(Казан, 30 июль, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Татарстан трассасында Чувашстан номерлары булган чит ил машинасы «КАМАЗ» астына барып кергән, зыян күрүче бар. Бу хакта шаһитлар хәбәр итте.
Билгеле булганча, бүген республиканың Теләче районында М7 трассасының 900нче чакрымында юл-транспорт һәлакәте булган. Юл буендагы кафесы янында «Вольво» җиңел машинсы «КАМАЗ» астына барып кергән. Чит ил машинасы шоферы башы белән бәрелгән. Шаһитлар чакырткан ашыгыч ярдәм табиблары аңа ярдәм күрсәткән.