(Казан, 15 июль, «Татар-информ», « Хезмәт даны», Эльвира Мөбарәкшина). Полиция һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре Кукмара районы сулыкларына рейдка чыкты. Бу хакта Кукмара районының 117нче янгын сүндерү-коткару бүлегенә сылтама белән җирле басма хәбәр итә. Патруль төркеме әгъзалары ял итүчеләр белән әңгәмә коралар, шулай ук суда үз-үзеңне тоту турында белешмәлекләр тараталар. Административ комиссия җиһазландырылмаган урыннарда коенган өчен беркетмәләр төзү буенча вәкаләтләргә дә ия. Читать дальше...
(Казан, 15 июль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казан яшь тамашачылар театрына яңа баш режиссер куелды. Әлеге вазифа Радион Букаевка тапшырылды. Бу хакта театрның матбугат үзәге хәбәр итә. Бүген Казан яшь тамашачы театрында труппа җыелышы үтте. Җыелышта Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова коллективка яңа баш режиссёрны тәкъдим итте. «Тетарның киләчәге бар — мин моңа ышанам. Театрда ике башлангыч бар: берсе административ — анысын директор алып бара, икенчесе иҗади — анысы баш режиссёр җаваплылыгында. Читать дальше...
Яшьләр арасында чир йоктыручылар арта, бу аларның ваемсызлыгыннан килә ди рәсмиләр.
(Казан, 15 июль, «Татар-информ», « Актаныш», Рузилә Хәсәнова). Бүген Актанышта комбайннарның урып-җыюга әзерлеген тикшерделәр. Бу хакта район газетасы хәбәр итә. Комбайннар парады дип йөртелүче әлеге чара Киров аермасында башланып китте. Биредә «Тамыр», «Чишмә» хуҗалыклары, «Чишмә» агрофирмасының барлык комбайннары да чыккан иде. Комиссия тарафыннан комбайннарның төзеклеге тикшерелә.
Урмай авылы мәдәният йортында узган сайлау чарасында оешманы озак еллар җитәкләгән Фәрит Гыйбатдиновның истәлеген мәңгеләштерү турында да фикер алыштылар.
(Казан, 15 июль, «Татар-информ»). Түбән Новгород өлкәсенең Грибаново авылында «Мәскәү онлайн-Сабан туе — 2020» призына футбол турниры узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә. Турнирны Мәскәүнең Зеленоград административ округы мөселманнары оешмасы, Грибаново авылы мөселманнарының җирле оешмасы һәм Грибаново авылындагы Азымов КФКсы оештырган. Яшь футболчылар Мәскәү Татар милли-мәдәни автономиясе әгъзасы Наил Якубов ярдәме белән 2019 елда төзелгән футбол кырында уйнаган. Авылда яшәүчеләр әйтүенчә... Читать дальше...
(Казан, 15 июль, «Татар-информ»). Башкортстанда онлайн оештыру комитетында башкорт җыры башкаручыларының «Ирәндек моңдары» төбәкара бәйгесен уздыру вакытын билгеләделәр. Быел ул Сибайда 21-22 августта узачак. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы яза. Нигезләмә буенча, бәйгегә 7-16 яшьлек балалар, 17-65 яшьлек үзешчән башкаручылар, 17-45 яшьлек һөнәри башкаручылар кертелә. 7-16 яшьлек балалар арасында бәйге бер турда 10 августта онлайн-режимда уздырыла. Үзешчән һәм һөнәри башкаручылар бәйгесе ике турда уздырылачак. Читать дальше...
(Казан, 15 июль, «Татар-информ»). Татарстанда июль ахырындагы һава торышы турында КФУның Экология һәм табигатьне куллану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев сөйләде. «Айның соңгы декадасында температура фоны климатик нормадан түбән булмаячак. Әгәр атна дәвамында температура төшү фаразланса, моңыннан соң тагын җылы булачак», — дип сөйләде Юрий Переведенцев, шулай ук республикага кабаттан эссе һава торышы килү ихтималын да әйтте. Аның сүзләренчә... Читать дальше...
