(Казн, 12 июль, «Татар-информ», « Кайбыч таңнары», Мингазиз Сөнгатуллин). Кайбычлылар «Булгария» теплоходында фаҗигале һәлак булган райондашларын искә алды. Бу хакта район газетасы яза. Бу фаҗигадә Кайбыч районы Мәлки авылыннан Сергей Рябчиков, Иске Тәрбиттән Альбина Иванова, Наташа Башуринаның гомере фаҗигале төстә өзелде. Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Эльвира Заһидуллина Сергейның әнисе Серафима Рябчикова, Альбинаның бертуган апасы Зоя, Наташаның әти- әнисе Петр һәм Людмила Башуриннар янына барып кайтты.
Полиция вәкилләре дүрт ирне тоткарлаган, аларның берсе исерек хәлдә булган диелә.
(Казан, 12 июль, «Татар-информ», « Хезмәт даны», Ризилә Корбанова). Кукмараның Вахитов исемендәге хуҗалыгында ике елда 200 млн сумлык техника сатып алганнар. Бу хакта район газетасы яза. Вахитов исемендәге хуҗалыкта район җитәкчелеге, хуҗалык җитәкчеләре белән берлектә семинар-киңәшмә үткәрелде. Чарада катнашучылар иң элек хуҗалыкның техника паркында комбайннар парадын карады, аннан соң терлек азыгы әзерләү барышы, иген-кырларының торышы белән танышты, соңыннан семинар «Вахитов» җәмгыятендә дәвам итте. Читать дальше...
(Казан, 12 июль, «Татар-информ», « Баулы-информ», Кадрия Гыймазова). Баулы районының Татар Кандызы авылында балалар мәйданчыгы төзелде. Бу хакта район газетасы хәбәр итә. Соңгы елларда Татар Кандызы авылында авылны төзекләндерү буенча күп эш башкарылды. Шушы көннәрдә авылның үзәк өлешендә яңа балалар мәйданчыгы барлыкка килде. Балалар мәйданчыгы элементлары җирле бюджет акчасына сатып алынган. Шушы көннәрдә аларны авыл мәдәният йорты артындагы балалар мәйданчыгы өчен бүлеп бирелгән участокта урнаштырганнар. Читать дальше...
(Казан, 12 июль, «Татар-информ»). Иртәгә, 13 июльдә, көндез Татарстан территориясендә урыны белән яшенле яңгыр көтелә. Бу хакта республика Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Яшен вакытында көньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-20 метрга җитәчәк.
(Казан, 12 июль, «Татар-информ»). Кыргызстанның дин эшлеклесе, 2010-2012 елларда Кыргызстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы Чубак ажы Җәлилов вафат. Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин мәрхүмнең туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашты. Бу хакта Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәтенең рәсми сайты хәбәр итә. «Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте, Россия Мөфтиләр шурасы һәм шәхсән үз исемемнән... Читать дальше...
(Казан, 12 июль, «Татар-информ»). Казанның «Кырлай» аттракционнар паркы 2020 елгы сезон ачылуы хакында игълан итте. Парк сайтында шул хакта хәбәр урнаштырылган. 10 июльдә паркта «барлык аттракционнар да диярлек» эшли башлады. Бары тик өреп кабартыла торган батутлар, балалар бүлмәсе һәм «курку бүлмәсе» генә эшләми, диелә хәбәрдә. «Кырлай» паркы чикләнгән режимда июнь ахырында ук ачылган иде. Ул вакытта анда гаилә кафесы, җәйге веранда, электробайклар һәм квадроцикллар прокаты эшли башлады. Аттракционнар паркы эш көннәрендә ... Читать дальше...
(Казан, 12 июль, «Татар-информ»). Роспотребнадзорда хәбәр итүләренчә, су кергән вакытта яңа төрдәге COVID-19 коронавирус инфекциясе йоктырудан куркырга кирәкми — вирус суда һәлак була. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы яза. «Ачык сулыклар яңа коронавирус инфекциясен йоктыру чыганаклары булып санала алмый, чөнки су кояш нурлары (ул вирус өчен зарарлы) йогынтысына дучар була. Кешедән кешегә һава-тамчы юлы белән күчә торган COVID-19 коронавирусының су аша таралуын раслый торган фактлар әлегә юк», — диелә ведомствоның матбугат хезмәте хәбәрендә. Читать дальше...
