(Казан, 17 июль, "Татар-информ"). Саратов өлкәсендәге Җәмигъ мәчетендә җәмәгать белән өйлә намазын укуны яңадан башлыйлар. Коронавирус пандемиясе сәбәпле гыйбадәтханәдә җәмәгать намазлары 2020 елның 26 мартыннан 111 көн дәвамында укылмады. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте сайтында хәбәр ителә. Җәмәгать намазы санитар-эпидемиологик норма таләпләрен үтәп һәм социаль дистанцияне саклап үткәрелә. Барлык мәчеткә керүчеләрнең температурасы үлчәнә. Һәркем битлек кияргә, антисептик белән кулларны эшкәртергә яки перчаткалар кияргә... Читать дальше...
(Казан, 17 июль, "Татар-информ"). Әлмәт шәһәре “Татар телендә белем бирүче урта гомуми “Нур” мәктәбе” гомуми белем шәхси оешмасы дәүләт аккредитациясен уңышлы үтте һәм таныклыкка ия булды. Әлеге белем бирү учреждениесенең оештыручысы – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте. Бу хакта Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Әлмәттә “Нур” мәктәбе 2018 елда Әлмәт мөхтәсибәте тырышлыгы һәм иганәчеләр ярдәме белән ачылды. Ул Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан бирелгән лицензиягә ия. Читать дальше...
(Казан, 17 июль, «Татар-информ»). Чаллының Кечкенә ил бистәсе күлендә бер ир-ат батып үлгән. Бу хакта «Татар-информ»га вакыйга урыныннан агентлыкның үз хәбәрчесе хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, күлдә ир-атның батып үлүе турындагы хәбәр кичке алтылар тирәсендә ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына килгән. Фаҗига булган урынга килгән коткаручылар сулыкның төбен тикшергән һәм ярдан 30 метр ераклыкта дүрт метр тирәнлектә һәлак булган кешене ачыклаган. «Ирне судан ярга алып чыгалар. Мәрхүмнең... Читать дальше...
(Казан, 17 июль, «Татар-информ»). Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров республиканың Аксубай районы хуҗалыкларында булды. Комбайнчылар белән очрашуда ул быел уңыш саллы булыр дип көтелүен, төп бурыч — аны вакытында җыеп алу, амбарларга, складларга салу икәнлеген әйтте. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Аксубай районында министр Ильяс Сөләймановның крестьян-фермер хуҗалыгында булды. Быел фермер «150... Читать дальше...
(Казан, 17 июль, «Татар-информ»). Коронавирустан вакцина иммун системасының авыр хроник авырулары булган кешеләрдән тыш, бар кешегә дә туры киләчәк. Бу хакта РИА Новости агентлыгына Гамалея исемендәге Эпидемиология һәм микробиология үзәге директоры Александр Гинцбург сөйләде. Ул теләсә нинди вакцинаның хроник авыруларны кискенләштерергә мөмкин булуын әйтте. Шуңа күрә хроник авырулары булган кешеләргә табиб-иммунолог белән киңәшләшергә кирәк, дип искәртте.
(Казан,17 июль, «Татар-информ»). Уфада Мәҗит Гафури мемориаль музей йорты җитәкчесе һәм Мәҗит Гафури исемендәге мәдәният фонды Советы уртак карары белән «Без Мәҗит Гафурины укыйбыз» видео-флешмобы өч ай дәвам иттте. Әлеге флешмобта төрле милләт вәкилләре катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Чара истәлекле вакыйгага – Башкортстан Республикасындагы беренче халык шагыйре Мәҗит Гафури тууга 140 ел тулуга багышланган иде. Әдәби чара Башкортстан Республикасы Башлыгы... Читать дальше...