(Казан, 15 июль, «Татар-информ»). Оренбургта яшәүче Россия Герое Рәис Мостафин 13 июль көнне озакка сузылган авырудан соң вафат булды. 23 октябрьдә аңа әле кырык яшь кенә тулган булыр иде. Оренбур татарлары милли-мәдәни мохтарияте, Хөсәен Ямашев исемендәге милли китапханә коллективы, «Яңа Вакыт» редакциясе мәрхүмнең якыннарының кайгысын уртаклашты. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте. Күрсәткән батырлыгы өчен, Россия президенты указы белән 2000 елның 11 июлендә Рәис Мостафинга Герой... Читать дальше...
(Яр Чаллы, 15 июль, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллы мөхтәсибәте башлыгы Әлфәс хәзрәт Гайфуллин Җәмигъ мәчете төзелешенә ярдәм фонды җитәкчесе Уел Хәсәенов белән мәчет төзелешен карады. Төзүчеләр үзәк баскычны төзүне тәмамлады һәм мәчетнең ике төп корпусын күтәрүне дәвам итә — хәзер алар өченче катта эшли. Булачак гыйбадәт йорты шәһәр халкы соклана алырлык матур рәвешкә керә башлады. Чаллы мэры Наил Мәһдиев үтенече буенча объект тирәсендәге төзелеш коймасын өлешчә күчерделәр. Бу Чаллы... Читать дальше...
(Казан, 15 июль, «Татар-информ»). Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы массакүләм мәгълүмат чаралары, журналистлар һәм блогерлар өчен «Минем җирем — Россия» иҗади конкурсын игълан итте. Бәйгегә телевидениедә, радиода яңгыраган, массакүләм мәгълүмат чараларында һәм интернетта басылып чыккан журналистик проектлар кабул ителә. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте. Проектлар Россия авылының уңай үрнәген тасвирлый торган һәм авыл территорияләрен үстерүнең алдынгы тәҗрибәсен таратуга... Читать дальше...
(Казан, 15 июль, «Татар-информ»). «Үлемсез полк» акциясе эссе һава торышы һәм коронавирус таралу вазгыяте аркасында кабат күчерелергә мөмкин. Бу хакта Sputnik радиосына акцияне оештыручыларның берсе Елена Цунаева хәбәр иткән. Хәрәкәт 16 июльдә координацион совет утырышын уздырачак, анда бу мәсьәлә каралачак. «Бу ике яклы мәсьәлә. „Үлемсез полк“ ның уздырылуын телибез, әмма башка карар турында уйларга мәҗбүр итә торган берничә позицияне күрәбез. Кайбер төбәкләрдә аномаль эссе һава торышы саклана.... Читать дальше...
(Казан, 15 июль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендә урнашкан берничә әһәмиятле объектны, шул исәптән Яшь тамашачы театрын да карады. Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова һәм театр директоры Айгөл Горнышева белән берлектә Яшь тамашачы театры биналары комплексын үстерү планнары турында фикер алышу булды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Рөстәм Миңнеханов театрның хәзерге торышы белән танышты, тамаша залын һәм башка бүлмәләрне, эчке ишегалдын карады. Читать дальше...
(Казан, 15 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Дәүләт Советы депутаты Камил Ногаев татар теленең түбән дәрәҗәсендә үзен гаепле саный. Бу хакта ул Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенең беренче утырышында әйтте. Аның сүзләренчә, еш кына башкаларны тәнкыйтьләп, кеше гаепне үзеннән эзләми. «Мин үземне татар теле кулланышы кимүендә гаепле дип саныйм. Район башлыгы булып эшләгәндә дә, гаиләмдә дә татар кешесе буларак тиешенчә эшләп бетермәгәндә гаеплемен. Читать дальше...