(Казан, 12 июль, «Татар-информ»). Түбән Кама табиб-кардиологы Чодураа Сотпа, челлә вакытында организм бик нык алҗу сәбәпле, эсседән ничек качарга икәнлеге хакында сөйләде. Кешеләр бик каты тирли һәм сыеклык югалта. Бу исә инсульт һәм инфарктка китерергә мөмкин. Бу хакта Түбән Кама районы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Организм сыеклык югалткач, кан куера, мондый процесс тромб барлыкка килүне тизләтә. Ә ул исә йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интегүче кешеләрдә — инсульт һәм инфаркт, өлкән яшьтәгеләрдә... Читать дальше...
(Казан, 12 июль, «Татар-информ»). 2020 елның 6 июлендә «Авыл укытучысы» федераль программасының конкурс сайлап алуында җиңүчеләрне билгеләү өчен бәйге комиссиясе утырышы булды. Утырышның нәтиҗәләре Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында китерелә. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. 2020 елда Татарстанда программаның максатчан күрсәткече – 13 кеше. Республика күләмендәге конкурс нигезендә сайлап алуга Россиянең 21 төбәгеннән 68 укытучы документларның тулы пакетын тапшырган. Читать дальше...
(Казан, 12 июль, «Татар-информ»). Арслан Мөбарәков исемендәге Сибай башкорт драма театры Флорид Бүләковның «Шәйморатов-генерал» драма-реквиемын сәхнәләштергән. Спектакль «Бердәм Россия» партиясенең «Кече Ватан мәдәнияте» проекты кысаларында куелган. Ябык шартларда узган премьерадан соң Уфадан чакырылган театр тәнкыйтьчеләре спектакльгә югары бәя биргән. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә. Спектакльне Туймазы татар дәүләт драма театрының баш режиссеры Илнур Муллабаев сәхнәгә куйган. Аның әйтүенчә... Читать дальше...
(Казан, 12 июль, «Татар-информ»). Фигуралы шуу буенча 2018 елгы Олимпия чемпионы Алинә Заһитова үзенең тренеры Этери Тутберидзены ISU Skating Awards Халыкара тимераякта шуучылар берлеге премиясенә лаек булуы белән тәбрик итте. Тутберидзе «Иң яхшы тренер» номинациясендә җиңде. «Этери Георгиевнаны котлыйм, ул моңа лаек», — дип язган Заһитова Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә. Шунысын да искәртик: 18 яшьлек фигуралы шуу остасының үзенә әлеге премиядә катнашырга тәкъдим итмәделәр, бу күп... Читать дальше...
(Казан, 12 июль, «Татар-информ»). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Ютазы районындагы Урыссу авылыгда «Фәнис» мәдрәсәсенең 35 чыгарылыш шәкертенә дипломнар тапшырды. Әлеге чара, коронавирус инфекциясе таралуны булдырмый калу максатыннан, мәдрәсә ишегалдында уздырылды. Бу турыда нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итте. Көндезге уку бүлегендә белем алган 23 шәкерт һәм читтән торып укыган 12 укучы битлек һәм перчаткалардан, метр ярым ара калдырып ачык һавада үз урыннарын алды. Чарага җыелучыларны мәдрәсә мөдире... Читать дальше...
(Казан, 12 июль, «Татар-информ»). Югра татарлары «Арантур йолдызлары» фестивален үткәрә. Чара Ханты-Манси автономияле округының Совет районы татарлары милли-мәдәни автономиясе проектлар бәйгесендә яулаган грант акчасына оештырылачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә. «Олимп» физкультура-сәламәтләндерү комплексының «Арантур» ял базасы язучылар, музыкантлар һәм рәссамнарның очрашу урыны була. Ике көн эчендә яшь шагыйрьләр, прозаиклар, рәссамнар һәм актерлар өчен биш мастер-класс уза. Читать дальше...
