(Казан, 19 июль, «Татар-информ»). Мәскәүдә озакка сузылган авырудан соң Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы авиациясен оештыручы һәм аның җитәкчесе — РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының элеккеге авиация башлыгы Рафаил Закиров вафат булган. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегенә сылтама белән Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Россиянең атказанган хәрби очучысына 71 яшь иде.
2010 елның августында ул урман янгыннарын сүндергән вакытта Бе-200 амфибиясендә Владимир Путинның икенче пилоты була. Нәкъ менә Рафаил Закиров Президентка кыскача инструктаж үткәрә.
Рафаил Закиров Татарстан Вәкаләтле вәкиллеге каршында оештырылган Офицерлар клубының актив әгъзасы иде. 2014 елдан Россия Оборона министрлыгы Кораллы Көчләре Генераль штабы башлыгы киңәшчесе булды.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хезмәт иткән вакытта Рафаил Закиров, Казанда туып үскән кеше буларак, туган республикасы хакында да онытмаган. Татарстанда ул республика Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының авиация отрядына ярдәм күрсәткән.
«Рафаил Шәкүр улының туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз», диелә бу хәбәрдә.