(Кукмара, 30 июль, «Татар-информ», « Хезмәт даны», Алсу Сәләхетдинова). Бу көннәрдә Кукмара районының Янил авылында җирлек башлыклары өчен семинар-киңәшмә оештырылды. Чара район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин катнашында үтте. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Семинарда катнашучылар иң элек Вахит авылында Сабантуй бәйрәме уза торган урында булды. Алга таба ял паркы, мәдәният йорты, спорткомплекс урнашкан территориядә башкарылган эшләр белән танышты. Семинар-киңәшмәнең пленар өлеше авыл клубында үтте. Читать дальше...
31 июль бөтен мөселман дөньясы Корбан гаетен каршылый. Ул өч көн дәвам итәчәк. Быелгы пандемия бәйрәмнең шартларын үзгәртте.
(Алексеевск, 30 июль, «Татар-информ», «Таң»). Бүген Алексеевскида яңа спорт мәйданчыгы ачылды. Тантаналы чарада район башлыгы Сергей Демидов һәм Россия Федераль Җыенының Татарстан Республикасыннан Федерация Советы әгъзасы Олег Морозов катнашты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Спорт объектын ачу кысаларында ТАССРның 100 еллыгы флагын хөрмәтләделәр. Быел республика 100 еллыгын билгеләп үтә. Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты белән берлектә «Татарстан... Читать дальше...
(Казан, 30 июль, «Татар-информ»). Татарстанда алдагы көннәрдә урыны белән яшенле яңгырлар көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология идарәсе хәбәр итә. Республикада 31 июльдә җилнең көчәюе фаразлана. Көчәйгәндә җилнең урыны белән секундына 17-22 метрга кадәр җитүе ихтимал. Төнлә +11..+16, көндез максималь һава температурасы +20..+25 градус булачак. 1 августта көндез алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Кыска вакытлы яңгырлар, урыны белән көчле, урыны белән яшенле яңгыр фаразлана. Көньяк-көнбатыштан талгын җил көтелә. Читать дальше...
(Казан, 30 июль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). 1 августтан «Татаркино» «Татарстанның топ-100 танылган шәхесе» дип аталган видеопроект башлап җибәрә. Бу хакта «Татаркино»ның матбугат үзәге хәбәр итә. Видеопроект республика үсешенә зур өлеш керткән шәхесләргә багышлана. Һәр шәхес турында 5-6 минутлык видеоролик әзерләнгән. Проект ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан гамәлгә ашырыла. «Топ-100» видеопроектын «Татаркино»ның Instagram TV видеоканалында һәм ютубтан карарга мөмкин. «Топ-100» проектына кергән... Читать дальше...
(Казан, 30 июль, «Татар-информ»). Чаллыда 2021 елның 1 сентябренә интернат белән 1224 урынга исәпләнгән полилингваль мәктәпне файдалануга тапшырырга планлаштыралар. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрылыгында хәбәр иттеләр. «ТР Президенты республика Хөкүмәтенә 2021 елның 1 сентябренә Чаллы шәһәрендә полилингваль комплексны файдалануга тапшыруны исәпкә алып, 2021 ел төзелеш планына кертергә кушты», - дип хәбәр иттеләр министрлыкның матбугат хезмәтендә. Читать дальше...
(Казан, 30 июль, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Татарстан трассасында Чувашстан номерлары булган чит ил машинасы «КАМАЗ» астына барып кергән, зыян күрүче бар. Бу хакта шаһитлар хәбәр итте. Билгеле булганча, бүген республиканың Теләче районында М7 трассасының 900нче чакрымында юл-транспорт һәлакәте булган. Юл буендагы кафесы янында «Вольво» җиңел машинсы «КАМАЗ» астына барып кергән. Чит ил машинасы шоферы башы белән бәрелгән. Шаһитлар чакырткан ашыгыч ярдәм табиблары аңа ярдәм күрсәткән.
