил Фәйзуллин. Рөстәм Акъегет — Фәйзуллин Рөстәм Габдрахман улының әдәби тәхәллүсе. Ул 1951 елның 5 мартында Татарстанның Балык Бистәсе районы Балтач (Юлсубино) авылында хезмәткәр гаиләсендә дөньяга килә. 1974 елдан бирле Рөстәм Фәйзуллин Татарстан радио-телевидение системасында эшли. Читать дальше...
(Казан, 19 июль, «Татар-информ»). Чаллы компаниясенә су алу скважинасын законсыз бораулаган өчен 300 мең штраф билгеләнгән. Экологлар караган вакытта территориядә җир асты байлыкларыннан файдаланылмаган, скважина эшләми торган хәлдә булган. Бу турыда Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте. «Су алу чыганагы консервланмаган һәм тампонлаштырылмаган, бу җир асты байлыкларын һәм гидроминераль ресурсларны саклау таләпләрен бозу булып тора. Оешма милекчесе урында булмау сәбәпле... Читать дальше...
Ерак Көнчыгыш һәм Себердә кулга алынган Хабаровски крае губернаторы Сергей Фургалны яклап якшәмбе көнне дә каршылык чаралары узды.
(Казан, 19 июль, «Татар-информ»). Иртәгә, 20 июльдә, Татарстан территориясендә урыны белән, шул исәптән Казанда, яшенле яңгыр явуы, җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга (Казанда 15-18 метрга) кадәр көчәюе көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә. Моннан тыш, көндез республиканың кайбер районнарында көчле яңгыр явачак. КФУ профессоры Татарстанда июль ахырында һава торышының нинди булачагы хакында сөйләгән иде инде. 21 июльдә һава температурасы көндез +24, төнлә +16 градуска кадәр төшәргә мөмкин.
(Казан, 19 июль, «Татар-информ»). «Самар татарлары» журналының быелгы икенче саны дөнья күрде. Журналның яңа саны тышлыгын танылган татар тарихчысы, Татарстан Фәннәр академиясе академигы Индус Таһировның портреты бизи. Бу хакта « Самар татарлары» сайты хәбәр итә. «Аны Татарстан суверенитетының идеологларыннан берсе дип атыйлар», диелә бу хәбәрдә. ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм иткәндә, Индус Таһиров «Самар татарлары» журналы өчен махсус интервью биргән. Ул үз республикаларын оештыру татарларга... Читать дальше...
(Казан, 19 июль, «Татар-информ»). Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры 5 августтан ишегалдында урнаштырылган махсус сәхнәдә спектакльләр күрсәтә башлаячак. Ачык һавада спектакльләр театр тарихында беренче тапкыр була. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә. Оештыручылар барлык саклык чараларын да күрәчәк. Тамашачылар битлек һәм перчатка белән тәэмин ителәчәк. Спектакльләр кичке җидедә башлана. «Татар-информ» агентлыгы 11 сентябрьдә Качалов театрының ачылуы хакында хәбәр иткән иде инде. Читать дальше...
24 июль "За языки РФ" платформасы Русия халыклары телләрен саклауның заманча ысулларына багышланган беренче онлайн-конференция уздырачак.
(Казан, 19 июль, «Татар-информ»). Яңа төрдәге Covid-19 коронавирусына каршы вакцинаны берничә елга бер мәртәбә яңартырга туры килүе ихтимал. РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының Н. Ф. Гамалея исемендәге илкүләм эпидемиология һәм микробиология тикшеренү үзәге директоры Александр Гинцбург шулай дип белдерде. Бу турыда ТАСС агентлыгы хәбәр итте. Аның сүзләренчә, коронавирусны тикшерү чорында инфекция үзенең структурасын шулкадәр үзгәртер, нәтиҗәдә вакцинаны алыштырырга туры килер дигән күрсәтмәләр булмаган. Читать дальше...
Алты активист Гатчина шәһәрендә кырымтатарларны яклап каршылык чарасына чыккач тоткарланды.
(Казан, 19 июль, «Татар-информ»). Мәскәүдә озакка сузылган авырудан соң Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы авиациясен оештыручы һәм аның җитәкчесе — РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының элеккеге авиация башлыгы Рафаил Закиров вафат булган. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегенә сылтама белән Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә. Россиянең атказанган хәрби очучысына 71 яшь иде. 2010 елның августында ул урман янгыннарын сүндергән вакытта Бе-200 амфибиясендә Владимир Путинның икенче пилоты була. Читать дальше...
Каждый вечер в центре города нурлатцев ждет культурно-развлекательная программа.
(Казан, 19 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда текә ярдан елгага төшеп киткән җиңел автомобильне судан чыгаруларын видеога төшереп алганнар. Агентлыкның үз хәбәрчесе «Татар-информ»га фаҗига урынында төшерелгән видеоязма җибәрде. «Татар-информ» агентлыгы кичә республиканың Минзәлә районы Иске Иркәнәш авылы янында җиңел машинаның Ык елгасында батуы хакында хәбәр иткән иде инде. «Лада» автомобиле текә ярдан елгага төшеп киткән һәм баткан. Шунысы кызганыч, машинаның йөртүчесе һәлак булган. Читать дальше...
Нурлатские хозяюшки в эти дни заняты заготовками: варят варенья, компоты, солят огурцы. А мы предлагаем следующий рецепт нашим читателям.
(Чаллы, 19 июль, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда танылган эшкуар, «КОМ» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә нигез салучы һәм аның директорлар советы рәисе, Автокаладагы украиннар җәмгыяте башлыгы Василий Маньковский вафат булган. Василий Манкьковский 1950 елның 8 маенда Одесса өлкәсенең Кодымский районы Крутые авылында туган. Ике югары белеме — Кама политехника институты һәм РФ Хөкүмәте каршындагы Халык хуҗалыгы академиясе дипломнары бар. Хезмәт эшчәнлеген 1968 елда автотранспорт предприятиесендә башлаган... Читать дальше...
И хозяйки в эти дни заняты заготовками: варят варенья, компоты, солят огурцы. Предлагаем нашим читателям рецепты, проверенные годами.
Цифровые сервисы помогут донести гражданам свои проблемы до власти.
С 2015 года в России предусмотрены доплаты к пенсиям, рассчитывать на которые могут, как правило, только женщины.