Работа нурлатцев направлена на развитие фермерского кролиководческого хозяйства.
(Казан, 4 июль, «Татар-информ»). Татарстан урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов урман тармагы ветераны Әхмәдулла Газизуллинга «ТАССРның 100 еллыгы» истәлекле медале тапшырды. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Ветеранга урман комплексы үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткәне өчен рәхмәт белдерде һәм Татарстан урман хуҗалыгы министрының Рәхмәт хатын тапшырылды. Газизуллин Әхмәдулла Һади улы 1931 елның 20 нче мартында Актаныш районы Түбән Арбаш авылында (хәзер ... Читать дальше...
(Казан, 4 июль, «Татар-информ»). Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән башланып киткән «Ярдәм янәшә» акциясе кысаларында Түбән Камада азык-төлек җыелмалары тарату дәвам итә. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә. Шәһәргә 3 000 тартма кайтарылган, аларны тарату үзәкләре эшли. Үзизоляциядәге кешеләргә азык-төлекне волонтерлар тарата, район күләмендә авыл советлары аша тапшырыла. Акция коронавирус инфекциясе аркасында авыр хәлдә калучыларга азык-төлек белән ярдәм итүне күздә тота. Читать дальше...
(Казан, 4 июль, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Быел Сабан туе онлайн уза. Көн буе ТНВ каналында барган милли бәйрәмнең дәвамы - җырлы-биюле «Кичке Сабантуй» Tatarstan Republic YouTube каналында дәвам итә. Беренче булып сүзне Татарстан Республикасының мәдәният министры урынбасарына бирделәр. «Кадерле дуслар, хөрмәтле кардәшләр сезне мәдәният министрлыгы исеменнән йөрәкләрдә яшәү дәрте уята торган күңелле һәм нурлы бәйрәм — Сабантуй белән тәбрик итәм. Күп санлы милли бәйрәмнәр арасында Сабантуй ... Читать дальше...
Президент Татарстана Рустам Минниханов поблагодарил всех, кто активно принял участие в республиканской акации «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!»
(Апас, 4 июль, «Татар-информ», «Апастово-информ», Ландыш Гайнуллина). Апасның Каратун авылында яшәүче мөселманнар өчен моңа кадәр эшләп килгән мәчетне киңәйтеп, яңартып куйганнар. Мәчет бинасына яңа манара күтәрелде, ай урнаштырылды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Ремонт-реконструкция ясап, киңәйтелгән өлешендә зур итеп аш-су бүлмәсе көйләгәннәр, башка төр уңайлылыклар өчен тагын яңа бүлмәләр дә өстәлгән. Биредә яшәүче халык шундый матур яңарышка бик канәгать калды. Ремонтлау-төзекләндерү эшләрендә катнашучыларга... Читать дальше...
Пандемия сәбәпле быел мөселман киносы фестиваленә Казанга кунаклар җыю каралмаган.
(Казан, 4 июль, «Татар-информ»). Иртәгә, 5 июльдә, Татарстанда һава шартлары бозылырга мөмкин. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә. Республика буенча урыны белән яшен булырга мөмкин. Шул вакытта көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына15-20 метрга кадәр җитүе ихтимал. Көндез давыл вакытында җилнең тизлеге секундына 23 метрга кадәр җитәргә һәм боз яварга мөмкин. Аерым алганда ,Казанда яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр булуы фаразлана. Читать дальше...
(Казан, 4 июль, «Татар-информ», Артур Шипилов). Казанда социаль-спорт хәрәкәтенең спортны һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга юнәлтелгән «Яшел фитнес» проектының беренче күнегүләре узды. «2020 ел сезонын ачуга шатмын. Бу ел, әлбәттә, үз төзәтмәләрен кертте, шуңа бәйле рәвештә кайбер чикләү чаралары кертелде. Шулай ук ишегалларында дистанцияне үтәп тренировкалар үткәрергә булдык. Бер-ике атнадан гадәти форматка күчәрбез дип ышанам», — диде Татарстан спорт министры урынбасары Илдар Садриев. Проект шәһәрнең өч районын («Светлый»... Читать дальше...
