(Казан, 9 июль, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре»). Әлки районында яфрак азык әзерлиләр. Бу хакта җирле басма яза. Әлки — республикада иң күп сыер асраучы районнарның берсе. Районда савым сыерларының саны 13700 башка җитә. Бозаулар да күп. Районда ферма һәм комплекс терлекләре өчен җитәрлек күләмдә яфрак азык хәзерләү — мөһим бурычларның берсе. Ел саен бу эштә хуҗалыкларга оешма һәм учреждениеләр, предприятиеләр хезмәт коллективлары ярдәмгә килә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе быел да әлкилеләргә шундый үтенеч белән мөрәҗәгать итте.
Цифровая трансформация позволит РФ простимулировать дальнейший рост и увеличение вклада страны в мировую ИТ-индустрию.
(Казан, 9 июль, «Татар-информ», « Ютазы таңы», Ильмира Галиева). Ютазы районы ветераннары, җәмәгатьчеләр һәм бюджет оешмасы хезмәткәрләре «Россия суы» Бөтенроссия акциясе кысаларында «Чиста ярлар» акциясенә кушылды. Алар Әбсәләм карьеры ярларын икенче тапкыр чүп-чардан арындырды. Бу хакта район газетасы яза. Өмәдә 22 кеше катнашкан, 23 капчыкны чүп-чар җыелган. «Без беренче тапкыр өмәгә чыкканда, күл ярларындагы пычраклыкны сөйләп кенә аңлатырлык түгел иде. Хәзер вәзгыять арурак. Чөнки тормыш урында тормый. Читать дальше...
(Казан, 9 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Түбән Кама янындагы күлдә 13 яшьлек малай батып үлгән. Бу хакта «Татар-информ»га вакыйга урыныннан агентлыкның үз хәбәрчесе хәбәр итте. Билгеле булганча, фаҗига бүген көндез Кызыл Чишмә бистәсе янында Каракүл күлендә булган. Фаҗига шаһитлары агентлык корреспондентына сөйләгәнчә, ике үсмер су коенырга килгән. Берсе йөзә белмәгән, әмма суга сикерергә уйлаган. Бала шунда ук диярлек су астына киткән. Үсмер һәлак булган урынга 6нчы зона коткару отряды коткаручыларының водолазлары килгән. Читать дальше...
(Казан, 9 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча Татарстанның, ким дигәндә, 320 законына үзгәрешләр кертү ниятләнә. Бу хакта Татарстан халыклары ассамблеясы советы утырышында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әйтте. «Төзәтмәләр үз көченә керде, яңа Конституция кабул ителде. Хәзер һәр субъектта шул төзәтмәләрне законнарга кертү кирәк. Татарстанда ул 320ләп законга кагыла. Бу саллы эш, моның өчен юл картасы кирәк. Субъектлар белән килештереп, үзгәрешләрне оператив рәвештә кертергә кирәк»... Читать дальше...
Уфа янында "Миловский парк" бистәсендә фатир алу өчен акча салып алданучы өлешчеләр Республика йорты каршында ялгыз пикет уздырды.
(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). Татарстанның Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге җитәкчесе Ренат Вәлиуллин Европада иң зурлардан саналган Россия этнография музее фондларына берничә экспонат тапшырды. Бу хакта бүген Facebook сәхифәсендә язган. 2019 елның декабрендә Россия этнография музеенда Идел һәм Урал буе татарларының XIX һәм XX гасыр башы традицион мәдәниятенә багышланган даими экспозиция ачылды. Ул Татарстан Хөкүмәте ярдәме белән музей тарафыннан оештырыла... Читать дальше...
(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә республика территориясендә һава шартларының кискен начарлануы көтелә. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бозлы яңгыр яуганда урамга чыкмаска, тәрәзәләрдән ерак торырга киңәш итә. Урамда булганда, яшеренер урын табарга, бу мөмкин булмаса, башны кул, кием... Читать дальше...
(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). Татарстанда зират янында «Ока» машинасы янган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр. Бүген республиканың Тукай районындагы Түгәрәк Кыр бистәсе янында җирле зират артында «Ока» автомобиле янган. Әлеге хәбәр кизү частенә 14.10 сәгатьтә алынган. Ун минуттан 72нче янгын-коткару бүлегенең 15нче янгын-коткару отряды урынга килеп җиткән. Берничә минут эчендә ут капкан автомобильне сүндергәннәр, ә хуҗасына психологик ярдәм күрсәтелгән. Читать дальше...
