(Казан, 11 июль, «Татар-информ», «Хезмәт даны», Алсу Гатауллина). Шушы көннәрдә Кукмара районы прокуроры Ришат Шакиров район үзәк дәваханәсендә булып, андагы эш барышы белән танышты, шулай ук температура билгеләре белән мөрәҗәгать итүчеләрне кабул итүче КИЗ (инфекцияле авырулар кабинеты) янында чиратта торучы авырулар белән сөйләште. Бу хакта җирле басма хәбәр итә.
Барыннан да бигрәк аны күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатыннан пациентларның канәгатьме икәнлеге кызыксындырды. Коронавирус пандемиясе табиблар эшен күпкә катлауландырганлыктан, күпчелек кеше чиратларга аңлап каравын белдерде.