(Казан, 4 июль, «Татар-информ»). Дәүләт башлыгының матбугат секретаре Дмитрий Песков, янәсе, Россия Президенты Владимир Путинның Түбән Новгород кунакханәләренең берсендә калган күлмәген сату турындагы белдерүнең дөреслегенә шик белдерде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. Белдерү популяр сайтларның берсендә чыкты. Сатучы раславынча, күлмәкне номерны җыештырганда тапканнар, ул юылмаган. Сатучы аны экспертизага бирергә әзер. Россия Президенты күлмәген 165 мең сумга сатып алырга тәкъдим итәләр. «Юк. Читать дальше...
(Казан, 4 июль, «Татар-информ», «Шәһри Казан», Дилбәр Гарифуллина). Миләүшә кебек тырыш, тәвәккәл һәм позитив кеше генә газсыз, юлсыз авылда яши ала торгандыр. Башкортстанның Аскын районы Көнгәк авылында яшәүче блогер Миләүшә Әҗмиева инстаграм битендә үзен уңган килен дип таныштыра. Дөресе дә шул. Яңа гына 21 яшен тутырган Миләүшә ике яше дә тулмаган кызы белән авылда җир җимертеп яшәп ята. Мине иң гаҗәпләндергәне — аның юлсыз ерак бер авылда газы да булмаган йортта яшәп, хуҗалыкта берүзе сыер, ике үгез, сарык һәм тавыклар асрап көн күрүе. Читать дальше...
(Казан, 4 июль, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Бүгенге онлайн-Сабантуйның баш батыры булып спорт остасы Булат Мусин калды. «Исәп әлегә 3:2. Кызыл сөлгеле һәм кызыл футболкалы егет — Булат Әхмәдиев әлегә алда бара. Кайберәүләр иң оста техник алымнарын бәйләгәннән соң күрсәтә башлый. Бу бәйләү кайсысына күбрәк килешер икән хәзер шуны ачыклыйбыз», — дип комментарийлар биреп барды алып баручы Фәнил Вакказов. Бәйләп куйганнан соң Булат Мусин ситуацияне үз кулына алып исәпне тигезләп куя. Егетләрнең икесе дә бер үк үлчәү категориясендә. Читать дальше...
Цветы в саду начинают расцветать ранней весной и продолжают нас радовать своей красотой до поздней осени. Поэтому важно так подобрать семена или рассаду растений, чтобы одни завершали цветение, а другие только начинали распускаться. Как раз в этом случае мы и получим максимально долго цветущий сад.
(Казан, 4 июль, «Татар-информ»). Кардиолог һәм терапевт Ирина Мурадян йөрәк һәм кан тамырлары авыруларын профилактикалауда иң файдалы витамин турында сөйләде. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә. Табиб сүзләренчә, организмда D витаминының дәрәҗәсен белү мөһим. Мәсәлән, Италия галимнәре 2007 елдан алып 2013 елга кадәр клиник тикшеренүләрнең мета-анализын уздырды һәм 32 эшнең 25ендә бу матдәнең түбән күрсәткечләренең артериаль гипертония үсеше куркынычы югары булуы арасында үзара бәйләнеш теркәлгәнен билгеләп үтте. Читать дальше...
(Казан, 4 июль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоэлемтә буенча «ТАИФ» предприятиеләре акционерларының еллык җыелышлары нәтиҗәләре буенча киңәшмәдә катнашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Рөстәм Миңнеханов «ТАИФ» җитештерү-хуҗалык эшчәнлегенең узган елгы икътисади нәтиҗәләре белән танышты. Нефть химиясе продукциясенә ихтыяҗ кимүгә һәм дөнья икътисады үсеше темплары акрынаюга карамастан, компанияләр төркеме предприятиеләрендә җитештерү күләмнәренең кискен кимемәде. Читать дальше...
Текст Конституции России с поправками, принятыми на общероссийском голосовании, опубликован сегодня на официальном интернет-портале правовой информации. Голосование за поправки проходило в течение недели.
(Казан, 4 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда караватка башы кысылган баланы коткарганнар. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. 3 июльдә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына Ершов урамындагы йортларның берсендәге фатирда ике яшьлек кыз баланың башы караватның металл корылмалары арасында кысылып калган. 2нче зональ коткару-эзләү отряды коткаручылары баланың башын чыгарырга ярдәм иткән, ә ата-ана белән көнкүрештә... Читать дальше...