(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). Татарстан халкын июль аенда тагын бер өстәмә ял көне көтә. Бу хакта ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. «2020нче елда Ураза һәм Корбан бәйрәмен үткәрү көннәрен билгеләү турында»гы ТР Президенты Указы нигезендә, 2020нче елның 31нче июле - Корбан бәйрәме - эшләми торган бәйрәм көн булачак», — диелә хәбәрдә. РФ Хезмәт Кодексының 95нче маддәсе нигезендә, эшләми торган бәйрәм көн алдына туры килгән эш көне яки смена озынлыгы бер сәгатькә кыскара. Читать дальше...
(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү илдә Covid-19 коронавирусы белән авыручылар санының артуына китермәде. Табиблар авырулар санының кимүен билгеләп үтә. РФ Президенты Владимир Путин РФ Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова белән очрашуда шул турыда әйтте. Бу хакта Sputnik радиосы хәбәр итә. Дәүләт башлыгы сүзләренә караганда, тавыш бирү процессы техник күзлектән һәм Роспотребнадзор таләпләрен үтәү җәһәтеннән бик яхшы оештырылган. «Сайлау комиссияләре... Читать дальше...
(Иннополис, 9 июль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Россиядә «Аврора» программасы белән тәэмин ителгән гаджетларга кулланучылар арасында ихтыяҗ юк. «Иннополис» резидентындагы «Ачык Мобиль Платформасы» генераль директоры Павел Эйгес якынча 5 ел аралыгында аларга ихтыяҗ булмаячагын белдерде. «Дөньякүләм мобиль җайланмаларны җитештерү Android системасы карамагында бара. Теләсә кайсы җитештерүче „Android"ны сайлый, чөнки иртәме соңмы, товар барыбер сатылып бетә», — диде ул. «Аврора»га килгәндә, мәсьәлә башкача, дип аңлатты Эйгес. Читать дальше...
(Казан, 9 июль, «Татар-информ). Бүген Мәскәүдә Стратегик инвестицияләр Агентлыгының күзәтү советы утырышында Россия Президенты Владимир Путин Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировтан Башкортстанның кайчан Татарстанны узып китәчәген сорады. «Идел буенда, гомумән алганда ил буенча да [инвестицияләр буенча] Татарстан лидер булып тора. Россиядә республика инвестицион климат буенча икенче урында. Әмма Башкортстан моңа якынлаша. Радий Фәритович, кайчан Татарстанны узып китәсез. Кайчан Башкортстан беренче урынга чыга?» ... Читать дальше...
(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). Яшел Үзән районында Идел елгасы култыгында батып үлгән ир-атның гәүдәсе табылган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Бүген төнлә республиканың Яшел Үзән районындагы Октябрьский бистәсеннән ерак түгел урнашкан «Гидромеханизаторлар» бакчачылык ширкәте янында шаһитлар суда ир-атның мәетенә тап булган. Бу хәл турында алар 2.50 сәгатьтә ашыгыч хезмәтләрне чакыру 112 бердәм номерына шалтыратып хәбәр иткән. Читать дальше...
(Казан, 9 июль, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Дәүләт Думасы беренче укылышта архив документларын дөрес итеп сакламаган, исәпкә алмаган яки кулланмаган өчен штрафларны 10 тапкыр арттырырга тәкъдим иткән закон проектын хуплады. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына Татарстан парламенты депутаты Илдар Гыйльметдинов хәбәр итте. «Бу системага әверелде. Күп кенә предприятиеләр, оешмалар, кызганыч, үз архив материалларын тапшырмый, яки аларны ташлый, яисә аларга тиешле игътибар күрсәтелми. Читать дальше...
(Иннополис, 9 июль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Россия Хөкүмәте IT-өлкәне үстерү программасын әзерләгән. Ул алты төп юнәлештән тора. Бу хакта Россия Премьер-министры Михаил Мишустин Иннополиста узган ИТ күргәзмәсендә сөйләде. «Алты юнәлешкә яңа салым режимы, ихтыяҗны стимуллаштыру, инновацияләрне гамәлгә кертүгә ярдәм итү, стартапларга ярдәм итү, хосусый-дәүләт партнерлыгы үсешен һәм тармакның кадрлар базасын киңәйтү керә. Салым мәсьәләсе ИТ-компанияләр өчен иминият взнослары ставкаларын... Читать дальше...
