(Казан, 12 июль, «Татар-информ»). Түбән Кама табиб-кардиологы Чодураа Сотпа, челлә вакытында организм бик нык алҗу сәбәпле, эсседән ничек качарга икәнлеге хакында сөйләде. Кешеләр бик каты тирли һәм сыеклык югалта. Бу исә инсульт һәм инфарктка китерергә мөмкин. Бу хакта Түбән Кама районы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Организм сыеклык югалткач, кан куера, мондый процесс тромб барлыкка килүне тизләтә. Ә ул исә йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интегүче кешеләрдә — инсульт һәм инфаркт, өлкән яшьтәгеләрдә артерияләр атеросклерозы барлыкка килү куркынычын арттыра», — ди белгеч. Табиб гап-гади киңәшләр турында искәртте. Әйтик, суны күбрәк эчәргә кирәк. Сыеклыкның күләме көненә ике литрдан да ким булмаска тиеш. Суны аз-азлап һәм газсызын эчәргә кирәк. Шул ук вакытта, баллы, газландырылган лимонадлар эчмәвең хәерле, алар сусауны басмый. Шулай ук алкоголь куллану да киңәш ителми. Рационга составында сыеклык булган җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне күбрәк кертергә кирәк. Эсседә салкын морс бик яхшы. Көндез челлә вакытында күләгәдә яки кондиционер, вентиляция булган бүлмәдә утырырга кирәк. Шулай ук баш киеме кияргә, йөгерергә яратучыларга исә моны иртәнге якта эшләргә киңәш ителә. Гипертония белән авыручыларга кан басымын контрольдә тоту зарур. Йөрәк-кан тамырлары системасы авыруларыннан интегүчеләргә эсседә дару эчүне туктатмаска кирәк. Әмма кәефегез начарайса, тиз арада табибка мөрәҗәгать итегез.