(Казан, 30 июль, «Татар-информ»). 2021/2022 уку елында Россия югары уку йортларында бюджет урыннары артачак. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Ведомствода хәбәр итүләренчә, бюджет урыннарын бүлгәндә өстенлек төбәк уку йортларына биреләчәк. Бүлүне 31 июльдә төгәлләргә ниятлиләр. Моннан тыш, иртәгә бу уку елына 11,4 мең бюджет урыны бүлеп бетереләчәк. «2021/2022 уку елына бюджет урыннарының гомуми саны 542,7 мең тәшкил итәчәк, шуларның 33,7 меңе — РФ Президенты... Читать дальше...
(Казан, 30 июль, «Татар-информ»). Балаларны батудан коткарган мәктәп укучылары - Әлмәттән Руфина Уренцова һәм Лаеш районыннан Евгений Савельевка «Сосновый бор» ял лагерына юллама бүләк иттеләр. Алар анда 10 августта барачак. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте. «Ике яшь геройны «Сосновый бор» ял лагерына юллама белән бүләкләделәр. Алар анда 10 августта китәчәк Әлмәттән ун яшьлек укучы кыз Руфинә Уренцова ял вакытында шәһәр пляжларының берсендә батып баручы баланы коткарган. Читать дальше...
(Казан, 30 июль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан дөньядагы актуаль татар мәдәниятенең үзәге булырга тиеш – бу республика мәдәният министрлыгы йөз тоткан максатларның берсе. Бүген мәдәният министрлыгы иҗтимагый совет әгъзалары белән берлектә 2020-2025 елларга һәм 3030 елга кадәр стратегик үсеш планын карады, өстенлекле юнәлешләр буенча фикер алышты. Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның милли мәсьәләләргә кагылышлы мәкаләсе министрлыкка эш... Читать дальше...
(Казан, 30 июль, «Татар-информ»). Казанның Иске Таш мәчетен торгызу эшләрен «Бердәм Россия» партиясенең «Тарихи хәтер» федераль проекты кысаларында үткәрү ниятләнә. Акчаларны 2021 елда бүлеп бирү планлаштырыла. Бу хакта Татарстаннан РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов хәбәр итте. «Совет чорында Иске Таш мәчеттә сәнгать мәктәбе урнашкан иде. Шуңа күрә безгә мәчетнең үз йөзен кайтаруда зур эшләр башкарырга кирәк булачак. Хәзер белгечләр реставрация проектын эшли һәм киләсе елда ремонт өчен акча алырбыз дип өметләнәм»... Читать дальше...
(Казан, 30 июль, «Татар-информ»). 1 август көнне Диния Нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды мохтаҗларга һәм социаль оешмаларга Корбан гаете уңаеннан корбан итләре тарата башлый. Бу хакта ТР Диния нәзарәте сайтында хәбәр ителә. Итләрне дин һәм милләткә карамыйча күпбалалы гаиләләргә, инвалидларга, ялгыз өлкәннәргә, ятимнәргә һ.б. өлешәчәкләр. Ит өләшү 14:30 сәгатьтә башланачак. Адресы: Казан, Тукай урамы, 3нче йорт.
(Чаллы, 30 июль, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Суд Тукай районы башкарма комитеты җитәкчесен Ленар Авзаловны ике айга сак астына алган. Кайбер мәгълүматларга караганда, Ленар Авзаловның иреген чикләү чараларын билгеләү белән бәйле процесс вакытында хәле начарланып киткән. Утырыш залына ашыгыч ярдәм бригадасы чакырылган. Шуңа да карамастан, суд иректә калып, эш буенча барган шаһитларга басым ясарга мөмкин булуын истә тотып, район сити-менеджерын 22 сентябрьгә кадәр СИЗОга җибәрергә дигән карар чыгара. Читать дальше...
(Казан, 30 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Эшсезлекнең коронавирус пандемиясе аркасында кризиска кадәр булган элекке күрсәткечләренә ел азагында кайту фаразлана. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында брифингта хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова әйтте. Ул 1 марттан мәшгульлек үзәкләре ярдәмендә 9,5 меңнән артык кеше эшкә урнашканын билгеләп узды. Эшсез һәр өченче кеше эшен 1 марттан соң югалткан. Аларның күпчелеге сәүдә өлкәсе хезмәткәрләре. Читать дальше...