(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Стратегик инициативалар агентлыгы күзәтчелек советының видеоконференция режимында узган утырышы барышында Татарстанны искә алды. Россия төбәкләрендә ел саен Стратегик инициативалар агентлыгы әзерли торган инвестицион климат торышының илкүләм рейтингы нигезендә, Татарстан Мәскәүдән соң икенче урынны алды. Шул рәвешле, узган елгы позицияләрне саклап калды. «Радий Фәритович, Татарстанны кайчан узып китәгез? Башкортстан кайчан беренче... Читать дальше...
(Иннополис, 9 июль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Россия Премьер-министры Михаил Мишустин Татарстан IT-технологияләр өлкәсендәге белгечләрнең казанышларын күзәтеп чыкты. Күргәзмә Иннополистагы Попов исемендәге технопаркта узды. Премьер-министрга дәүләт идарәсен цифрлаштыру хакында экскурсияне ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин үткәрде. Ул электрон документлар әйләнеше, дәүләт хезмәтләрен цифрлаштыру, «Халык контроле», «Халык... Читать дальше...
(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). Иртәгә, 10 июльдә, 11:00 сәгатьтә «Татар-информ»да «Милләтебез хәзинәләре» онлайн сменасына багышланган матбугат конференциясе булачак. Чарада Россия Дәүләт Думасы депутаты, «Татар федераль милли-мәдәни автономиясе» рәисеИлдар Гыйльметдинов Илдар, «Идел» Яшьләр үзәге директоры Ләйсән Сафина катнашачак. «Татар-информ» сайтында матбугат конференциясеннән онлайн трансляция оештырылачак. Сорауларны онлайн-видеога комментарий аркылы яисә WhatsApp мессенджеры аша +7 (927) 037-91-10 номерына юлларга мөмкин. Читать дальше...
(Казан, 9 июль, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Дәүләт Думасы үзара салым механизмын киңәйтү турында закон проектын беренче укылышта хуплады. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе белән сөйләшкәндә Татарстаннан парламент депутаты Илдар Гыйльметдинов раслады. «Беренче укылыш булды, әйе, көзгә калдырдылар. Хәзер закон проекты төбәкләргә китәчәк, алар үз тәкъдимнәрен икенче укылышка әзерләячәкләр. Һәм көзге сессиядә ул икенче һәм ахыргы укылышта кабул ителер дип өметләнәм», — диде Гыйльметдинов. ... Читать дальше...
Михали Мишустин Рөстәм Миңнеханов һәм Миңтимер Шәймиев белән очрашты, Иннополис шәһәрендә булды, йогышлы авырулар хастаханәсе төзелешен карады.
Закрытое акционерное общество "Нурлатский элеватор" сообщает населению Нурлатского района и города Нурлат о том, что с 12 по 16 июля 2020 года будет проводится фумигация зерна в силосах и складских помещениях газогенараторами и аэрозольная дезинфекция пустых пространств. Реклама.
(Чаллы, 9 июль, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Иртәгә Чаллыда эш сәфәре белән Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко булачак. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Чаллыда министрга Чаллы онкология диспансерын күрсәтү планлаштырыла, ул график буенча быел тапшырылырга тиеш. Үзәк ике: амбулатор һәм радиологик корпустан торачак. Төбәк әһәмиятендәге медицина учреждениесендә елына 4500гә якын операция үткәрәчәкләр, ә аның... Читать дальше...
(Казан, 9 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ТР халыкларының Дуслык йортында Татарстан халыклары ассамблеясы советы утырышын уздырды. Көн үзәгенә бер мәсьәлә куелган иде — ассамблея советы башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимировны вазифасыннан азат итеп, бушаган урынга Константин Яковлевны билгеләү. Фәрит Мөхәммәтшин Николай Владимировның лаеклы ялга китү сәбәпле, үз теләге белән эшеннән азат итүләрен сораганын искәртте. Ул унике ел шушы вазифада эшләгән. Читать дальше...
Башкортстанда Куватов исемендәге хастаханәнең акушерлык-гинекология бүлегендә эшләүче дүрт табибка коронавирус диагнозы куелган дип язды "Интерфакс".