(Казан, 15 июль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендәге әһәмиятле объектларны реконструкцияләү һәм реставрацияләү эшләре барышы белән танышты. Шулай ук ул реставрацияләнгән Әҗем мәчетен һәм төзекләндерелгән Челышев йортын да карады. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. Әҗем мәчетен реставрацияләү турында йөкләмәне Рөстәм Миңнеханов 2016 елда бирде. Фәткуллин урамындагы 15 йортта урнашкан мәдәни мирас объекты ул вакытта начар хәлдә иде. Читать дальше...
(Казан, 15 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов мәдәният юнәлешендәге эшче төркемгә бурычлар билгеләде. «Мәдәният министрлыгын, „Татмедиа“, „Яңа гасыр“ телерадиокомпаниясен милли рухны үстерүдә локомотив итеп күрәсе килә», — диде ул беренче утырышта. Марат Әхмәтов, массакүләм мәгълүмат чаралары, мәдәният оешмалары эшен камилләштерү, иҗат берләшмәләре, социаль... Читать дальше...
(Казан, 15 июль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Чувашия милли-мәдәни автономиясе рәисе итеп Илдус Шәйдуллин сайланган. Бу хакта Чувашия татарларының инициатив төркеме әгъзалары хәбәр итә. Татарстанның атказанган артисты Илдус Шәйдуллин — «Мишәр» ансамбленең солисты, Фәрит Гыйбатдиновның сәхнәдәше һәм фикердәше. 60 яшен тутырган Фәрит Гыйбатдинов 7 июль көнне вафат булды. Чувашия татарлары аның исемен мәңгеләштерү эшен башлап җибәрделәр. Ул нигез салган «Мишәр» ансамбле дә эшен дәвам итәчәк.
(Казан, 15 июль, «Татар-информ», Надежда Гордеева). «Бердәм Россия» Татарстанда 13 сентябрьдә узачак муниципаль сайлауларга 6,5 мең кандидат тәкъдим иткән. Бу хакта матбугат конференциясендә «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов әйтте. «Гомуми санга килгәндә, бу юлы да тәкъдим ителгән кандидатлар саны биш ел элеккеге кебек. Нәтиҗәләрен күрербез, — диде парламентарий. — 7,7 меңнән артык кандидат сайланачак, без „Бердәм Россия“дән 6,5 мең кандидат тәкъдим иттек. Читать дальше...
Мәгариф, мәдәният, милли кадрлар әзерләү һәм дәүләт органнары белән эш нәтиҗәләре юнәлешләрендә эшче төркемнәр булдырылды.
По данным Федерального государственного бюджетного учреждения «УГМС Республики Татарстан», в период с 16 по 22 июля 2020 года на территории Республики Татарстан местами сохранится высокая пожарная опасность лесов (4 класс).
(Казан, 15 июль, «Татар-информ»). Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның арка мускулы атрофиясе белән авыручы балаларны дәвалауда ярдәм итү үтенечен хуплады. Бу хакта «Татар-информ»га республика Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова әйтте. «Рөстәм Миңнеханов балаларны дәвалау эшен оештыруда ярдәм сорап ил Премьер-министры Михаил Мишустинга хат юллады. Хөкүмәт вәкиле әлеге гозерне хуплады һәм аны кураторлык итүче вице-премьер Татьяна Голиковага юллады», — диде Галимова. Читать дальше...
(Казан, 15 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов яхшы әсәр язучыга 500 мең сум грант белән бәйге игълан итәргә кирәк дип саный. Бу хакта ул комиссиянең беренче утырышында әйтте. «Әдәбиятка яңа сулыш кертү максатыннан, комиссия исеменнән укучылар тарафыннан иң яратып кабул ителә торган әсәрләргә, ул төрле жанрлар булырга мөмкин, зур әдәби... Читать дальше...
С просьбой о ее строительстве жители села обращались к руководству Нурлатского района на сходе граждан.
На экспозиции в Музее соцбыта представят более 1000 экспонатов, которые собирали десять лет.
В ней приняла участие депутат Государственного Совета РТ Людмила Рыбакова.