(Чаллы, 30 июль, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда фитнес-үзәк инструкторын җәзага тартканнар. Бассейнда аның карамагында булган бала аздан гына батып үлмәгән. Бу хакта «Татар-информ»га Чаллы прокурорының өлкән ярдәмчесе Наил Юнысов хәбәр итте. Узган ел көзен Чаллының фитнес-үзәк бассейнына әбисе җиде яшьлек оныгын йөзү белән шөгыльләнергә алып килгән. Шаһитлар сүзләренә караганда, малай өшегәч, тренердан аны киенү бүлмәсенә җибәрүләрен сораган. Аннары ул мөстәкыйль рәвештә әйләнеп килеп... Читать дальше...
(Казан, 30 июль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Кариев театры быел TAMGA режиссерлар лабораториясе үткәреп репертуарда иң нәниләр өчен спектакльләр кытлыгын тутырырга хыяллана. Бүген “Татар-информ”да уздырылган матбугат конференциясендә Кариев театры җитәкчелеге лаборатория үзенчәлекләре турында сөйләде. “Безнең репертуарда 0+ яшь категориясе өчен спектакльләр аз. Былтыргы лаборатория нәтиҗәсе буларак туган “Сәлам, Актәпи!” - ул камера спектакле. Ә аннан алдарак ике ел элек “Асылкош җыры”н чыгарган идек. Читать дальше...
Кадерле Татарстан мөселманнары! Хөрмәтле ватандашлар!
Дорогие мусульмане Татарстана! Уважаемые соотечественники!
(Казан, 30 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Алабугада яшәүче бер кеше, гамәлдә булмаган кредитыннан арынырга омтылып, 400 мең сум акчасын югалткан. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Полициягә 60 яшьлек ир-ат мөрәҗәгать итә. Ул үзенә билгесез кеше шалтыратып, банк хезмәткәре дип таныштыруын һәм кемдер аңа кредит рәсмиләштерергә омтылуын хәбәр итүен сөйли. Займнан баш тарту өчен, ир-атка аның телефонына килгән смс-хәбәрләрдән кодларны әйтүен сораганнар. Куркып... Читать дальше...
Глава Нурлатского муниципального района Алмаз Ахметшин ознакомился с ходом капитального ремонта дома №48 по ул.Куйбышева.
(Казан, 30 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). 2020 елның 1 июненнән 3 яшьтән 7 яшькә кадәр балаларга айлык түләүләр билгеләнә. Татарстанда бу акчалар 27 меңнән артык кешегә күчерелгән. Тик бу пособиене алу өчен билгеле бер чикләүләр бар, шул сәбәпле ул гариза язган барлык гаиләләргә түләнмәгән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова аңлатты. Пособиегә җан башына кереме Россия субъектында билгеләнгән яшәү минимумыннан ... Читать дальше...
Когда думаешь о цветах, в воображении, как в веселом хороводе, кружат розы и гвоздики, маки и ромашки, гладиолусы и тюльпаны, хризантемы и фиалки.
(Казан, 30 июль, «Татар-информ»). Казанның Киров районында Залесный бистәсендә һәм «Салават Күпере» микрорайонында яшәүчеләр өчен төзелә торган «Әхмәдзәки» мәчете манарасына алтынланган ай куелды. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына төзелеш эшләре шаһиты хәбәр итте. Башта төзүчеләр автокран ярдәмендә гыйбадәтханәнең бер гөмбәзенә ярымай урнаштырдылар, аннары ислам символын манарага куйдылар. Аннан икенче гөмбәзгә ярымай куелды. Залесный бистәсендә мәчет 2019 елның февралендә дин тотучылар акчасына төзелә башлады. Читать дальше...
Русия мәгәриф министрлыгы балаларны чит телдән мәҗбүри имтихан бирдерүне максатка ярашсыз дип тапкан.