(Казан, 15 июль, «Татар-информ», « Әлки хәбәрләре», Азат Низамиев). Базарлы Матакта Октябрьнең 60 еллыгы урамында балалар өчен уен мәйданчыгы ачылды. Әлеге корылма эшмәкәр Рөстәм Мәрдегалләмов башлангычы белән төзелде. Бу урамда яшәүчеләр аны бергәләп ясаганнар. Бу хакта район газетасы хәбәр итә. Мәйданчыкны ачу тантанасына тирә-күрше урамнардан да күп бала-чага, әти-әниләр җыелган иде. «Безнең урамда балалар бик күп — утыздан артып китә. Җәйлектә шәһәрләрдән дә оныклар кайта. Алар күбесенчә урам юлында уйныйлар. Читать дальше...
(Казан, 14 июль, «Татар-информ», « Кайбыч таңнары», Фирада Сайранова). Кайбыч районының Олы Кайбыч авылында соңгы биш елда үзара салым акчасына җәяүлеләр өчен биш күпер төзелгән. Бу хакта җирле газета хәбәр итә. Хәзерге вакытта Бәрле елгасы аша төзелә торган күпер дә авыл халкыннан җыелган үзара салым акчасына сафка баса. Эшне район торак-коммуналь хуҗалыгы эшчеләре башкара. Хәзер район үзәгендә яшәүчеләргә Бакча урамыннан елганың икенче ягына чыгу өчен әйләнгеч юлдан узарга кирәкми, диелә әлеге хәбәрдә. Читать дальше...
2020 елның икенче яртысына гәзит-журналларга язылу пандемия чорына һәм почта хезмәтендәге чираттагы оптимальләштерүгә туры килде. Башкортстан матбугаты берникадәр укучысын югалтты, шуңа карамастан, гәзит-журнал мөхәррирләре киләчәккә өмет белән карый.