(Казан, 4 июль, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Көрәш буенча спорт мастеры, Татарстан Республикасының атказанган тренеры Марат Әхмәдиев татар көрәше Сабан туеның йөзек кашы булуын әйтте. «Көрәш - безнең Сабантуйның төп элементларының берсе. Бүгенге көндә көрәш нык үсеш алды. Марат Әхмәтов җитәкчелегендәге Республика көрәш федерациясе уңышлы гына эшләп килә. Россия чемпионатлары, халыкара турнирлар күпләп уза. Шулай ук дөнья һәм европа чемпионатлары да үткәрелде. Татар көрәше — Сабантуйның йөзек кашы», — дип белдерде Марат Әхмәдиев. Читать дальше...
(Казан, 4 июль, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Хәзерге минутларда мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырылган онлайн-Сабантуйның концерты өлеше башланды. Әлеге бәйрәм концертын «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы онлайн күрсәтә. Концертны Гөлназ Сәфәрова һәм Фәнил Вакказов алып баралар. «Исәнмесез хөрмәтле дуслар, тамашачылар! Исәнме, дуслык, тынычлык һәм хезмәт бәйрәме! Унике ай буе көткән Сабан туйга багышланган 12 сәгатьлек онлайн марафон дәвам итә. Безнең белән калыгыз», — дип каршы алды онлайн-тамашачыларны Фәнил Вакказов. Читать дальше...
(Казан, 4 июль, «Татар-информ»). Узган атнада Татарстанда Covid-19 коронавирусына иммунитетка 19 мең кеше тест ясаткан. Тест ясый башланганнан бирле тиешле анализны республикада яшәүче 48 меңгә якын кеше тапшырган. Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Марина Трофимова шул турыда сөйләде. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Читать дальше...
(Казан, 4 июль, «Татар-информ»). Россия Хөкүмәте коронавируска каршы көрәштә катнашкан медицина хезмәткәрләренә һәм социаль хезмәткәрләргә өстәмә түләүләргә 11 млрд сум бүлеп бирүне хуплады. Министрлар Кабинетының рәсми сайты хәбәр иткәнчә, мондый карар пәнҗешәмбе көнне хөкүмәт утырышында кабул ителгән. Бу турыда РИА Новости яза. «Әлеге мәсьәлә буенча Россия Федерациясе Хөкүмәте карары проектын кабул итәргә», диелә утырыш нәтиҗәләре буенча карарлар исемлегендә. Россия Премьер-министры Михаил Мишустин сүзләренчә... Читать дальше...
Президент РТ отметил масштабность акции в рамках движения «Помощь рядом! Ярдэм янэшэ!».
(Казан, 4 июль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов гаиләләрдә җан башына уртача керем яшәү минимумыннан түбәнрәк булган гаиләдә тәрбияләнүче балаларны, аеруча зыян күргән тармакта эшләүче үзмәшгуль һәм эшмәкәрләр балаларны һәм 65 яшьтән өлкәнрәк ялгыз яшәүче пенсионерны азык-төлек белән тәэмин итү акциясенә йомгак ясады. Акция «Ярдәм янәшә. Помощь рядом!» кысаларында узды. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сөйләде. Ике айда республикада 210 меңгә якын азык-төлек җыелмасы әзерләнгән. Читать дальше...
(Казан, 4 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда өч катлы йортта чыккан янгыннан өлкән яшьтәге хатын-кызны коткардылар. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Бүген 04.00 сәгать тирәсендә ашыгыч хезмәтнең бердәм 112 номерына Җиләкле урамында өч катлы йортның икенче катындагы фатирда янгын чыгуы турында хәбәр килде. Янгын сүндерүчеләр фатирга баскыч аша менгән һәм 91 яшьлек фатир хуҗасын махсус битлек кидереп, урамга алып чыкканнар. Читать дальше...
(Казан, 4 июль, «Татар-информ»). Дәүләт Думасында күчемсез милек сатып алганда салым акчасын кайтару мөмкин булган сумманы ике тапкыр арттырырга тәкъдим иттеләр. Россия Хөкүмәтенә тиешле тәкъдим белән бюджет һәм салым комитеты әгъзасы Евгений Федоров мөрәҗәгать итте. Бу турыда RT хәбәр итә. Хәзер торак сатып алганда 2 миллион сумга кадәр 13 процентны, шулай ук 3 миллион сумга кадәр кредит процентлары буенча кайтарырга мөмкин. Федоров фикеренчә, бу торакның реаль бәясеннән бик аз. "Россия гаиләләренә... Читать дальше...