(Казан, 6 июль, «Татар-информ», «Хезмәт даны», Ризилә Корбанова). Үткән ел Татарстанда фермерларга һәм эшмәкәрләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән яңа «Агростартап» проекты эшли башлады. Кукмара районында яшәүче Рифнур Минһаҗев та анда катнашып, 3 миллион сум грант отуга ирешкән. Бу хакта Кукмара район газетасы хәбәр итә. «Грант безгә эш башлау өчен бик зур ярдәм булды. Чөнки әлеге акчага трактор, корт ояларын күчереп йөртү өчен прицеп, 120 баш умарта, бал аерту җайланмасы һәм бик күп умартачылык кирәк-яраклары сатып алынды. Читать дальше...
(Казан, 6 июль, «Татар-информ», « Арча-информ», Румия Надршина)). Арчада көчле давыл агачларны аударган, морҗаларны җимергән, зиратка зыян салган, шулай ук бер сыерны ток сугып үтергән. Бу хакта район басмасы яза. «Давыл байтак кына фермалар, гаражларның түбәләрен алып атты», — ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Ленар Абдуллин. Мөндеш фермасының («Кырлай» ширкәте), Апаз («Ватан»), Шурабаш, Байкал авылларындагы ике ферманың («Заря» агрофирмасы), Ашытбаш, Акчишмә («Ашытбаш» ширкәте)... Читать дальше...
(Казан, 6 июль, «Татар-информ»). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Ханты-Мансийск автоном төбәк мөфтие ТаҺир хәзрәт Саматовка ике мөфтиятнең күпьеллык нәтиҗәле хәзмәттәшлеге, милләтара һәм динара татулыкны үстерүгә, татар дини-илаһият мирасын саклау өлкәсендә куйган тырышлыклары өчен Татарстан Диния Нәзарәтенең «Бердәмлек» медале белән бүләкләде. Бу турыда Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте. Быел мөфти Таһир хәзрәт 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аларның 28 елын ул ХМАО мөселманнары нәзарәтере белән җитәкчелек итүгә багышлый.
(Казан, 6 июль, «Татар-информ», «Мәгариф», Ралинә Заһидуллина). Югары уку йортлары, техникум hәм колледж студентлары онлайн имтихан тапшыру белән беренче тапкыр очрашты. Читтән торып укуның кыенлыклары хакында Казан федераль университеты журналистика бүлегенең икенче курс суденты Алсу Зарипова болай ди: «Дистанцион укыту безнең белем бирү сыйфатына сизелерлек йогынты ясады. Укытучы белән „экран аша“ аралашу аркасында без еш кына башка эшләргә игътибар иттек һәм темаларны тулысынча үзләштермәдек. Читать дальше...
(Казан, 6 июль, «Татар-информ»). Җәмәгатьчелек Екатеринбургта XIX гасырның уникаль татар кварталын агач архитектурасы утарлары белән торгызырга, тирә-юньдәге киңлекләрне төзекләндерергә планлаштыра. Бу хакта шәһәр тарихы музееның PR-юнәлеше җитәкчесе Ирина Костеринага сылтама белән ТАСС агентлыгы хәбәр итте. сөйләгән. «Мирас мәктәбе»ндә катнашучылар тарихи биналарны сайлады, экспертлар белән бергә тикшеренүләр үткәрде һәм инвестицияләүне җәлеп итәрлек карарлар белән проектлар тәкъдим итте. «Европа... Читать дальше...
(Казан, 6 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Кешене елан чакса, табибка күренгәнче, ярадан агуын суыртып чыгарырга тырышырга ярамый. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш токсикологы Алия Насыйбуллина «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә әйтте. «Суырткан очракта да, әллә ни күп агу ала алмыйсыз. Агуның күп өлеше лимфа системасына ук үтеп кергән була. Ярдәм күрсәтәм дип, агу суырткан кешенең авыз куышлыгында инфекция булуы ихтимал. Без бит, гадәттә, хастаханәдә агуга каршы сыекча керткәндә... Читать дальше...
(Казан, 6 июль, «Татар-информ»). Казанның «Ак Барс» хоккей клубы командасы баш тренер Дмитрий Квартальнов белән хезмәттәшлекне дәвам итү турында рәсми рәвештә игълан итте. Исегезгә төшерәбез, клуб 1+1 системасы буенча белгеч белән контракт төзеде. Бу турыда клубның матбугат хезмәте хәбәр итте. «Без Дмитрий Квартальнов белән хезмәттәшлекне дәвам итүебезгә шат һәм «Ак Барс»та бергә югары нәтиҗәләргә ирешә алырбыз дип өметләнәбез», — ди генераль менеджер Рафыйк Якубов. Клубта капкачыларның яңа тренеры турында да игълан иттеләр. Читать дальше...
