(Казан, 11 июль, «Татар-информ», «Арча хәбәрләре», Халидә Габидуллина). Мөхәммәт Мәһдиев музеена язучының нәселен өйрәнүче, Санкт-Петербургта яшәүче Ренат Зиннәтуллин кунакка кайткан. Бу хакта район газетасы хәбәр итә. Ул төп чыгышы белән Яшел Үзән шәһәреннән, хәрби кеше. Тамырлары Казаннан, ә бабайларының нәселе Мәһдигә барып тоташа. Нәсел шәҗәрәсен өйрәнү, бабайларының чыгышын, туган-тумачаларын төгәл барлау максаты белән Ренат хатыны Лилия, уллары Камил, Данис белән былтыр ук музейга кайтты, диелә хәбәрдә. Читать дальше...
В рамках реализации федерального проекта «Поддержка семей, имеющих детей» национального проекта «Образование» он создан на базе республиканского центра психолого-педагогической реабилитации и коррекции «Росток» и открыт в нескольких районах Татарстана, в том числе и у нас. О его целях и деятельности подробно рассказала куратор центра в Нурлатском районе, руководитель службы «Доверие» Тамара Севастьянова.
Вот с таким порывом нежности пишет нам следующая участница нашего фотоконкурса - Вера Никифорова (Аввакумова): "Цветы — это символ чистоты, радости и счастья. Они с древних времен воспеваются поэтами. Цветы — это любовь, это вечный источник вдохновения. Без красоты цветов жизнь становится беднее."
На сегодняшний день выплаты на детей – одна из самых востребованных услуг в Нурлатском филиале многофункционального центра.
(Казан, 11 июль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казан Дәүләт консерваториясе профессоры Альберт Әхәт улы Әсәдуллин вафат. Мәгълүматны консерваториянең матбугат үзәге раслады. «Яңа гына хәбәр иттеләр. Әле генә вафат булган. Әлегә өстәмә мәгълүматым юк», — диде уку йортының матбугат үзәге җитәкчесе Александра Нагорнова.
(Казан, 11 июль, «Татар-информ», «Хезмәт даны», Алсу Гатауллина). Шушы көннәрдә Кукмара районы прокуроры Ришат Шакиров район үзәк дәваханәсендә булып, андагы эш барышы белән танышты, шулай ук температура билгеләре белән мөрәҗәгать итүчеләрне кабул итүче КИЗ (инфекцияле авырулар кабинеты) янында чиратта торучы авырулар белән сөйләште. Бу хакта җирле басма хәбәр итә. Барыннан да бигрәк аны күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатыннан пациентларның канәгатьме икәнлеге кызыксындырды. Коронавирус пандемиясе табиблар эшен күпкә катлауландырганлыктан... Читать дальше...
(Казан, 11 июль, «Татар-информ», « Әлки хәбәрләре»). Әлки районы хуҗалыкларында 83 мең 570 тонна сенаж салынган. Бу хакта җирле басма хәбәр итә. Иң күп яшел массаны «Хузангай» җәмгыяте терлекчелек комплексына әзерләгәннәр. Биредә 25 мең тоннадан артык сусыл азык салынган. Карга савым комплексында — 18 мең, Чуаш Кичүендә 13 мең тоннадан артык сенаж запасы тупланган. Кичә хуҗалыкларда 2300 тонна сенаж салынган. Бер үк вакытта печән хәзерләү дә дәвам итә. Районда 4700 тонна печән запасы булдырылган. Читать дальше...
По системе АПК «Безопасный город» в городе Нурлат установлены и задействованы 20 уличных стационарных камер видеонаблюдения.
В России семьи с детьми смогут получить новую выплату. Информацию об этом сообщили в Министерстве спорта РФ.
Во втором полугодии наименьшие пакетные тарифы на связь могут стать дороже примерно на 14%.
(Казан, 11 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда Зур Аккош күлендә биш яшьлек малай батып үлгән, 15 яшьлек баланы коткарып калганнар. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Бүген Казанның Зур Аккош күлендә кизү торган ОСВОД коткаручыларыннан балалар белән суда булган ике фаҗига турында хәбәр килә. Беренче очракта 15 яшьлек малайны коткарганнар. Ул туп артыннан суга кереп киткән була, әмма бата башлый. Читать дальше...
(Казан, 11 июль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казанский Гипронииавиапром» акционерлык җәмгыяте коллективына компаниянең генераль директоры Борис Тихомиров вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашу сүзләре юллады. Бу хакта республика Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. «Республикабыздагы иң тәҗрибәле һәм абруйлы җитәкчеләрнең берсе Борис Иванович Тихомировның вафатын тирән кайгы белән кабул иттем. Аның ярты гасырга якын хезмәт биографиясе Казан Гипронииавиапромы белән тыгыз бәйләнгән ... Читать дальше...
(Казан, 11 июль, «Татар-информ»). Узган атнада 23 хезмәт коллективында коронавирус инфекциясенең 37 очрагы ачыкланган, бу аннан алдагы атна белән чагыштырганда биш очракка күбрәк. Бу хакта Республиканың Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Марина Трофимова сөйләде Марина Трофимова әйтүенчә, инфекция йоктыруны булдырмый калу һәрвакытта да мөмкин түгел, әмма коллектив эчендә таралуны булдырмый калу һәм тиешле профилактик чараларны үтәү мөһим. Читать дальше...
Инфекционист Игорь Фёдоров коронавирус белән авыручыларны "кызыл зонада" дәвалаган булган.