Ничего удивительного нет в том, что мужчины частенько заглядывают в специализированный магазин, где продаются различные рыбацкие снаряжения. Но когда блеснами да опарышами интересуется женщина, то, конечно, покупатели не оставляют это без внимания.
С установлением жаркой погоды нурлатцы устремились к карьеру, водоему, который ни по каким параметрам непригоден для плавания, но близко расположен к городу.
(Казан, 12 июль, «Татар-информ»). Татарстанның Питрәч районы Кощак авылында төнлә 12 сарайга ут капкан, янгында бер ир-ат зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Бүген 01.44 сәгатьтә республиканың Питрәч районы Кощак авылындагы Үзәк урамда янгын чыгуы хакында хәбәр килгән. Урынга Кощак, Шигали авылларыннан ирекле янгын сагы, Ленино-Кокушкино патруль-пост хезмәте, 126нчы янын-коткару часте... Читать дальше...
(Казан, 12 июль, «Татар-информ»). Хәзерге вакытта сәяхәт итү өчен иң имин ил — Кытай. Дәүләт Думасының мәгариф һәм фән комитеты рәисенең беренче урынбасары, элеккеге баш санитар табиб Геннадий Онищенко Ura.ru сайтына биргән интервьюсында шундый фикерен белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. «Анда авыручылар саны башка илләргә караганда иң азы — 1000 кешегә нибары 5,8 кеше туры килә», — дип ачыклык кертте ул. Аның сүзләренчә, Һиндстан хакында да шуны ук әйтергә мөмкин, әмма анда бармавың хәерле... Читать дальше...
(Нурлат, 12 июля, «Нурлат-информ»). Доллар-70 копеек, бутылка воды-50 копеек, такое возможно? «Да», говорят эксперты.
«Хочется сообщить одну приятную новость – список документов, необходимых для регистрации в качестве индивидуального предпринимателя, сократился. Сейчас для этого не нужно нотариально заверять паспорт. При приеме заявителей сотрудник МФЦ сам подтверждает верность копии паспорта. В дальнейшем копия документа прикладывается как при передаче документов в налоговую службу на бумажном носителе, так и при формировании заявок в электронном виде» – сообщила руководитель многофункционального центра Лейсан Мавлютова.
Днем 13 июля 2020 г. местами на территории Нурлатского района Республики Татарстан ожидается гроза с кратковременными усилениями юго-восточного ветра порывами до 15-20 м/с.
(Казан, 12 июль, «Татар-информ»). Кичә Тәтеш төбәге тарихы музее үзенең гасырлык юбилеен билгеләп үтте. Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова музейны зур юбилее белән котлады. Бу турыда министрлыкны матбугат хезмәте хәбәр итте. "Республикабызның яшьтәше буларак, ул аның үсеш этапларын, үткәннең, бүгенге һәм киләчәкнең очрашу урынын гәүдәләндергән. Бөтен музей коллективын бу истәлекле дата белән чын күңелдән котлыйм", - ди ул. Бүгенге көндә музей — бөтен гомумреспублика тарихына турыдан-туры катнашы... Читать дальше...
Депутаты РФ выступили с предложением запретить использование изношенных коммерческих автомобилей.
По сообщению республиканского оперштаба за минувший день отмечено 33 новых случаев инфицирования, 41 гражданин выздоровел.
(Казан, 12 июль, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Татарстанның Биектау районында «Лада» машинасы каршылыкка бәрелгәннән соң тимер өеменә әйләнгән. Бу хакта әлеге аварияне күргән кешеләр хәбәр итә. Агентлыкка билгеле булганча, бүген иртәнге дүрттә М-7 автомобиль юлының 818нче километрында – республиканың Биектау районында юл-транспорт һәлакәте булган. 12нче модельле «Лада» автомобиленең 31 яшьлек йөртүчесе каршылыкка килеп бәрелгән һәм машинасының уң ягы белән металл киртәгә ышкылып барган. Авария нәтиҗәсендә шофер зыян күргән.