(Казан, 6 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанның Фучик урамын су басу сәбәбе — суүткәргечкә зыян килү. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр. Бүген 18.35 сәгатьтә «Водоканал» диспетчерыннан ашыгыч хезмәтләрне чакыртуның бердәм 112 номерына Фучик урамындагы 105 б номерлы йорт янында суүткәргечкә зыян килүе турында хәбәр алынган. Торба шартлау аркасында Алтан, Плодопитомник, Матур, Көнчыгыш һәм Привольный бистәләре йортларында... Читать дальше...
(Казан, 6 июль, «Татар-информ»). Бөек Ватан сугышы елларында Яшел Үзәндә сугыш катерлары һәм артиллерия өчен хәрби кирәк-яраклар җитештерелә, шуның белән алар Җиңүне якынайта. Шул уңайдан кала «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исеменә лаек. Бу хакта Яшел Үзән районы җитәкчесе Михаил Афанасьев район Советының 58нче сессиясендә әйтте. Үз чыгышында ул Яшел Үзән районыннан фронтка 35 меңгә якын кеше китүен, аларның һәр өченчесе һәлак булуын искәртте. Шулай ук калган халык та Җиңүне якынайту өчен бөтен көчен куйган. Читать дальше...
(Казан, 6 июль, «Татар-информ»). Туймазы дәүләт драма театрында директор вазифаларын Алинә Сафина башкарачак. Бу хакта « Башинформ» хәбәр итә. Алинә Сафина 2002 елда икътисад буенча директор урынбасары буларак эшкә кабул ителә. 2006 елдан ул гомуми мәсьәләләр буенча директор урынбасары булып эшли. «Гомуми мәсьәләләр буенча директор урынбасарына театрның финанс-хуҗалык эшчәнлегенә гомуми җитәкчелек итү функциясе йөкләнде. Бу эш киңкырлы һәм күләмле, Алинә Галиевна, югары профессионал, тәҗрибәле белгеч буларак... Читать дальше...
(Казан, 6 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Шаһитлар Казанның Фучик урамындагы су ташкынын видеога төшергән. Видеоны «Татар-информ»га вакыйга шаһитлары җибәрде. Шаһитлар сүзләренчә, видеоны Фучик урамында кичке сәгать бишләр тирәсендә төшергәннәр. Кадрларда урамның тулысынча су белән тулуы күренә. Автомобильләр су баскан юлдан бара, хәтта әкрен тизлек тә машинаны гидроһөҗүмнән коткара алмый. Видеода ачык капотлы берничә машина күренә. Җәмәгать транспорты пассажирлары да судан зыян күрә — су автобус һәм троллейбус салоннарына керә. Читать дальше...
(Казан, 6 июль, «Татар-информ»). Татарстанда бу атнада элеккеге атнадагы кебек эссе һава торышы сакланачак, бераз салкынаю ялларга гына көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Сишәмбе, 7 июльдә, һәм чәршәмбе, 8 июльдә, республика «Екатеринбург өстендәге үзәк белән көнчыгыш антициклонның көнбатыш перифериясендә» булачак. Явым-төшем көтелми. Төнлә һава температурасы 16-23 градус, көндез 29-34 градус булачак. Синоптиклар мәгълүматына караганда, 9 июльдә төнлә төбәктә һава торышын антициклон билгеләячәк... Читать дальше...
(Казан, 6 июль, «Татар-информ»). Россиядә иң югары пенсияләрне Чукотка (28 219,13 сум) һәм Ненец (25 215,13 сум) автономияле округларында алалар. Бу хакта Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына сылтама белән РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. Алардан соң Камчатка (24 409,59 сум) һәм Магадан өлкәсе (24 304,94 сум) бара. Иң аз түләүләр — Дагыстан (12 411,37 сум), Кабардино-Балкария (12 473,37 сум) һәм Калмыкия (13 350,12 сум) халкына туры килә. Россия пенсия фонды мәгълүматларына караганда... Читать дальше...
(Чаллы, 6 июль, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллы татар дәүләт драма театрының башкаручы директоры итеп Айдар Сәфәргалин билгеләнде, ул элек театр директоры урынбасары булып эшләде. Бу хакта «Татар-информ»га мәдәният учреждениесе пиар-менеджеры Гүзәл Әхмәтгәрәева хәбәр итте. Театр труппасы дүрт актер белән тулыланды. Яңа артистлар арасында Казан театр училищесында Зөлфәт Закиров һәм Резидә Гарипова курсын тәмамлаган өч кеше: Фирдүс Сафин, Винер Фәйзуллин һәм Физалия Габидуллина бар. Читать дальше...
