(Казан, 14 июль, «Татар-информ», « Кайбыч таңнары», Фирада Сайранова). Кайбыч районының Олы Кайбыч авылында соңгы биш елда үзара салым акчасына җәяүлеләр өчен биш күпер төзелгән. Бу хакта җирле газета хәбәр итә.
Хәзерге вакытта Бәрле елгасы аша төзелә торган күпер дә авыл халкыннан җыелган үзара салым акчасына сафка баса.
Эшне район торак-коммуналь хуҗалыгы эшчеләре башкара. Хәзер район үзәгендә яшәүчеләргә Бакча урамыннан елганың икенче ягына чыгу өчен әйләнгеч юлдан узарга кирәкми, диелә әлеге хәбәрдә.
Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәмис Сафин сүзләренә караганда, җәяүлеләргә Бәрле елгасы аша чыгу өчен 2016 елдан бу елга кадәр биш күпер төзелгән. Аларның барысы да үзара салым акчасына сафка баскан. Аның өчен, быелгы күперне дә кертеп, 942 мең сум акча тотылган.
Бу көннәрдә Олы Кайбыч һәм Иске Чәчкаб авылларында каптаж насосларын да алыштырачаклар. Моның өчен өч насос сатып алынган инде. Бу эшне башкару да торак-коммуналь хуҗалыгына йөкләнгән.