(Казан, 15 июль, «Татар-информ», « Хезмәт даны», Эльвира Мөбарәкшина). Полиция һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре Кукмара районы сулыкларына рейдка чыкты. Бу хакта Кукмара районының 117нче янгын сүндерү-коткару бүлегенә сылтама белән җирле басма хәбәр итә. Патруль төркеме әгъзалары ял итүчеләр белән әңгәмә коралар, шулай ук суда үз-үзеңне тоту турында белешмәлекләр тараталар. Административ комиссия җиһазландырылмаган урыннарда коенган өчен беркетмәләр төзү буенча вәкаләтләргә дә ия. Гражданнарга — 1000 сумнан 1500 сумга кадәр, вазыйфаи затларга — 4000 сумнан 5000 сумга кадәр, юридик затларга 40000 сумнан 50000 сумга кадәр штраф салына. Узган ял көннәрендә генә дә Татарстанда суда 10 кеше үлгән, ә коену сезоны башланганнан бирле суда 39 очрак теркәлгән, 36 кеше су стихиясе корбаны булган, шуларның өчесе балалар. 10 кешене коткара алганнар.