(Казан, 6 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Чаллы кешесе кафеда эшләүче электрикны бинага кертүдән баш тарткан өчен кыйнаган. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Полициягә бер кыз шалтырата һәм юлда кешеләр сугышуның шаһиты булуын сөйли. Ул сугышучыларны телефонга да төшереп ала. Соңрак билгеле булганча, җәнҗалда катнашучыларның берсе шунда яшәүче 51 яшьлек кеше була, ул кабыргалары сынган һәм гематома алган хәлдә хастаханәгә китерелә. Зыян күрүче кафеда электрик булып эшләвен сөйли. Читать дальше...
(Казан, 6 июль, «Татар-информ»). 2020 елгы БДБ илләре уеннарын график нигезендә үткәрү планлаштырыла, ярышларны башка вакытка күчерү әлегә каралмый. Бу хакта Россия спорт министры Олег Матыцин БДБ илләрендәге беренче уеннарга әзерлек һәм аны уздыру мәсьәләләре буенча БДБ дәүләтләренең физик культура һәм спорт белән идарә итү дәүләт органнары җитәкчеләре киңәшмәсендә әйтте. ТАСС агентлыгы шул хакта язды. «Без уеннарны 4-11 сентябрьдә үткәрергә планлаштырабыз, хәзерге вакытта үзгәрешләр көтелми. Транспортка килгәндә... Читать дальше...
Заявления на три услуги, которые оказывает Министерство труда, занятости и соцзащиты Татарстана теперь можно подать в офисы МФЦ Татарстана: на выдачу удостоверения многодетной семьи в РТ или его дубликата; присвоение звания и выдачу удостоверения «Ветеран труда», Ветеран труда Татартсан; на оказание госпомощи за счет средств республиканского бюджета.
(Казан, 6 июль, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Казанның Шамил Усманов урамындагы йортларда яшәүчеләр өчен «Безнең ишегалды» Президент программасы ярдәмендә уңайлы һәм күпфункцияле ишегалды зонасы барлыкка килде. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов башкарылган эш нәтиҗәләрен бәяләде. Аны Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова озата йөрде. «Бу — барлык эш төрләре, шул исәптән кече архитектура формалары урнаштыру башкарылган, шулай ук „Безнең... Читать дальше...
Совет по взаимодействию с религиозными и общественными организациями при главе Нурлатского района провел очередной “круглый стол”.
Чаллы татар дәүләт драма театры яңа сезонын Шамил Идиатуллинның "Бержнев шәһәре" ("Город Брежнев") романы нигезендә иҗат ителгән спектакль белән ачып җибәрәчәк.
(Казан, 6 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Белгечләр елан тешләгән очракта кичекмәстән башкарылырга тиешле гамәлләрне аңлатты һәм елан тешләмәсен өчен саклану чараларын әйтте. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә сөйләштеләр. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш токсикологы Алия Насыйбуллина әйтүенчә, урманга барганда калынрак кием-салым, калын табанлы аяк киеме кию, үзең белән аллергиягә каршы антигистаминлы препаратлар, эчәргә яраклы су алырга кирәк. Читать дальше...
В Татарстане с начала года за медицинской помощью обратились 4 татарстанца, которых укусили eдинственные ядовитые змеи рeспублики – гaдюки, сообщает ИА «Татар-информ».
В июле некоторым пенсионеров проиндексируют выплаты на сумму до 3500 рублей в месяц. Кроме того, некоторые категории граждан могут получить 12 130 рублей в качестве налогового капитала.
(Казан, 6 июль, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Тинчурин театры артистлары җәйге ялдан чыгып репетицияләрен башлап җибәрделәр. Бу хакта театрның матбугат үзәге хәбәр итә. Хәзерге вакытта театрда Илгиз Зәйниевнең "Полиционер" пьесасы буенча сәхнәләштереләчәк спектакльгә әзерлек бара. Әсәрне сәхнәгә режиссеры Туфан Имаметдинов куя. Әсәрнең жанры – сатирик комедия. Спектакль 87 нче театраль сезонның беренче премьерасы булыр дип көтелә.
Сегодня все знаков Зодиака ожидают мелкие хлопоты и немного суеты. Вас также ждут приятные и легкие разговоры с родственниками, соседями или знакомыми. Но с некоторыми из них у вас может даже завязаться ссора или споры по нерешенным вопросам. Вполне возможно, что сегодня к вам нагрянут гости, поэтому лучше отменить все встречи.