(Казан, 17 июль, «Татар-информ»). Казанда яшәүче бер хатын-кыз, кирәкмәгән кредиттан баш тартып, аферистларга 126 мең сум акча күчергән. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. Казанда «Ямашев» полиция бүлегендә 23 яшьлек кыз гариза калдырган, ул билгесез кешеләргә 126 мең сум акча күчерүен сөйләгән. Ул банктан шалтыратучының 100 мең сумлык кредитка биргән гаризагыз уңай хәл ителде, дигән сүзенә ышанганлыгын әйткән. Кыз гариза бирмәвен һәм кредитка мохтаҗ булмавын аңлаткан. Читать дальше...
(Казан, 17 июль, «Татар-информ»). Мөфти шәех Равил Гайнетдинның Ислам теологиясе һәм мәдәнияте өлкәсендә «Ислам: дин, гыйбадәт, әхлак, канун» дигән фундаменталь дини хезмәтенең икенче басмасы «Мәдинә» нәшрият йортында дөнья күрде. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Хезмәт «Россиядә Ислам фикере: яңарыш һәм яңадан фикерләү» дигән китап сериясен ача. Беренче хезмәт басмасы 2019 елның августында чыкты. Ул мөфти Равил Гайнетдинның 60 еллыгына, Мәскәү Җәмигъ мәчетенең... Читать дальше...
(Казан, 17 июль, «Татар-информ»). Татарстанда яшь педагогларны мәктәпләргә беркетү буенча юл картасын кабул иттеләр. Аны үтәү укытучыларның мәктәп коллективларында адаптация срокларын киметүгә китерәчәк дип саный партиянең «Яңа мәктәп» проекты координаторы Асия Тимирясова. Бу хакта «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге сайтында хәбәр ителә. Юл картасы нигезендә, республикада педагогларга һөнәри юнәлеш бирү һәм аларның хезмәтен популярлаштыру буенча тулы бер чаралар комплексы үткәрү планлаштырыла. Читать дальше...
(Казан, 17 июль, «Татар-информ»). Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр һәм эшкәртүчеләр элек алынган ташламалы кыска сроклы кредитны бер елга озайтырга мөмкин. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. «Ташламалы кредитлар буенча кичектереп түләү — авыл хуҗалыгы комплексы предприятиеләренә дәүләт ярдәме чараларының берсе, — дип билгеләп үтелә хәбәрдә. — Бу максатларга федераль бюджеттан быел 4 млрд сум һәм 2021 елда 6 млрд сум акча бүлеп биреләчәк». Читать дальше...
(Казан, 17 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Буа районында водолазлар югалган икенче яшүсмернең мәетен тапкан. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр. 17 яшьлек малайның мәетен ярдан 25 метр ераклыкта өч метр тирәнлектә кичке сәгать биш туларга 20 минутта табып алганнар. Баланың гәүдәсе полицейскийларга тапшырылган. Элегрәк «Татар-информ» кичә республиканың Буа районында 17 һәм 15 яшьлек ике үсмернең буага су коенырга... Читать дальше...
(Казан, 17 июль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Россия Дәүләт Думасы депутаты, «Татар федераль милли-мәдәни автономиясе» рәисе Илдар Гыйльметдинов хәзер татар журналистларын әзерләү системалы рәвештә башкарылмый, шуңа татар журналистларын әзерләүне булдырырга кирәк дип саный. Бу фикерен ул «Татар-информ» хәбәрчесенә җиткерде. «Татар матбугатын күзәтәм һәм аның киләчәге өчен кайгырам. Мәсәлән, интервьюда әйткән фикерләремне татарча язып чыга алмыйлар, аңламыйлар, чөнки журналистларның фикерләүләре рус телендә. Читать дальше...
Глава Нурлатского муниципального района Алмаз Ахметшин ознакомился с ходом работ по благоустройству дворов в рамках президентской программы «Наш двор».