(Казан, 11 июль, «Татар-информ»). Татарстанда 2020 елның беренче яртыеллыгында сөт җитештерү планы 2 процентка арттырып үтәлгән. Бу хакта республиканың Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әйтте. «Агымдагы елның алты аенда республикада 711 мең тонна сөт савып алынган. План ике процентка арттырып үтәлә», — диде министр. Ул 16 районның сөт җитештерү буенча таләпләрне үтәмәвен сөйләде. «Иң зур минус Яшел Үзән районында — 2 мең тоннадан артык сөт. Читать дальше...
(Казан, 11 июль, «Татар-информ»). «Питрау» керәшен мәдәнияте республика бәйрәменең программасы билгеле булды. Бу хакта Татарстан Республикасы керәшеннәренең Иҗтимагый оешмасы Идарәсе рәисе урынбасары, башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова хәбәр итте. 10:00 — Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның «Питрау» керәшен мәдәнияте республика бәйрәме уңаеннан котлавы. 10:05 — Татьяна Ефремованың «Питрау» җырына клибы. 10:10 — Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова котлавы. 10:15 ... Читать дальше...
(Казан, 11 июль, «Татар-информ»). Татарстанда терлек азыгы әзерләү темплары узган елга караганда 1,4 тапкырга арткан. Бу хакта бүген республиканың Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әйтте. Министр сүзләренчә, 10 июльгә республикада 2 млн 220 мең тонна сенаж һәм 378 мең тонна печән әзерләнгән, бу кирәкле ихтыяҗның 54 процентын тәшкил итә. Марат Җәббаров 13-17 июльдә Татарстанда ашлык җыю комбайннарын, ындыр табакларын һәм терлек азыкларын... Читать дальше...
(Казан, 11 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда исерек шофер каршы як полосага чыгып зыян күргән. Бу хакта авария урыныннан «Татар-информ» агентлыгының үз хәбәрчесе сөйләде. Авария кичә кич, Тукай районында М7 трассасында булган. «Лада» фургонының 35 яшьлек исерек шоферы каршы як полосага чыга һәм «Рено» машинасы белән бәрелешә. «Юл-транспорт фаҗигасендә аварияне китереп чыгарган исерек шофер зыян күргән. Ир-атның сөякләре сынган, баш мие селкенгән һәм баш сөяге зарарланган. Аны хастаханәгә алып киткәннәр»... Читать дальше...
(Казан, 11 июль, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус белән бәйле вазгыять тотрыклы, әмма бу иркен суларга сәбәп түгел. Бу хакта бүген районнар белән киңәшмә барышында республика Президент Рөстәм Миңнеханов әйтте. «Көн саен авыруның 35-36 яңа очрагы ачыклана. Кызганыч, күпләр бу хәлнең җитдилеген аңламый. Кешеләрнең моңа җиңел каравы турында протоколлар да аңлата — бер атна эчендә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре 2 меңнән артык беркетмә төзегән», — диде ТР Президенты. Коронавирус... Читать дальше...
☀️На улице установилась жаркая погода, которую мы так долго ждали. И как же хочется окунуться в прохладную воду.
(Казан, 11 июль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов район башлыкларын сулыкларда кешеләр һәлак булу проблемасына җаваплы карарга өндәде. Бу хакта ул республиканың Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә әйтте. Агымдагы атнада Татарстанда 14 кеше, шул исәптән Түбән Кама районында бер бала батып үлгән. Татарстанның Гражданнар оборонасы һәм Гадәттән тыш хәлләр министры — Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе җитәкчесе Рафис Хәбибуллин сөйләгәнчә, ел башыннан бирле 42 кеше батып үлгән. Читать дальше...
(Казан, 11 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Полиция хезмәткәрләре Чаллыда яшьләрнең массакүләм сугышуында катнашучыны тоткарлады. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Полициягә Чаллыда яшәүче 23 яшьлек егет мөрәҗәгать иткән. Ул төнлә үзенә егетләр төркеме һөҗүм иткәнен сөйләгән. Шул ук көнне полиция хезмәткәрләре җинаять кылуда шикләнеп элек хөкем ителгән 19 яшьлек егетне кулга ала. Әлеге факт буенча «Хулинганлык» маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган. Читать дальше...
(Казан, 11 июль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың барлык районнары белән видеоконференция режимында киңәшмә уздырды. Киңәшмәне ачканда ул республикага ике көнлек эш сәфәре белән Россия Премьер-министры Михаил Мишустинның, шулай ук берничә федераль министрның килүен искә төшерде. Бу хакта республика Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. Михаил Мишустин Казанда республика йогышлы авырулар хастаханәсе корпуслары төзелешенә бәя биргән. Татарстан Президенты әйтүенчә... Читать дальше...
Как уже известно, в начале июня исполнительный комитет города объявил конкурс на лучшее благоустройство, озеленение и цветочное оформление.
(Казан, 11 июль, «Татар-информ»). Бөтенроссия халык саны алу ерак районнар өчен 2020 елның 1 октябрендә башлана. Бу хакта Бөтенроссия халык санын алу (ВПН) сайтында хәбәр ителә. «Бөтенроссия халык санын алу Россиянең бөтен төбәкләренә, хәтта иң кечкенә һәм ерак урнашкан торак пунктларга да кагылачак. Ерак территорияләрдә халык санын алу 2020 елның 1 октябреннән 2021 елның 30 июненә кадәр булачак», — диелә ВПН медиаофисы сайтында. Коронавирус пандемиясе аркасында халык санын алу вакыты күчерелде.... Читать дальше...