(Казан, 17 июль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Әкият» татар дәүләт курчак театрының татар труппасы «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакленең репетицияләрен башлап җибәрде. Бу хакта театрның матбугат үзәге хәбәр итә. Курчак театры коллективы җәйге ялдан чыгып, яңа спектакльләргә репетицияләрен башлап җибәрде. Рус труппасында Р.Киплингның «Маугли» спектакле репетицияләре бара. Спектакльне театр режиссеры Рафаэль Таһиров куя. Куючы рәссам — Софья Шахновская (Мурманск); композитор Азат Хөсәенов; балетмейстер — Сәлимә Әминова. Читать дальше...
По данным за II квартал текущего года, китайская компания Master Lu назвала склонные к перегреву смартфоны.
В Центре образования «Точка роста» в Фомкинской школе завершается ремонт учебных кабинетов Сельские дети здесь смогут углубленно изучать информатику, технологию, основы безопасности жизнедеятельности и учиться игре в шахматы.
(Казан, 17 июль, «Татар-информ»). Якын көннәрдә Татарстанда яңгырлар көтелә, урыны белән яшенле яңгырлар явачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Шимбә көнне, 18 июльдә, Татарстанда урыны белән бераз яңгыр явачак, минималь һава температурасы +11...+16 градуска кадәр төшәчәк, көндез һава +23....+28 градуска кадәр җылыначак. Якшәмбе, 19 июльдә, республикада яңгырлар көтелә. Көндез кайбер районнарда җилле яшенле яңгыр явачак, яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 17-22 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Читать дальше...
В Новоиглайкинском сельском поселении в этом году собираются отремонтировать и благоустроить территории 5 колодцев.
Жители Степноозерского сельского поселения в эти дни получают государственную субсидию для погашения затрат на содержание дойных коров и коз.
Тыюлык җитәкчелеге ярдәмгә волонтерлар чакыра. МЧС кеше яши торган урыннарны гына саклый.
(Казан, 17 июль, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Казанда җәяүлеләр юл кичүендә чит ил машинасы 12 яшьлек велосипедчыны бәрдергән, баланы хастаханәгә озатканнар. Бу хакта шәһәр автоинспекциясендә хәбәр иттеләр. Бүген көндезге сәгать өчтә Ямашев проспектында «Тойота» шоферы «зебра»да юл бирмичә 12 яшьлек велосипедчыны бәрдергән. Малай җәяүлеләр кичүеннән велосипедында йөргән килеш чыга торган булган. Һәлакәттә җәрәхәт алган баланы Балалар республика клиник хастаханәсенә озатканнар.
Прекрасная летняя погода позволила работникам детского сада «Елочка» организовать и провести на днях веселый праздник День Нептуна, который уже успел полюбиться не только дошкольникам, но и воспитателям.
(Казан, 17 июль, «Татар-информ»). Татарстанда 2022 елга дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең 70 процентын «цифрлыга» күчерергә планлаштыралар. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Безнең бурыч - 2024 елга Татарстанда барлык дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне дә цифрлы итү. 2022 елга без цифрлы хезмәт күрсәтүне 70 процентка кадәр арттырырга планлаштырабыз», - дип сөйләде ведомство башлыгы Айрат Хәйруллин. Читать дальше...
В России мест красивых много, но Татарстан мне всех милей!..» Именно эти строки послужили эпиграфом к конкурсу чтецов «Татарстан – мой край родной», посвященного 100-летию образования ТАССР, который прошел на днях на базе нурлатского детского сада «Росинка».
(Казан, 17 июль, «Татар-информ»). Россиядә туристлык бизнесыннан алынган акчаларның бер өлеше җирле бюджетларга эләксен өчен, салым законнарына төзәтмәләр кертергә кирәк. Бу муниципалитетларны урыннарда туристик инфраструктураны үстерергә стимуллаштыра ала. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин РФ Закон чыгаручылар Советы Президиумы утырышында әнә шундый тәкъдим ясады. «Минемчә, салым законнарына кагылырга туры киләчәк, чөнки алар ремонтлый, тәртипкә китерә торган туристик объектлар булган муниципалитетларның кызыксынуы юк. Читать дальше...